Бергә җыелсалар, алты бәлеш тә җитми

Һәр бала үзе ризыгы белән туа. Әтнә районының Олы Бәрәзә авылында гомер итүче Әлфия һәм Билал Хөснетдиновлар 12 балага гомер биргән. Кызганыч, бүген алар икесе дә исән түгел. Әмма нәсел дәвамчылары, аларны сагынып искә алучылар, дога кылучылар күп.

Бергә җыелсалар, алты бәлеш тә җитми

Үзенчәлекле үрнәк гаилә турында язарга алынгач, унике бертуганның берсен дә эләктерү җиңел булмады. Һәркайсының – үз тормышы, мәшәкатьләре җитәрлек. Шөкер, Бәрәзәнең үзендә гомер итүче Лилия исемле туганнары белән сөйләшә алдык.

– Туган җанлы булуның ни икәнен бик яхшы беләбез. Безне бердәм иткән, туганлыкның асылын аңлатып үстергән әти-әниебезгә рәхмәт, – ди Лилия. – Әти белән әниебезнең танышу тарихы да кызык. Икесе дә – Әтнә кешеләре, берсе – Олы Бәрәзәнеке, икенчесе Күлле-Кименеке булсалар да, алар Бурятиядә танышалар. Яшьләр бер-берсен шундук ошата. Хисләренең нык икәнен белгәч, Бәрәзәгә кайтып, гаилә коралар. Яңа тормыш башлана. Тик бәхетләренең китек ягы да була – өйләнешкәч тә, әнием бәбигә уза алмый. Берничә ел баласыз яшиләр. Әни шунда нәзер әйтә: әгәр авырга калам икән, барысын да табар идем, ди. Сүзендә тора: 12 балага гомер бирә.

Кызганыч, Әлфия апага да, Билал абыйга да озын гомер кичерергә насыйп булмый. 1989 елда, унике баланың алтысын башлы-күзле итеп, Әлфия апа 57 яшендә үлеп китә. Кан басымы күтәрелеп китә аның. Ятып кына торам, дигән җиреннән башка тормый ул. Билал абый кабат өйләнми. Балаларына терәк була. Әле бит әнә күпме баланы кияүгә бирәсе, өйләндерәсе бар. Өч улын өйләндереп, ике кызын кияүгә биреп, 6 елдан ул да бакыйлыкка күчә.

– Иң олы абыебызга инде 72 яшь. Шөкер, бик матур итеп гомер кичерә. Казанда яши. Камил абый белән Радик абый да шунда. Наил абыебыз Кемеровода, Дамир абый Биектауда яши. Калган җидебез – дүрт кыз һәм өч малай авылда калдык, – дип сөйли Лилия.

Кечеләре Тәбрис әнисеннән – 9, әтисеннән 15 яшендә ятим кала. Туганнары җил-давыл тидерми аңа. Радик исемле абыйсы өйләнеп, энесенә 19 тулганчы, авылда аның янында яши. Ә аннары алар Казанга чыгып китә. Тәбрис бик иртә тормыш корып җибәрә.

– Яшьли көтү көтте энем. Ашарга әзерләгән саен энемә дә илтә идем. Икенче балама авырлы вакытта велосипедка утырдым да Тәбрискә ашарга илтергә кузгалдым. Шунда бик каты егылдым. Кан тамырларым шартлады. Шөкер, кызым исән-сау туды. Шушы хәлдән соң, энемне өйләндерергә кирәк, дидек. Башлап йөрүчесе мин идем, – ди Лилия. – Тәбрисне өйләндерүебез бик истә калды. Киленебезне урлап алып кайттык. Әле ул чакта бәлки гаилә дә кормас иде. Күрше авылдагы Гөлсинә исемле кыз белән дус икәнен белә идек. Апайлар белән сөйләштек тә, эшне сузмаска булдык. Ул чакта иптәшем колхоз «КамАЗ»ында йөри. Шуңа утыртып алып кайттык киленне. Кодагый ялгыз гына биш бала үстерә иде. Каршы килмәде. Урлагач, кире кайтмый инде, диде. Шөкер, бик матур итеп яшиләр. Төп йорт янәшәсендә яңа өй җиткерделәр. Өч балалары бар. Арада иң кадерлесе шул энем булды.

Лилия, Гөлфия, Зәлия, Гөлнара, Данил, Рамил, Тәбрис гаиләләре белән Олы Бәрәзәдә яши.

– Җидебез авылда булгач, бик рәхәт. Бер йодрык булып яшибез. Барлык эшләребезне бергә башкарабыз. Күмәкләшеп эшләү бик рәхәт. Кеше күп булгач, эшнең беткәнен сизми дә каласың. Казандагы туганнарыбыз да, Биектаудагы абый да гел кайтып тора. Туганлык җепләрен өзмибез, – ди Лилия. – Үзебез яшәгән төп йортыбыз колхоз исемендә булып чыкты. Шуның артыннан йөрибез әле. Искерсә дә, күңелгә якын, күпме хатирәләрне сыйдырган урын бит ул. Кемероводагы абыебыз шунда кайтыр идем, ди. Аны да туган як тарта. Әгәр шушы эшне башкара алсак, дөньябыз тагын да түгәрәкләнер иде.

Үзләре генә җыелса да, 100 кешедән артып китә Әлфия белән Билал нәселе. Әмма туганнарга һәрчак урын табыла

– Әле менә шушы көннәрдә кызымның кулын сорадылар. Туйга бертуганнарымның барысын да чакырырбыз дип торабыз. Кайчак бүленәбез дә. Олыраклар никах мәҗлесенә, яшьрәкләр туйга килә. Икетуганнарның исә иң олыларын чакырабыз. Бөтенебез бергә җыелсак, 100 дән артып китәбез. Килен-кияүләр генә түгел, онык-оныкчыклар да бар инде хәзер. Чит кешеләрне чакырам дисәң дә, дәшеп булмый, – ди Лилия. – Күп булуыбызның рәхәтлеге миңа тия. Авылда мәдәният йортында эшлим. Бер генә чара да туганнарсыз узмый. Алар – минем уң кулларым. Узган ел шәҗәрә бәйрәмендә катнашып, Казанда чыгыш ясадык. Бөтен эштә ярдәм итәргә генә торалар. Барыбыз да матур итеп җырлый. Ә аннары бергәләп чәй табыны янына җыелулар ни тора! Бер пешергәндә, 6 бәлеш кенә салабыз. Шөкер, күңелең киң булса, ризык җитә.

Унике туганның һәркайсының хәлен белим дисәң дә, күпме вакыт кирәк. Әле ярый, телефонда төркемебез бар, – ди Лилия. – Шунда хәл белешеп, иртә саен исәнлегебезне белдереп торабыз, – ди ул. – Яшерен-батырын түгел, кайчак туганнарымның исемнәрен дә бутап бетерәм. Әле менә сез сорагач та, кем артыннан кем туганын бик озак искә төшердем. Аптырагач, дәфтәргә язып куйдым. Әмма һәркайсы якын, газиз, йөрәк түрендә. Әти белән әни безне гомер буена җитәрлек бәхеткә күмеп китте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре