Газетабызның Җиңү китергән 1945 елда дөнья күргән саннары белән танышуыбызны дәвам иттерәбез. Бүген «Кызыл Татарстан»ның 27 апрель санын барлыйк.
«1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре Берлиннан көнбатышка бара торган барлык юлларны кистеләр һәм бүген, 25 нче апрельдә, Потсдамнан төньяк-көнбатышкарак 1 нче Украина фронты гаскәрләре белән кушылдылар. Шулай итеп, Берлинны тулысынча чолгап алуны төгәлләделәр».
Газетаның беренче битендә зур урынны биләгән «Верховный Баш Командующий приказы» әнә шундый хәбәр белән башлана. Сталин әлеге боерыгында «ирешелгән җиңүне истә калдыру теләге белән, Берлинны чолгап алуны төгәлләү буенча һәм Науэн, Эльшталь, Рорбек, Мариквардт, Кетцин шәһәрләрен алу өчен сугышларда үзләрен аеруча күрсәткән берләшмәләрне һәм частьларны орденнар белән бүләкләүгә» тәкъдим итә, үзләрен аеруча күрсәткән сугышчыларны исемләп телгә ала.
«Верховный Баш Командующий Советлар Союзы Маршалының» тагын бер приказыннан без
«25 нче апрельдә, 23 сәгатьтә Ватаныбызның башкаласы Москва, Ватан исеменнән Пиллау шәһәрен һәм крепостен алган 3 нче Белоруссия фронтының барлык гаскәрләренә ике йөз егерме дүрт орудиедән торган егерме артиллерия залпы белән салют»
бирүен беләбез. Шушы ук биттә 2 нче Белоруссия һәм 2 нче Украина фронты батырлыклары турында да бәян ителә, Сталин аларга Германия шәһәрләрен алу өчен сугышларда, шулай ук немец оборонасын өзүдә батырлык күрсәткән сугышчыларга рәхмәт белдерә.
Беренче биттәге «СССРның 1945 елга дәүләт бюджеты һәм СССРның 1943 нче елгы дәүләт бюджетының үтәлеше» турындагы язма исә безне гади тормышка кайтара.
«1943 нче елгы дәүләт бюджеты доходлар һәм расходлар буенча 210 миллиард сумлык итеп үтәлде. […] 1944 нче ел дәүләт бюджетында доходларның үтәлеше расходларга караганда 5 миллиард сумга артык булды».
Әлеге саннарны юкка гына китермибез, хәзер сум бәһасе башка булса да, аларга бүгенге күзлектән караш ташларга тәкъдим итәбез. Өстәвенә янәшәдә генә республика бюджеты үтәлеше турында яздык.
Җиргә төшерә торган тагын бер язма газетаның икенче битендә урын алган. «Республика колхозларында һәм МТСларында язгы кыр эшләренең канәгатьләндерерлек җәелдерелмәве турында» дип атала ул. ВКП(б)ның Татарстан Өлкә Комитеты секретары З. Муратов менә нәрсә ди:
«Тикшерү нәтиҗәсендә билгеле булганча, Бөгелмә, Баулы, Әлмәт, Ютазы һәм күп кенә башка район җитәкчеләренең язгы чәчүгә һәммә колхозларның да оешкан төстә кереп китүен тәэмин итмәгәннәр, кыр эшләренә керешкән колхозларның шактый өлеше бу эшләрне чиктән тыш акрын алып бара».
Ул бу җәһәттән билгеле бер колхозлардагы эш кагыйдәләрен бозу очракларын күрсәтә һәм түбәндәге саннарны китерә:
«Үткән елны 25 нче апрельгә 11800 гектар сөрелгән, 23500 гектар чәчелгән булса, быел шул ук вакытка, оператив саннар буенча, бары 7131 гектар гына сөрелгән һәм 4750 гектар гына чәчелгән».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез