Татарстанда үзара салым буенча җыеннар уза. Мәгълүм булганча, мондый җыеннар вакытында халык үзара салым җыю турында фикер алыша, эшлисе эшләрне барлый. Җыелган акчаның күпчелеге, гадәттә, юл эшләре (шул исәптән күпер) өчен тотыла. Шулай ук җирлек территориясен, зиратларны карап тотуга, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә зур ярдәм дип кабул итә моны халык.
Билгеле булганча, республикада үзара салым программасы 2012 елдан бирле эшли. Татарстан муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шушы вакыт эчендә халык үз авылларын карап тоту өчен 2,4 млрд сум акча керткән, аңа каршы бюджеттан 9 млрд сумнан күбрәк акча әйләнеп кайткан. 2023 елда гына да 250 чакрым юл төзелгән, 120 чакрым су челтәрләре яңартылган. Үзгәрешләргә килгәндә, быелдан, башта ук каралганча, программа бары тик авыллар һәм бистәләр өчен генә эшләячәк. Ягъни шәһәрләр һәм район үзәкләре моннан соң үзара салым җыюда катнашмаячак.
Буа районының Исәк авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, авылларда җыеннарны уздырып, кеше башыннан ничә сум җыясы хәл ителгән инде.
– Без инде өч ел рәттән 500 әр сумнан җыя килдек, быел да шул сумманы калдырырга булдык. Барлык акча да авыл эчендәге юлларны карауга тотылачак. Күп тә калмады, ике авылда эшләр бетте инде. Узган елларда зират кырыйларын тоттык, балалар мәйданчыгына кирәкле корылмалар алып, аны ясап куйдык. Акчалар авырлык белән җыела, дип әйтеп булмый. Халык аңлап кабул итә, вакытында тапшыралар. Гадәттә гыйнвар башларында җыя башлыйбыз да мартка кадәр төгәллибез, – диде ул.
Шушы еллар эчендә саннар гына түгел, үзара салымга карата кешеләрнең карашлары да үзгәрде. Әйтик, 2015 елда – халыкның 87,9 проценты, 2016 елда – 86,6, 2017 елда – 86,9, 2018 елда – 82, 2019 елда – 82,9, 2020 елда – 81,9, 2021 елда 91,3 проценты үзара салым акчасы җыюда катнашкан. Чөнки эшнең нәтиҗәсе – күз алдында. Җыелган акча читкә китми, бер сумга дүрт сум исәбеннән дәүләт субсидиясе алынып, авылда шактый зур эшләр башкарыла. Халык өчен аеруча мөһим булган, аларны борчып торган мәсьәләләр хәзер, гадәттә, әнә шул акчалар хисабына хәл ителә.
– Авыл зурмы ул, кечкенәме – шунда туып үскән кеше өчен бер үк дәрәҗәдә якын, газиз булып кала, – ди Мөслимдә яшәүче Алмаз Сабирҗанов. – Хәзер авыл халкы бу салымның кирәклеген аңлый, һәрхәлдә күп өлеше шулай. Авыл юллары кыш буе ачылып тора, багана утлары эшли, чүпне вакытында алып китәләр, һәр йортка сулар керде, кыскасы, шәһәр уңайлыклары белән бер дәрәҗәдә. Бу, әлбәттә, халыкка ошый.
Мисалга ул үз туган авылын китерде. Бүген Иске Сәеттә аз гына кеше яши икән. Шул исәптән Алмазның әнисе дә.
– Безнең урамга Советлар Союзы чорында су торбасы сузылмый калган. Авыл кечкенә, урамда өч кенә йорт, яшәүчеләре башлыча пенсия яшендәгеләр. Күп еллар дустанә мөнәсәбәттә гомер иткәнгә, күршеләр белән киңәш-табыш итеп, программада катнашырга булдык. Моннан берничә ел элек унҗиде мең сумнан артык акча җыеп, ике йөз метр су торбасы сузуга ирешкән идек. Ниһаять, урамыбыз сулы булды. Үзебез монда тормасак та, акчаның күпчелек өлешен үзем бирдем, документ эшләре белән абыем йөрде, чөнки монда безнең әниебез яши. Бу бит үзебез уйнап үскән урам, кешеләре дә туганнар кебек якын. Мөмкинлекләр бар икән, алардан файдаланырга кирәк, – ди Алмаз.
Халыкның үзара салым акчаларын ничә сумнан җыюлары, бердән, эшлисе эшләрнең күләменә бәйле булса, икенчедән – авылдагы кеше санына. Ә менә кешеләрнең акча бирү-бирмәүләре, җыеннарда актив катнашып, үз сүзләрен әйтү-әйтмәүләре турыдан-туры җирлек башлыгының тоткан абруена да бәйле.
– Ике ел рәттән җыелган үзара салым акчасына авылда берни дә эшләнмәде. Җыеннарда халыкның фикере дә санга сугылмады, – ди Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Лилия Купаева. – Шунлыктан кәефебез төшкән иде. Тик хәзер безнең авылда яңа җирлек башлыгы эшли башлады. Үзебез белгән, хөрмәт иткән кеше. Җыеннар да бик матур, мәгънәле үтте бу юлы. Һәркемнең сүзе ишетелеп, уртак карарлар кабул ителде. Кеше башыннан 600 сум җыярга дип килештек. Әлеге акчаларга мәктәп урамына асфальт юл салыначак. Ниһаять, узган еллардагы үзара салым акчаларына да су линияләре каралды. Эшнең нәтиҗәсен күргәч, кәефебез тагын да күтәрелеп китте.
Вставка
Белеп тор!
Акча шул авылда теркәлгән 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кешедән җыела. Әмма авыл җирлеге I һәм II төркем инвалидларга, сугыш ветераннарына, студентларга, күпбалалы гаиләләргә, тыл хезмәтчәннәренә ташлама да ясый ала. Тик шунысы да бар: ташламаларга хокуклы кешеләр саны муниципаль берәмлектә яшәүчеләрнең 30 процентыннан да артмаска тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез