Барысы да үзеннән аз гына булса да өлеш кертергә ашыга аларның. Кемдер оекбаш бәйли, кемнәрдер токмач кисә, шәм ясаучылар, маскировка челтәре үрүчеләр дә, хәтта мотоцикл, машина бирүчеләр дә бар.
Кукмара
Шушы көннәрдә Вахит авылы халкы СВОга ярдәм җыйган. Аларны ике авылдашлары илтеп тә кайткан инде.
Әлеге игелекле эшкә Кукмара аграр көллияте коллективы һәм студентлары кушылган. Күрше Янил авылында яшәүчеләр дә читтә калмаган. Алар да илебезне саклаучы егетләргә күчтәнәчләр җибәргән.
«Вахит» хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, Чаллыда яшәүче якташлары Рафаэль Гатауллин һәм авылдашлары Марс Фәхретдинов егетләргә кирәк-яраклар алыр өчен зур суммада акча биргән.
– Безнең егетләрне онытырга хакыбыз юк. Алар без тыныч яшәсен дип илебезне саклый. Үз чиратыбызда без егетләргә кулдан килгәнчә гел ярдәм итеп торабыз. Аларга рәхмәт. Инде бер генә теләк: тизрәк илләр тынычланып, егетләрнең барысы да исән-имин гаиләләре янына кайтсын иде, – ди Марс Фәхретдинов.
Якташ егетләренә авылдашлары Мөдәрис Гатауллин »КамАЗ» машинасы өчен бик күп запас частьлар, «Урал» җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов мотоциклын биргән. Солдатларга «УАЗ» машинасы, генераторлар, интернет өчен старлинг һәм башка кирәк-яраклар алып барганнар.
Питрәч
Чыты авыл мәдәният йортында да эшләр гөрли. Авыл халкы СВОдагы егетләр өчен көн саен мендәрләр тегә.
– Ярдәм җыю белән без махсус хәрби операция башланганнан бирле шөгыльләнәбез. Мендәрләрне узган ел тегә башладык. Башта без моңа ихтыяҗ юктыр, дип уйлаган идек. Әмма егетләр үзләре бездән мендәр тегүне сорады. Шөкер, теккән мендәрләребезне 16 ноктага җибәрдек, – ди мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов.– Мендәрләрне үз районыбыз егетләренә генә түгел, барлык сораучыларга җибәрергә тырышабыз. Волонтерлар да сорап килә, хәрбиләрнең якыннары да мөрәҗәгать итә. Узган ел материаллар җитмәде, барыбыз да өйдән матрас һәм юрганнар алып килдек, сандыктан ситсыларны чыгардык. Ә быел ярдәм итүчеләр артты. Кешеләр бик теләп булыша. Безнең кызлар госпитальдәге яралы егетләр өчен дә махсус мендәрләр тегәргә өйрәнде. Аны тегәргә Арчадан Йолдыз Җәләева өйрәтте. Волонтерлар 1300 мендәр ясады инде. Тегеп кенә утырмыйлар, ярдәм җыю да дәвам итә. Авыл халкы азык-төлек җыелмалары да алып килә, оекбашлар да бәйлиләр, солдатлар өчен өй ризыгы, кайнатмалар да алып киләләр.
Зәй
Район халкы якташ егетләренә «УАЗ» машинасы алып җибәргән. СВОда катнашучы «Салат» позывноен йөртүче егет үзе ярдәм итүләрен сораган икән. Егеткә ярдәмне Изге Макарий чиркәве оештырган. Игелекле кешеләр ярдәме белән тиз арада акча җыелган.
«Салат» позывнойлы Алексей – Югары Баграж егете. Шуңа күрә дә машина алуга зур өлешне авылдашлары керткән.
– Бу машина безгә алгы сызыкка сугыш кирәк-яраклары, башка әйберләр кертү, кешеләр йөртү өчен кирәк. «УАЗ» машинабыз яраксыз хәлгә килде. Ул машина да безгә Зәйдән килгән иде. Ул чакта миңа машинаны дустым Иван Лопотков биргән иде. Якташларыма шундый ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен, – дип хәбәр юллаган «Салат».
Чиркәү СВОдагы егетләргә инде 8 миллион 300 мең сумлык ярдәм җыйган. Күптән түгел чиркәү Кабан-Бастрык егете Василийга квадрокоптер җибәргән булган.
Арча
Шушы көннәрдә Арча халкы якташ егетләренә чираттагы ярдәм җибәргән. Кирәк-яракларны 45 көн дәвамында җыйганнар. Йөк илтүчеләрне район башлыгы Алмаз Хисаметдинов озатып калган.
– Ярдәмне бик кыска вакыт эчендә җыйдык. Бу – район халкының никадәр бердәм булуын күрсәтә. Кемнәрнеңдер исемнәрен аерып әйтәсем килми, үпкәләүләре бар, чөнки бу – күмәк көч, күмәк хезмәт. Кечкенә балалардан алып әби-бабайларга кадәр катнашты, бер генә кеше дә читтә калмады. Кемдер коры аш әзерләде, икенчеләр яшелчә тозлады, акчалата ярдәм күрсәтүчеләр дә бик күп булды. Оешма, предприятие җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә дә рәхмәт әйтәсе килә. Алар һәрвакыт ярдәм кулы суза, – дигән Алмаз Хисаметдинов. – Мондый зур колоннаны без айга бер, ике мәртәбә озатсак, волонтерлар солдатлар белән элемтәдә булып, сораган әйберләреннән посылкалар әзерли, атна саен илтеп тора. Мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр 2600 хат язды. Бу да егетләргә рухи ярдәм булып барып ирешәчәк. Димәк, без балаларга дөрес тәрбия бирәбез. Бер генә теләк – тиз арада илләр тынычланып, батыр ир-егетләребез җиңү белән исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде.
Волонтер Алинә Латипова әйтүенчә, бу юлы да барлык кирәк-яраклар егетләрнең үтенечен исәпкә алып җыелган.
– 730 мең сумнан артык торган гуманитар ярдәм җыйдык. Азык-төлек тутырылган 150 бокс, 700 данә газ баллоны, 40 мең сумга запас частьлар, биш рация, өч генератор, җылылык җибәрә торган пушка, медикаментлар җибәрдек, – диде ул.
Балтач
Норма халкы махсус хәрби операциягә кулдан килгәнчә ярдәм оештыра. Авыл китапханәсендә эшли торган «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүчеләр, без кемнән ким, ди дә, игелекле эшне башлап җибәрә.
– Үзара сөйләштек дә, каба, орчык юнәтеп, йон җыеп, аны язып, эрләп, оекбаш, өч бармаклы перчаткалар бәйли башладык. Бәйләдек тә, чираттагы ялларын тәмамлап китүче егетләргә, аларның иптәшләренә дип тә биреп җибәрә бардык, – ди түгәрәккә йөрүчеләр. – Аннары инде ризык әзерләргә керештек. Чәй әзерли башладык, коры аш ясарга өйрәндек. Егетләр токмачны болай да сорыйлар, шуңа аны башта җәеп, кисеп, яхшылап киптерәбез, аннан духовкада янәдән киптереп алабыз. Күптән түгел 2000 кап чәй, 1 меңнән артык каплы аш, 11 маскировка челтәре биреп җибәрдек. Араларына кәнфитләр дә куябыз. Егетләребезгә туган як җылысы килеп торсын, дип тырышабыз инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез