Газетага язылу

«Без бәхетсез түгел»

«Без бәхетсез түгел»

Балтачта яшәүче Наилә апа Сөләймановага сокланмаган кеше юк. Алты балага гомер биргән ана ул. Шул балаларының икесе әле дә аерым игътибарга мохтаҗ. Улы – Фәнис ДЦП диагнозлы булып туа, кызы Эльвинада – арка мие бүсере. Әни кеше дә, балалары да язмышларына риза булып яшиләр.

Фәнискә ДЦП диагнозын аңа 2 яшь чагында куялар. Наилә апа улын кая гына йөртми. 14 яшькә кадәр тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана алар. Фәнис биредә русча сөйләшергә дә өйрәнеп кайта. Ул – районда спорт буенча зур уңышларга ирешкән егет. Россиядә йөрмәгән шәһәре калмаган.

– Моңаеп утырырга вакытым юк. Әле ярый спортка кереп киткәнмен. Райондашыбыз Фагыйль абый боччо дигән спорт төре белән шөгыльләнергә киңәш иткәндә, аның ни икәнен дә белми идем. Әмма спорт дигән сүз ишеткәч, ризалаштым. Озак шөгыльләнү бушка китмәде – уңышларга ирешә башладым, – дип сөйли Фәнис. – Бер генә ярыштан да буш кайтмадым. Өйдәге барлык медальләрдә әниемнең дә өлеше зур. Бер авырсынмыйча ярышларга йөртте.

Наилә апа язмышына үпкәләми. Беренче ире Рәфкать, дүрт бала белән тол калдырып, 28 яшендә үлеп китә.

– Гап-гади сукыр эчәгесе шартлап! Әлеге чир нәселебезгә җитте. Бер уйлаганда, куркыныч авыру да түгел төсле. Әмма әтиләре авыруы әле дә балаларда, оныкларда кабатланып тора. Лилия кызымның 13 яшендә сукыр эчәгесе шартлады. Табиблар сигез тапкыр операция ясады. Беренчесе районда булды. Аннары Казан табиблары баламның гомере өчен көрәште, – дип сөйли сабыр ана. – Сукыр эчәге кыйссасы әле дә дәвам итә. Ландыш кызым да чактан гына исән калды. Бер оныгым да, сукыр эчәгесе шартлап, бик тилмерде.

Сынаулар икенче тапкыр гаилә коргач та сыный. Бу иренең дә гомере кыска булып чыга. Наилә апага алты баласына әни дә, әти дә булырга туры килә. Фәнисне алып кайтканда, төзелештә эшләгән чагы була аның. Табиблар баланың алты айдан дөньяга килүен буяу исеннән күрәләр. Әнисе декрет ялына да чыгарга өлгерми кала.

– Фәниснең аяклары йөрми. Шөкер, ишетә, күрә, акылына зыян килмәгән. Бик белемле, күп өйрәнә, кайчак безне дә уздыра әле ул. Элегрәк, республика командасы составында булганда, ярышларга йөрде. Хәзер инде финанслау бетерелгәч, өйдә генә тора. Әмма тик утырганы юк. Йә бер җиргә чакыралар, йә икенчесенә. Үзебез дә еш кына Казанга барабыз. Балалар белән кинолар карыйбыз, – ди ул. – Эльвина кызымны ярый алып кайтканмын, дим. Аркасында бүсере булса да, шулкадәр тормышны ярата торган, максатчан бала булып үсте. Миңа өйдәге бер генә эшне дә эшләтми. Шөкер, кадерле әни мин. Эльвинабыз абыйсын да кадерләп тәрбияли. Гел ярдәм итеп тора.

Бу гаилә зарлана белми икән. Күпме генә сөйләшсәк тә, ник бер ару, талу, үкенеч, үпкә сүзләре ишетик. Хәтта Наилә апаның олы кызы Ландыш та туганнарына соклануын, алардан көч алуын яшерми.

– Без кайчак юк кына нәрсәләргә дә борчылабыз. Күңел төшкән вакытлар да күп була. Ә менә энем белән сеңлем дөньяны башкача ярата һәм күрә. Алар булганына шөкер итеп, сөенеп яшәргә өйрәнгән. Сызлансалар да, аны сиздермиләр, – ди Ландыш. – Үзләрен эш белән юаталар. Гел ниндидер шөгыль табалар. Эльвина сеңлем кул эшләренә дә оста. Күп еллар бисердан чәчәкләр ясады. Хәзер менә милли алкалар эшли башлады. Бервакыт бүләк алканы карап-карап торды да, моны бит ясап була икән дип, эшкә тотынды. Бик оста ясый хәзер. Сораучылар да бар. Аларга да ясап бирә. Әкренләп акчасы да кереп тора. Ә бит кая барсаң да, акчасыз булмый. Диңгезгә барасы килгән иде. Ул хыялы да чынга ашты. Быел әни белән ял итеп кайттылар. Инде хәзер Абхазияне күрергә хыялланалар. Анысы да насыйп булсын! Иң мөһиме – бар да чынга ашсын!

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре