Газетага язылу

Без бел(мә)гән тарих: мөһажирләр

Төркиядәге Искешәһәрнең Османия авылына килеп төпләнгән әби-бабайларыбызның оныклары арасында әле һаман да, гореф-гадәтләрне саклап, туган телдә сөйләшеп, шул җирләрдә көн күрүчеләр бар.

Без бел(мә)гән тарих: мөһажирләр
Шәхси архивтан

Бу күченү нигездә 1893–1895 елларга туры килә. Төркиядән килеп, татар әдәбиятына хезмәт итәргә алынган Фатих Кутлу татар телендә дөнья күргән  «Кардәшләр кадере» дип аталган китабында мөһаҗирләрнең язмышлары белән дә таныштыра. Автор белән хатирәләргә бирелүебез шул җәһәттән иде.

«Кызыксынучылар юк иде әле»

– Фатих бәй, Татарстанга килгәнче, сез кайчандыр Төркиягә күченеп киткән татарлар белән аралашкан идегезме?

– Алабуга педагогия институтының беренче курсында укыганда, мин Төркиядә яшәүче татарлар турында аннан-моннан ишетеп кенә белә идем әле. Бервакыт шулай укытучыбыз Мөнир абый Нигъмәт (урыны җәннәттә булсын) диалектология дәресенә Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек яшәүче татарларның тел үзенчәлеген чагылдыра торган бай эчтәлекле карталар алып керде. Шунда мин аннан: «Төркиядә яшәүче татарлар турында да мондый өйрәнүләр булганмы?» – дип сорадым. «Юк, кая булсын инде!» – дип җавап бирде. Шушы хәлдән соң миндә кызыксыну уянып китте. Җәйге каникулга кайткач (бу 1995 ел иде), игезәк сыңарым белән туган җирем Каһраманмараштан 800 чакрым ераклыкта урнашкан Искешәһәргә юлга чыктык. Башта танышларыбыз шәһәр үзәгендәге «Казан» мәдәният җәмгыятенә алып бардылар. Шунда җәмгыять башлыгы Әмин әфәнде Сакмар белән таныштык. Ул безгә, татарлар тормышы белән кызыксынып килүче юк иде әле, диде. Әби-бабаларының Оренбург якларыннан килгәнен сөйләде. Әмин әфәнде, безнең белән аралашырга дип, тагын ике бабайны кунакка чакырды. Күп сораулар бирдек, җырлаштык. Аларның да күзләре дымланды. Безнең дә күңелләребез нечкәрде. Шулай да озак еллар буена күрешмичә яшәгән милләттәшләр арасында кечкенә генә күпер салуыбыз канатландырып җибәргәндәй булды.

– Төркиядәге милләттәшләребез әби-бабаларының ерак Төркиягә юл тотулары турында ниләр сөйлиләр?

– Әмин әфәнде Сакмар ул хакта: «1893 елда Казаннан чыкканнар һәм безнең авылга хәтле килүләре 2 елга сузылган. Патша Россиясе татарларга күчеп китү өчен бер генә тапкыр (1893 елда гына) рөхсәт биргән. 1894 елда капкаларны ябып куйган», – дип сөйләде. Ул вакытта төрек солтаны да Россия мөселманнарына килеп урнашырга рөхсәт бирә. Идел буеннан биш меңләп татар Төркиягә күченеп китә. Әмин әфәнде әйтүенчә, патша Россиясендә урыс булмаган халыкларга көчле басым булган. Шуңа күрә алар дини һәм милли үзенчәлекләрне саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыруның мөмкинлеген бары тик хиҗрәт кылуда гына күргәннәр. Алар барысы да бик укымышлы булган. Коръән кануннарына буйсынганнар. Коръән тәфсирләрен үзләре шәрехләп язганнар. Һәм, шулай яшәгез дип, киләсе буыннарга васыять калдырганнар.

«Барысы да биш вакыт намазлы» 

– Милләттәшләребез бу җирләрдә хәзер ничек яши?

– Искешәһәрдәге татарлар – шунда яшәүче өченче буын. Аларның әйтүләренә караганда, татарлар башта авыл-авыл булып урнаша. Хәзерге вакытта халык шәһәрләргә күченеп киткән. Татарлар аз күләмдә Истанбулда, Измирдә, Искешәһәрдә һәм башка җирләрдә яши. Иген игәләр, җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, сәүдә белән шөгыльләнәләр. Без анда төрле истәлекләргә бәйле кыйссалар, мөнәҗәтләр, мәкальләр белән тулы өч кассета яздырып алган идек.

– Татар теле сакланып калганмы?

– Бу татарларның ата-аналары Төркиядә туып үскән, ләкин телләрен әйбәт үк саклаган. Югыйсә бу хәл кардәш булган төрек теленең көчле тәэсире астында бигрәк тә кыен бит. Ә кечкенә балалар төрек теленә күчеп бара, дип әйтсәк тә ярый. Әмма җырларны, мөнәҗәтләрне туган телләрендә яхшы җырлыйлар әле.

– Төркиядәге татарлар белән кабат очраша алдыгызмы?

– Беренче тапкыр баруыбызда Искешәһәрнең үзендә генә булган идек. Икенче юлы Әмин әфәнде шәһәрдән 70 чакрым ераклыкта урнашкан, татарлар нигез салган туган авылы Османиягә алып кайтты. Элегрәк зур авыл булган, хәзер исә күбесе шәһәрләргә күчеп киткән. Әмин әфәнденең йортында булдык. Аның бертуганы Мансур әфәнде белән таныштык (хәзер инде икесе дә мәрхүм). Биредә барысы да биш вакыт намазлы кешеләр булып чыкты. Мансур әфәнде үз вакытында Россиядән бабаларына килгән хатларны, бу яклардан килгән хат капчыкларында күз карасыдай саклый икән. Барлыгы 26 хат. Соңыннан аларның күчермәсен миңа да бирде. Шөкер, китапка куярга да мөмкинлек табылды. Ул вакытларда элемтә хатлар аша гына булган бит. Әмма болай хәбәрләшү дә 1911 елдан алып 1937 елга кадәр генә дәвам иткән. Аннары элемтәләр бөтенләй өзелгән.

Татарлар, бирегә килеп урнашканнан соң, матур бер мәчет төзегәннәр. Ул елларда тирә-юнь төрек авылларында мәчет булмаган икән. Төрек халкы җомга һәм бәйрәм намазларын укырга шушы татар авылына йөргән. Без дә шунда намаз укыдык. Шул чорда салынып, бүгенге көнгә кадәр җимерелмәгән йортлар да бар әле. Аларның һәммәсе бертөсле ике катлы итеп салынган, беренче каты абзар итеп кулланылган. Шунда мунча да төзегәннәр.

Аннан соң Әмин әфәнде мине авылда төзелә торган мәдәният үзәгенә алып барды. Шунда Мансур әфәнденең өздереп гармунда уйнавына хәйран калдым. Ул әти-әнисе яраткан җырларны да яхшы хәтерли иде. Аларның күбесе туган якны сагыну, юксыну хакында. Авылдагы апалар, әбиләр белән дә күрештек. Минем татарча сөйләшүемне ишеткәч, бик гаҗәпләнделәр. Алар белән дә озаклап сөйләшеп утырдык.

«Коймак салып ашарга җайлы» 

– Авылның тарихы турында язмача истәлекләр сакланганмы?

– Әмин әфәнде миңа гаилә тарихына кагылышлы төрекчә язма бирде. Анда түбәндәгеләр бәян ителгән. «Тугыз кешелек төркем Оренбург өлкәсенең Акман авылыннан юлга кузгалган. Бик мәшәкатьле юллар үтеп, Севастопольгә барып җиткәннәр. Шунда Истанбулга барырга алты ай буе пароход көткәннәр. Анда бик интегеп яшәгәннәр. Кулларындагы бар нәрсәләрен сатып, исән калырга тырышканнар. Шушы алты ай эчендә мөһаҗирлеккә чыккан гаиләләрнең саны 20 дән артып киткән. Ниһаять, Истанбулга бара торган пароход табылгач, бөтенесе дә утырганнар. Пароходта үлгән кешеләрне кәфенләп диңгезгә ташлаганнар». Әмин әфәнде шул авылда яшәгән мәрхүм Исмаил Сафа Токәлнең машинкада басылган, Османия авылы тарихына багышланган, такмаклар, кыска җырлар урын алган юка гына кулъязмасын бирде. Ул төрек телендә язылган. Мәрхүм бу хезмәтен 1986 елның 13 февралендә әзерләгән булган.

– Кулъязмада ниләр бар?

– Исмаил Сафа Токәл Османия авылының тарихын язып калдырган. «1893 елда Искешәһәргә җыелган татарлар Госманлы дәүләтеннән шәһәр үзәгендә урнашырга рөхсәт итүләрен үтенгәннәр. Игенче булганлыктан, басу да сораганнар. Чифтәләр районындагы Сакарбашы тирәсенә килеп, кое казып, су эзли башлаганнар. Күпмедер вакыт үткәннән соң урман кырыенда су табылган. «Монда мунча ягарга утын да күп, коймак салып ашарга да җайлы», – дип, шунда урнашып калганнар. Беренче кышны землянкаларда үткәргәннәр. 28 гаилә әлеге җирне әйләндереп ала да йортларын, абзар-кураларын шунда җиткерә. Игенчелек, мал асрау белән шөгыльләнеп яши башлыйлар. Авылга якын бер калкулык (һөйүк) булган. Шуңа күрә авылның исеме «Корыһөйүк» дип йөртелә башлаган. Әмма 1895 елда авылның рәсми атамасы Османия булган.

– Фатих бәй, менә сез – бер кеше, күпме милләттәшләребезнең күңелләрен кузгатып, берләштерә алгансыз. Шушы элемтәләрне югалтмас өчен безгә ни эшләргә?

– Бу сәяхәтләрдән соң миндә шундый фикерләр туды: Төркиядә яшәүче татарларга мәдәни яктан җитди ярдәм кирәк. Төркиягә сәяхәткә барган һәр татар кешесе бер татар авылына кагылуны үзенең максаты, бурычы итеп санасын иде. Күчтәнәч итеп татар җырлары язылган флешкалар, китаплар гына алып килсәләр дә, алар бик куаныр иде. Татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган берничә егет, ул якларга барып, балалар укытсалар, шулай ук бер изге эш булыр иде.

Дәүләт җитәкчеләре, галимнәр, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчеләре дә Төркиядә яшәүче татарларга булдыра алган кадәр ярдәм итсеннәр иде.

Хатыйп Миңнегулов, әдәбият галиме:

– Фатих бәй эшләгән гамәлләр турында без элегрәк уйланырга тиеш идек. Әмма аны беренче тапкыр төрек егете эшләде. Эзләнүе, истәлек-хатирәләрне документлар нигезендә бирүе белән бигрәк тә кадерле аның «Кардәшлек кадере» дигән китабы. Тел байлыгы ягыннан да аерылып тора. Мөнәҗәтләрне, әйтем-мәкальләрне күп тапкан, укучыларга җиткергән. Китапны укыгач, татар һәм төрек телләренең уртак яклары, аермалары турында үзем дә күп яңалык белдем. Фатих Кутлу Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә иткәч, без олпат әдибебезнең Чыңгыз Айтматов дәрәҗәсендәге язучы икәнлеген аңладык. Шулай итеп, ул Фатих Хөсни, Әмирхан Еники кебек язучыларыбызның иҗатын төрек укучысына җиткерде. Тукайга да зур урын бирде. Бу гамәлләре белән татар белән төрек халкы арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре