Язмышлар очрашкан урын. Түбән Кама районының Югары Чаллы мәктәп-интернатында белем алучы балалар тормышта төрлечә сыналган. Әмма аларны бәхеткә омтылу берләштерә. Араларында әти-әнисез калганнар да, сәламәтлекләрендә тайпылышлар булганнар да бар. Анда барлыгы 69 бала яши. Шуларның 19 ының физик мөмкинлекләре чикләнгән.
– Безнең интернатта Түбән Кама, Зәй, Тукай, Менделеевск районнарыннан, Чаллы шәһәреннән килгән балалар белем ала. 2022 елга кадәр бинабыз Югары Чаллы авылында урнашкан иде. Әмма ул бик искерде. Бу хакта Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллинга җиткергәч, ул безне күрше Кызыл Чыпчык авылындагы буш торган өч катлы бинага күчерде, – дип сөйли интернат директоры Әлфия Галимова. – Бер урыннан икенчесенә күчкәнебезгә сөенеп туя алмыйбыз. Монда укучылар өчен барлык уңайлыклар да бар. Үз ашханәбез, спорт залыбыз эшләп тора.
Әлфия ханым – гомеренең 35 елын шушы мәктәпкә багышлаган укытучы. Югары уку йортын тәмамлагач, юллама белән килә дә монда кала.
– Йөрәгем шулай кушты. Мин башка төрле балалар белән эшли дә алмас идем. Башта тәрбияче, аннары укытучы, директор урынбасары, инде җитәкче булдым. Шушы балалар язмышы белән яшәп, алар кичергәнне кичерсәң генә аларны аңлап була. Һәрберсе күңелемә шулкадәр якын, – ди Әлфия Галимова. – Интернатта яшәүче балаларның күбесе ял көннәрендә дә өйләренә кайтмый. Ерак яшәгәннәрен каникулларда гына килеп алалар. Гел бергә булгач, алар безгә ияләшә, ә без аларсыз яши алмый башлыйбыз. Укып бетереп чыгып китә башласалар да бик читен. Бу балаларның бәхетле булуын телибез. Язмышларын күзәтеп торабыз.
Әлфия ханым әйтүенчә, монда укып, яшәп киткән балалар тормышта күп нәрсәгә әзер була. Алар үз юлларын табу өчен бик тырышалар икән.
– Яралы язмышлар да күп. Әйтик, бер кызыбызның әнисе аны айга бер генә килеп ала. Ә ул бала әнисен бик көтә, – ди Әлфия Галимова. – Без балалар белән уртак тел таба алабыз. Аңлашып сөйләшеп, эшкә өйрәткәч, алар бөтенләй башка яктан ачылып иктә. Аеруча бакчабызда эшләргә яраталар. Безнең балалар өчен үзләре утырткан яшелчә, җиләк-җимешләрнең уңышын алу – зур бәхет. Ә безнең өчен аларның уңышлары әйтеп бетермәслек сөенеч. Хәсрәтләре булса, бергә борчылабыз.
Берничә ел элек интернатка Зәй районыннан бер малайны алып килгәннәр. Әти-әнисе иртә үлгән. Әбисе белән генә яшәгән.
– Ул олыгайгач, безгә тапшырдылар. Быел шул бала интернатны тәмамлый. Күңеле нечкә. Әти-әнисен бик сагына. Алар хакында сөйләшә башласаң да елый. Әбисен югалтудан бик курка. Карап торган таянычы шул әби инде аның. Безгә килгәч, әкренләп холкы үзгәрде кебек. Безнең белгечләр аның белән эшли, киңәшләрен бирәләр. Акыллы гына булып, буй җитте. Кая укырга керер, ничек тормыш итәр, дип торабыз. Әмма кая гына булса да, гел уңыш елмайсын иде үзенә, – дип сөйли мәктәп-интернат җитәкчесе.
Моннан 7 ел элек Менделеевскидан сәламәтлеге чикле ике малайны алып килгәннәр. Әниләре вафат, әтиләре төрмәгә эләккән була аларның. Бер туганнары малайларны тәрбиягә ала. Матур гына яшәгәндә, араларында ни булгандыр, абыйлары малайлардан баш тарта.
– Олы малай Түбән Камадагы бер көллияттә укый. Кечкенәсе – быел 7 нче сыйныфта. Ул баланы, уку елы башлангач, ятимнәр йортына җибәрергә туры килде. Әй, өзелде инде үзәк. Күңел әллә нишләде. Кечкенә генә булып килеп кергән сабыйны читкә җибәрү бик авыр булды. Шулкадәр актив, җырга-биюгә оста бала. Язмышларны сайлап булмый шул, – ди Әлфия ханым.
Сөйләшә торгач, шуны аңладык: әлеге интернатта укучы балаларның күңелләрендә йөрткән зур хыяллары бар икән. Алар, бөтенесе бергә җыелып, Казанны күреп кайтмакчылар. Әмма мөмкинлекләре юк, ди.
– Балаларның шул теләген чынга ашырасыбыз килә. Әмма бар да матди якка барып тоташа. Әгәр изге күңелле берәр кеше килеп чыкса, бик теләп күңелләрен ачтырып кайтыр идек, – ди апалары. – Шул балалар дип яшибез инде. Алар безгә чит түгел. Эштән кайтып киткәндә, кочаклап озатып калалар. Шул чакта бар арыганнар эреп юкка чыккандай була. Иртәгесен килеп керүгә, йөгереп килеп каршылыйлар. Берсе кулдан сумканы ала, икенчесе коча, үбә. Менә шунда зур рәхәтлек тоясың, дөрес юлда икәнеңне аңлыйсың. Кайчандыр шушы балалар янына китергән язмышка рәхмәт тә укыйсың әле. Сабыйлар төрле язмышлы булса да, без аларны бертөрле итеп яратабыз, яхшы кешеләр булсын дип тәрбияләргә тырышабыз. Калганы инде үзләреннән һәм әти-әниләреннән тора. Без – туры юлны күрсәтүче генә...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез