Безнең ипине Мисырда ашыйлар

Быел Татарстаннан 39 мең тонна ашлык чит илгә озатылган. Бу – республикадан туры җибәрелгән экспорт күләме. Дөрес, саннар узган елгыдан 23 мең тоннага азрак. Сәбәбе нәрсәдә? Безнең басулардагы икмәкнең сыйфаты ничек һәм чит илдә нинди таләп куялар? Тагын нәрсә сатып алалар һәм бездәге дөяләр кая китә?

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов сүзләренчә, Азәрбайҗан, Казахстан, Иран һәм Кытайга бодай, арпа, арыш һәм борчак озаталар. Майлы культуралар – җитен, горчица һәм майлы торманы Германия, Польша һәм Белоруссия сатып ала. Монысы бездән туры киткәне. Татарстан җитештерүчеләре әле Әстерхан аша Иранга, Мисырга, Шри-Ланка һәм Мароккога да ашлык җибәрә.

Читкә сатыла торган һәр продукция бик җентекләп тикшерелә. Әлегә сатып алучылардан бернинди дә зарлар килмәгән. «Агросәнәгать комплексы продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләү федераль үзәге» филиалы директоры Татьяна Менликиева быелдан республикада җитештерелә торган барлык бодайга дәүләт мониторингын уздыруларын искәртте. Ягъни кырлардан җыеп алынган культураны 19 сыйфаты буенча тикшерәләр. Хәзерге вакытта 2 млн тоннага якын ашлык җыеп алынган. Шуның 1 млн 336 мең тоннага якыны – бодай.

– Бүген безгә 197 авыл хуҗалыгы җитештерүчесе белешмә тапшырды. Әлегә 720 мең тонна бодай гына тикшерелде, шуңа күрә тулаем ашлык сыйфаты турында сөйләргә иртәрәк. Шулай да классларга бүленеше болайрак: 3 нче класслы бодай – 12, 4 нче класслы – 38, 5 нче класслысы – 50 процент. Соңгысы сыйфаты буенча иң начары, ягъни боларда клейковина азрак. Кояш кирәк чагында яңгырлар күп яву үз эшен эшләгәндер, дип уйлыйбыз. Аксым, клейковина формалашуга йогынтысы булган, димәк. Узган ел 3 нче класслы бодай – 20, 4 нче класслысы – 40, 5 нче класслысы 40 процентны тәшкил иткән иде. Ягъни азыкка дигән 3 нче һәм 4 нче класслар 60 процентка җитте. Һәм бу – бик яхшы күрсәткеч, – диде Татьяна Менликиева.

Әлеге оешма шулай ук читкә чыгарыла торган ашлыкны да тикшерә. Филиал җитәкчесе сүзләренчә, быел Татарстан азрак ашлык саткан. Ел ахырына кадәр узган елгы саннарны куып тотарга өметләнә үзләре. Тик Европаның кайбер илләре бездән ашлык сатып алуны туктатуны искә алсак, өметләр акланырмы икән, дигән шик тә бар.

– Моңа кадәр без майлы культураларны Германиягә дә, Бельгиягә дә җибәрә торган идек. Быел алар алмый, Польша да күләмне киметте. Аның каравы быел Кытай бик актив. 20 мең тонна бөртеклеләрне сатып алды инде. Шулай ук борчак алалар. Аларның таләпләре бик катгый. 500 төр пестицидка гына тикшерәләр. Ләкин безнең икмәк аларны канәгатьләндерә. Гомумән алганда, быел ашлык дөньяның 13 иленә чыгарылды. Бигрәк тә бодайга ихтыяҗ зур, – диде Татьяна Менликиева.

Чит илләр Татарстанда җитештерелгән техник май, жом, шрот, майонез, сыр, атланмай, туңдырманы да бик яратып ала икән. Быел хәтта Абхазиягә өч дөя дә сатканнар. Төркиянең дә аларны сатып алу теләге бар, ди. Монысы журналистларда тагын да зуррак кызыксыну уятты. Баксаң, бездә дөяләрне Спас районында фермер хуҗалыгында үстерәләр икән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре