Якынча 30 чит ил делегациясе Казанда узачак БРИКС илләренең саммитында катнашырга теләве турында белдерде, дип хәбәр итте РФ Президенты киңәшчесе, Петербург халыкара икътисадый форумының оештыру комитетының җаваплы сәркатибе Антон Кобяков.
"22-24 октябрьдә Казанда Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә БРИКС саммиты узачак. 30 дан артык рәсми делегация бу саммитка килү теләген раслады инде", - диде Кобяков ПМЭФ йомгаклау брифингында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез