Халыкларның үрчү мәсьәләсенә Европа яссылыгында күз салсак, гыйбрәтле нәтиҗәләр ясарбыз. Көнбатыш илләрендә мигрантлар, чынлап та, күп, әмма барыбер процент ягыннан төп халыктан калышалар. Германиядә, мәсәлән, кешеләрнең якынча 19 процент тирәсе чит илдә туган. Әти-әнисе чит илдә туып, үзләре алман җирендә дөньяга килүчеләрне дә кушсак, мөһаҗирләр саны 25 процент тирәсе. Әмма балалар нисбәтен чагыштырсак, өстенлек мөселманнар ягына күчә дә куя. Тагын бер нәрсәне искәртик: барлык мөһаҗирләр дә мөселман илләреннән килмәгән. Поляклар, әйтик, ил халкының 2,6 процентын, украиннар 1,44 процентын тәшкил итә. Әмма мәктәпкә керүче балалар нигездә мөселманнарныкы.
Немец телле Австриядә дә шул хәл күзәтелә. Соңгы көннәрдә генә Австрия матбугатында Вена мәктәпләренең берсендә белем бирүче башлангыч класс мөгаллименең зары чыкты. Аның сүзләренә ышансак, берничә йөз бала укый торган мәктәптә бары тик өч укучының гына туган теле – алманныкы. Калганнар күбесенчә гарәп телендә сөйләшә һәм немецча аңламый. Укыту исә алман телендә. Гарәп яисә төрек телле мәктәпләр ачарга австриялеләрнең башы җитми. Укытучы балаларның әти-әниләре дә немецча белмәвеннән зарлана. Монда кызыклы бер парадокс килеп чыга. Мигрантларны илләренә кайтарып җибәрсәң, Австриядә мәктәпләрнең кирәге калмаячак. Һәм теге укытучының да.
Проблема Евросоюз башкаласы булган Брюссельгә дә хас. Атаклы Америка блогеры һәм криптоэшмәкәр Марио Науфала күптән түгел генә интернетта шундый пост элде: «Брюссельдә демографик алмашыну: моны инде кире кагып булмый – һәр 4 баланың 3 есе чыгышы белән Европадан түгел». Мәшһүр Илон Маск бу постка комментарий язды: «Бельгия башкаласы хәзер инде Бельгиянеке түгел». Статистика, чынлап та, шуны күрсәтә: Евросоюз башкаласында балаларның һәм үсмерләрнең 72,9 проценты Евросоюзга кермәгән илләрдән килгән мөһаҗирләр нәселеннән. Бары тик балаларның 10,5 проценты гына этник бельгияле гаиләсендә туган. Бельгиядә мигрантлар саны төп халыктан күбрәк икән, дип уйламагыз. Халыкның 18–20 проценты гына – чит илдән килгән мөһаҗирләр. Дөрес, катнаш никахтан туучыларны исәпкә алсаң, мигрантлар саны 36 процентка якынлаша. Әмма үрчү мөһаҗир гаиләләренә генә хас, төп халык бала табуның ни икәнен онытып бара.
Үткән төндә генә берәү социаль челтәрдә Лондоннан видеорепортаж элде: кадрларда урамда гел хиҗаблы хатын-кызлар, ирләр сакаллы һәм күбесенчә кара тәнле. Англия – үзенең этник йөзен иң тиз үзгәртеп бара торган Европа илләренең берсе. Социаль челтәрләрдә хәтта шундый шаярту да таралып алды: Трамп Англиягә һөҗүм итмәячәк, чөнки Америка мөселман илләре белән сугышып арды, диләр.
Туу коэффициентының кискен түбәнгә сикерүе, баласызлык проблемасының дәүләтләрне мур кырган шикелле хәлгә куюы исламнан ерак барлык җәмгыятьләргә дә хас. Россиядә дә балалар саны кискен кими. 2025 ел ахырына коэффициент 1,374 кә тигез булган. 2024 елгыдан кимрәк. Халык саны артсын өчен кимендә 2,1 кирәк. Халык саны кимү бик тиз социаль проблемалар булып «ата»: эшче куллар кими, пенсия түләү мөшкел хәлгә әйләнә…
Кытайда туу коэффициенты – 0,98 генә. Японнар белән кореялыларны әйтеп тормыйм. Хатыннар бала тапсын өчен, дәүләтләр ниләр генә эшләп карамыйлар. Барысы файдасыз ләкин. Баласызлыкны – цивилизация билгесе, күпләп бала табып үстерүне кыргыйлык, наданлык дип бәяләргә тырышу бар. Янәсе, бик аңгыра кешеләр генә бала үрчетә, чөнки моннан качу ысулларын белмиләр.
Ташкичү мәчетендә мин бик еш кына шундый хәлгә тап булам: азан әйтелүгә, гаиләсе белән мосафир яшь мөселманнар килеп керә. Мәчет капкасы янында кыйммәтле чит ил машинасын куйганнар да, балаларын ияртеп, намаз укырга кергәннәр. Яшьләре якынча 30–35 ләр тирәсе, берсеннән-берсе кечкенә 4-5 бала, тагын берсе – ике-өч айлык күкрәк баласы автокреслода мыш-мыш йоклап ята. Кычкырып намаз укыганда да бер тавышы да чыкмый. Алардан кайдан булуларын, профессияләрен, белемнәрен сорашам. Югары белемле табиблар, юристлар, төзүчеләр, программачылар еш очрый, хәтта полицейскийлар да бар. Әйтеп карагыз боларны наданнар дип. Гаилә исә ишле һәм арту тукталырга охшамаган.
Хәзерге җәмгыятьләрнең кырылыш тәртибендә юкка чыгып барулары цивилизацияле булудан, «продвинутый» булудан түгел. Кыргыйлык артудан. Бу язмага тотыныр алдыннан гына Израиль телевидениесенең 9 каналы яңалыкларын ачтым. Күзгә ташланган иң беренче сюжет «Малайлар – органнар өчен, кызлар – сату өчен: Интерполның глобаль операция нәтиҗәләре шаккатыра» дип исемләнгән. Тагын бер тема «Сугыш кайтавазы: Израиль психик сәламәтлек буенча тиңсез кризис кичерә» дип аталган. Илдә ачыктан-ачык та, яшерен рәвештә дә вәхшилек чәчәк ата. Гыйбриләрнең мәгълүмат кыры моның мисаллары белән тулган.
Енох Берк исемле ирланд укытучысын мәктәптән кудылар һәм тыюны бозып уку йортына килгән өчен генә төрмәгә утырттылар. Аның гаебе – укучы малайны кыз дип танудан баш тарту. Көнбатышта тагын бер сәер кагыйдә яши: ул инклюзивлык дип атала, ягъни эшкә сәләткә карап түгел, кайсы җенестән һәм социаль катламнан булуга карап алу. Компаниядә ничәдер процент хатын-кыз, берникадәр гомосексуалист һичшиксез булырга тиеш. Моның нәтиҗәләре аянычлы. Ак йортның элекке юристы Дэниел Хафф авиакатастрофаларның төп сәбәбе эшкә мәҗбүри рәвештә азчылык вәкилләрен алу сәбәпле икәнен исбатлады. Пилотларның 10 проценты гына шулар икән, әмма катастрофаларның 66 проценты штурвал артында шулар утырганда була. Акылдан язган җәмгыятьтә балалар үрчеми икән, ни дип әйтәсең? Ә бәлки бу әле файдагадыр да.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез