Ел башыннан алып барылган Трамп сәясәте халыкара мәйданда да, АКШның эчке тормышында да бер генә уңай нәтиҗәгә дә китермәде. Ул үзе «җиде сугышны туктаттым» дип шапырынырга яратса да, Камбоджа–Таиланд бәрелешеннән башка бер генә конфликтның да АКШ катнашында туктатылуын мисал итеп китерә алмый.
Глобаль масштабтагы ике конфликт: Газзәдәге суеш һәм Киев–Мәскәү каршылыгы һаман да үз урыннарында. Хәер, Американың көндәлек эшлекле газетасы The Wall Street Journal («Уолл-стрит» газетасы) израильле офицерлар һәм солдатларның ике елга якын сугыш эчендә вәхшәттән тәмам алҗуларын, армиянең «коллапс ноктасы»на якынлашуын хәбәр итә. Хәрбиләр шәхси составның нык хәлсезләнүен таный, ә сугышның максатка ярашлылыгына шикләнеп караучылар саны һаман арта. Басмага әңгәмә бирүчеләр: «ХАМАСны юк итү мөмкин түгел, чөнки ул партизан сугышы тактикасын куллана», – диләр. Израильнең үз ресурслары да шундый ук хәбәрләр бирә. Шуңа да карамастан Нетаньяху кабинеты кан коюны туктатуга каршы. Трамп арадашлыгы әлегә бернинди дә уңай нәтиҗәгә китермәде. Израильнең һәм АКШның соңгы айлардагы тырышлыгы шуңа китерде: моңарчы атом-төш коралына ия булмган дәүләтләр аны үзләрендә булдыру турында уйлыйлар. Бразилия хакимиятләре хәрби өлкәдә атом-төш технологияләре куллану ихтималлыгы хакында сүз алып бара.
Трамп тырышлыгы АКШ икътисадында да тискәре нәтиҗәләрдән башка берни дә бирми. Доллар төп резерв валютасы статусын югалту юлында. Дөнья резервларында аның өлеше 42 процентка кадәр кимеде. Долларны алтын алыштыра. Аның бәясе унциягә 3600 долларга кадәр үсте инде. Бу – тарихи рекорд. АКШның иң зур инвестиция банкларының берсе Goldman Sachs аналитиклары алтын бәясе озакламый 5000 долларга җитәр дип бәялиләр. Чагыштырыгыз: Трамп килгәндә гыйнвар аенда унция 2600 доллар тирәсе генә бәяләнә иде. Тагын бер сан китерәбез: 2000 нче ел башында алтын бәясе 280 доллар гына тора иде. Төрекләрнең дәүләт телевиденисе: «Трамп икътисады теккән урыннардан сүтелә», – дигән материал бирде. Эшсезлек 2021 елдан соңгы иң югары ноктасына – 4,3 процентка җитте, тышкы сәүдә кими. The Washington Post газетасы Трамп сәясәте нәтиҗәсендә Америка икътисадына түбәнәю янавын искәртеп: «АКШ икътисады Трамп вәгъдә иткән алтын гасыр җиткәнче үк рецессия хәленә килергә мөмкин», – дип яза. Трамп керткән пошлиналарны илләр әйләнеп үтә. Кытай товарлары, мәсәлән, АКШка Вьетнам һәм башка илләр аша бара. Financial Times та, АКШ белгечләренә таянып, Трамп вәгъдә иткән «чәчәк ату икътисады»ның буласына шик белдерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез