«Суны ник өзгәннәр?», «Авылга төлке килгән», «Бу этләрдән ничек котылырга?», «Тавыгыз күкәй саламы?», «Сак булыгыз, кибет янында ГАИ хезмәткәрләре тора», «СВОдагы егетләрнең гаиләләренә утын кисәргә килегез!», «500 әр сум үзара салым акчасы җыябыз»... Авыллардагы «Ватсап» төркемнәрендә ниләр генә язмыйлар. Кайберләрендә хәтта 4–5 төркем бар. Анда булмаганнар үзенә үпкәли, чөнки соңгы хәбәрләрне белми калачаклар. Ә сездә ниләр турында гәпләшәләр? Бәхәсләр кубамы, үз фикерегезне әйтәсезме?
Кама Тамагы районының Кече Мәрәтхуҗа авылы
– Безнең авыл төркемендә кызыклы сөйләшүләр дә килеп чыккалый. Әле кичә фельдшер кыз: «Медпункт янында төлке йөри, сак булыгыз!» – дип, видеога төшереп кисәтте. Китте бәхәс... «Тавык эзләп килгән ул», – дип яза берсе. Икенчесе: «Үзебезгә дә юк, көзен бөтен тавыкны ашап бетерде», – дип зарлана. Өченчесе: «Авылда этләр юк, атып бетерделәр, ә менә төлкене атучы юк», – ди. Дүртенчесенең фикере: «Ул төлкеләр хәзер эттән дә курыкмыйлар». Аннан клуб мөдире булып эшләүче кызыбыз барыбызны да чаңгы, чана шуарга чакырды. Бик күңелле яшәп ятабыз, Аллага шөкер, – ди Гөлнур Мингалиева.
Биектау районының Инеш бистәсе
Әлеге авыл халкы берничә көн дәвамында өзелгән су, бәйсез этләр турында гәпләшкән. Ә берәү кибеттән алган ярма фотосын җибәргән. Бәясе – 52 сум 70 тиен. Кабына «тары» дип язылган, ә чынлыкта – арпа ярмасы (перловка). Авыл халкы битараф калмаган.
***Игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт. Күргәнсез икән, кибетчегә әйтегез. Без барыбыз да – кешеләр, ялгышырга күп кирәкми.
*** Тары түгел, перловка бит бу. Әмма ул төркемгә җибәрергә сәбәп түгел. Сезне алдарга теләмәгәннәр, ярмалар арасында бәя аермасы нибары 2–3 сум гына.
*** Чекны һәрвакыт сорап алырга кирәк. Сатучылар кәгазь экономияли.
*** Алдыйлар, алдадылар, алдаячаклар...
*** Сез товар алганда, нәрсә алганыгызны карамыйсызмы әллә?
*** Мин карабодай алганда, карабодай икәнен белеп алам.
*** Менә мин болайрак үлчәп карадым. Хөрмә алдым, чегы бар. 508 граммы 80 сум 92 тиен тора. Өйгә кайткач, үлчәп караган идем, 440 грамм күрсәтә...
*** Кибеттә хәл итегез, монда язмагыз. Кирәкмәгән чүп-чар белән чатны тутырмагыз. Су турында язсагыз, яхшырак булыр иде....
*** Су бармы?
*** Искахый урамында юк.
*** Яшьләр урамында юк.
*** Гапсәләмовта юк.
*** Җәлилдә юк.
*** Суның басымы түбән... Су бирделәр...
«Бу этләр тагын машина артыннан чаба», – дип, биш сукбай эт төшерелгән фото куйганнар.
***Кешегә ташланулары бар. Көннән-көн күбәя баралар бит. Песиләр югалган иде, шушы этләр тоткандыр әле.
*** Ни полиция, ни хакимият тота алмый...
*** Халык контроленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
*** Авыл советына гариза калдырдым.
Чистай районының Йолдыз авылы
– Безнең авылда 325 йорт бар, пропискада 1227 кеше теркәлгән. Тик «Ватсап» төркемебез юк. Мөселманнар төркемен оештырдым. Анда җомга көннәре белән котлашабыз. Авылда мәчет төзелә, шуңа кагылышлы хәбәрләрне язам, ярдәмгә чакырам. Соңгысында, газ торбасын буярга чакырып язган идем. Ике ир булышты. Кич тагын ике егет ишегалдындагы карны көрәп китте. «Җәрия сәдакасы булып гамәл дәфтәрләрегезгә язылсын», – дип, рәхмәтемне җиткердем. Берничә авылга бер чат бар тагын. Анысында соңгы хәбәр Кач мануга бәйле иде. Бездә халыкның ниндидер канәгатьсезлек белдереп яза торган гадәте юк, – ди укытучы Әлмира Шәрифуллина.
Питрәч районының Тау Иле авылы
***Карп балыгына заказ җыям. Килосы 300 сумнан. Бер балык чама белән ярты, ике кило тирәсе чыга. Кирәк кешеләр шушы номер буенча «Ватсап»ка языгыз. Арча, Саба, Теләче районнарына да илтү мөмкинлеге бар.
Азнакай районының Ирекле авылы
– Авыл төркеменә белдерүләр, авыл советы җибәргән яңалыклар, үзебезнең клуб афишаларын куеп барабыз. Авыл күләмендә өмәләр булса да, язабыз. Азнакайда «Чанафест» фестивалендә гран-при откан идек. Шул фотоларны төркемгә куйдык. Авылдашлар җылы сүзләрен җиткерде. Юбилейлар белән котлыйбыз, – ди клуб мөдире Зөлфия Сабурова.
Авылның кирәк-ярагына, СВОга гуманитар ярдәм җыю буенча да шунда язалар. Авыл активисты Фәйрүзә Сәлимова читтә яшәүче якташларыннан гуманитар ярдәм өчен акча җыйган. Шуңа челтәр, материал сатып алып кайткан. Авылдагы хатын-кызлар белән кисеп, үреп, илтеп тапшырган.
Нурлат районының Күлбай Мораса авылы
***Мәчетебездә дин гыйлеме алырга теләүче ир-атлар өчен дәресләр башлана. Атнага ике мәртәбә булачак.
***Түбән оч халкы игътибарына!
Иртәгә сәгать 8.00 дә су манарасы янындагы бозны чистартырга ирләр ярдәме кирәк. Кабель боз астында калган, су тукталачак, диделәр. Үзегез белән лом алып килү сорала.
***Хөрмәтле авылдашлар, кемнәр ЭКГ үтмәгән, килеп үтүегез сорала.
***Нурлат аграр техникумы тракторчылар өчен курслар оештыра. Теләгәннәр рәхим итегез!
Арча районының Иске Кырлай авылы
– Кызганыч, Алмаз исемле бер егет үлде. Ишегалдында егылып, башын ярган. Безнең авылга алып кайтып җирләделәр. Тайгакта сакланып йөрегез, – ди Фәйрүзә Әхмәтҗанова. – Клуб ишелергә тора иде, ремонт булды. Бик матур итеп төзекләндерделәр. Февральдә ачылыр дип көтәбез. Шуңа күрә әлегә клубта солдатларга челтәрләр үрә алмадык. Авыл халкы СВОга ярдәм итеп тора. Күптән түгел күңелле итеп урам бәйрәмен үткәрдек. Кем кабартма, пылау пешерә, кем нәрсә алып килә – барысын да төркемдә хәл иттек. Узган ел рамазан аенда мәчеттә балаларны җыеп, авыз ачтырган идек. Быел да ниятләп торабыз.
Балтач районының Кили авылы
***Быел өчен үзара салым акчасы җыябыз. Бердәм булып, вакытында җыеп тапшырыйк. Кеше башына – 500 әр сум.
***Хөрмәтле авылдашлар! Ашханәдә сатыла: пилмәннең 1 килосы – 600, манты, самса – 500 сум. Бик тәмле.
***18 гыйнварда Май заводы стоянкасында СВОда катнашучы егетләрнең гаиләләре өчен утын кисү, яру оештырыла. Ярдәм итәргә теләүчеләр, рәхим итегез.
***ЗАГС кушуы буенча 50, 55, 60, 65 ел бергә гомер итүче парларны барлыйбыз. Норма җирлегенә шалтыратып әйтүегезне сорыйбыз.
***Малларыгызның баш саннары үзгәргән очракта, хуҗалык китабына кертү өчен, 20 гыйнварга кадәр авыл советына килеп яздыра аласыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез