Төрле куркыныч инфекция йөртү чыганагы буларак, аларга карата шик-шөбһәләре дә юк түгел. Алардан ничек сакланырга? Куркыныч яныймы?
– Без ситуацияне күзәтеп торабыз. Әлегә аларның популяциясенә бәйле гадәттән тыш активлык сизелмәде. Бу шулай ук табигать шартларына бәйле, көннәр салкын торды бит. Черкиләр чыннан да берничә авыру таратырга мөмкин. Шуларның берсе – Көнбатыш Нил бизгәге. 2024 елда чир артып киткән иде, 80 кеше авырды. Узган ел 77 очрак теркәлде. Куркыныч юк дип әйтеп булмый, әйткәнемчә, черкиләрнең популяциясенә бәйле ул. Узган ел бик аз иде, мәсәлән, – дип өметләндерде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Черкиләргә каршы массалы эшкәртү каралмаган, билгеле бер учагы табылса гына ул урын махсус рәвештә эшкәртелә. Аның каравы, үз участогыгызда саклану, һичьюгы зыянын киметү чараларын күрә аласыз. Чирәмне чабып торырга, су савытларын ачык калдырмаска киңәш итә Роспотребнадзор хезмәте. Тәрәзәләрне махсус сетка белән каплагыз, черкиләр күп булган урыннарга чыксагыз, киемнең ябык булуын кайгыртыгыз. Черкиләр малярия бизгәген дә ташыйлар әле. Әмма бездә бер егерме еллап бу авыру теркәлмәгән инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез