Газетага язылу

Владимир Путин Россиянең Британиядәге илчесен вазыйфасыннан азат итте

Россия Президенты Владимир Путин илнең Бөекбританиядәге илчесе вазифасыннан Андрей Келинны азат итте.

Дәүләт башлыгы указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Элегрәк Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова дипломат Лондонда эшен планлы рәвештә тәмамлады, дип белдергән иде, дип искә төшерә RT.

"Келин Андрей Владимировичны Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән корольлегендә гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илче вазифаларыннан азат итәргә... ", - диелә Президент указында.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре