Чигү остасы Алия Фаздалова: «5 яшьлек кызыбыз да рәхәтләнеп чигә»

Тамбурлы җөй, шома чигү, элмәкле җөй... Онытылып барса да, чигүнең бу төрләрен ишетеп булса да беләбез. Бу юлларны укучылар арасында Сабан туе батырына, бирнә сандыгына сөлгеләр чиккән әби-апалар да, бәлки, яшь ханымнар да бардыр. Ә келәм чигеше турында ишеткәнегез бармы? Чигүнең әлеге төрен яратып башкаручы һәм башкаларга да өйрәтүче оста Алия Фаздалова белән танышыйк.

Оясында ни күрсә...

Технология укытучысы кызының кул эше остасы булып китүенә әллә ни шаккатарлык та түгел.

– Шуңа да мин кул эшләренә инде кечкенәдән тартылам. Күбесен әнием өйрәтте, кайберләрен аннан күреп, үзем өйрәндем, – дип искә ала Алия ханым. – Ә келәм чигеше техникасына үзлектән төшендем. Интернеттан күреп кызыксынып киттем.

Бүген Алия ханым үзе – 5 бала әнисе. «Декрет ялыннан чыкканым да юк», – ди ул, шаярып. Әниләре тирәсендә йөреп, кызлары да кул эшләренә тартыла икән. Димәк, чигүнең нәсел эшенә әйләнү ихтималы да юк түгел.

– Келәм чигешен алсак, ул үзе авыр ысул түгел. Әйтик, биш яшьлек кызыбыз да инде рәхәтләнеп чигә. Бер өйрәнсәң, җайлы гына башкарып чыгарга була, – ди әңгәмәдәшебез. Сабыр йөрәкләр эшедер инде бу, дибез без. – Ә сабырлык бөтен эштә дә кирәк. Әйткәнемчә, бу чигү төреннән дә авырраклары бар. Билгеле, башка кул эшләрендәге кебек, монда да озаклап утырып эшли белү кирәк.

Онытыл(ма)ган

Татар хатын-кызлары электән үз иткән чигү сәнгате соңгы елларда онытылып бетте диярлек. Ә кайберләре турында инде ишетеп тә белүчеләр юк.

– Келәм чигеше – шактый сирәк очрый торган төр. Ә күпләр аны бөтенләй яңа, каяндыр читтән кергән техника буларак кабул итә. Яшермим, мин үзем дә башта шундый фикердә идем. Әмма өйрәнә торгач, әлеге чигү төренең тарихы турында күбрәк укый башлагач, татар хатын-кызларының аны электән куллануына төшендем, – ди остабикә. – Мин моны китаплар, музей экспонатлары ярдәмендә расладым. Әлбәттә, татарларда тамбурлы җөй, элмәкле җөй, шома чигү, тапкырлап чигү кебек төрләр киңрәк таралган булган, алар турында хәзер дә беләләр. Ә мин исә үзем яратып чигә торган төрне күбрәк кеше белүен телим. Ул безнең кул эшләнмәләрен дә баетыр иде.

Бүген Алия ханым осталык дәресләре уздыра, шактый туташ-ханымнарны илһамландыра.

– Кызыксынучылар шактый, бу бик сөендерә, – ди ул. – Үз эшләнмәләремне сатуга да куям, заказга да чигәм. Гомумән, кулдан ясалган эшләнмәләргә карата кызыксыну зур хәзер. Сатуга чиккән әйберләрем үземдә озак тормый – шундук алып китәләр.

Илһам

Кул эшләнмәләрендә осталык кына түгел, аларның бизәлеше дә мөһим бит әле. «Бизәкләрне үзегез ясыйсызмы, каяндыр аласызмы?» – дип кызыксынабыз.

– Эскизларны үзем ясыйм. Татар милли һөнәрчелегенә багышланган китапларны актарам, алардан илһам алам. Табигать тә – илһам чыганагым, – ди Алия Фаздалова. – Кулыма чигү алган чакларда, мин татар хатын-кызлары турында, аларның уңайлылыкка гына түгел, эстетикага һәм матурлыкка булган ихтыяҗы турында күп уйланам. Алар бар нәрсәне матурларга омтылган. Илһам эзләп, табигатькә мөрәҗәгать иткән. Ә иң сокландырганы: алар ниндидер үсемлек-чәчәкләрнең аерым бер төрләрен түгел, ә гармонияле җыелма образларын тукымага төшергән!

Алия ханым соңгы елларда кул эше осталарына игътибар күрсәтә башлауларын да әйтте.

– Үзеңне күрсәтер өчен мөмкинлекләр бар бездә. Үз эшеңнең остасы булсаң, сиңа һичшиксез игътибар итәләр, ниндидер чараларга чакыралар. Грантлар да бар. Әлегә аларда катнашканым юк, әмма киләчәктә, бу эшемне тагын да җанландырыр өчен, катнашып карарга телим, – диде ул.

Алия ханым чиккән намазлык. Ул аны «Оҗмах бакчасы» дип атаган. «Бизәкләрне келәм җөе белән тутырдым, ә кырыйларын тамбурлы җөй белән чигеп чыктым», – ди оста.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре