Үткән атна ахыры, бу атна башында глобаль финанслар күгендә каракошлар оча башлады. Исегездә төшерәбез: икътисадчылар жаргонында «кара аккошлар» (черные лебеди) дип зур җимерелүнең хәбәрчесе булган күренешләрне атыйлар. Фонд базарында акцияләр бәясе бер төшеп, бер менеп тору – гадәти күренеш. Финанс спекулянтлары шул юл белән эшли акчасын. Бәя билгеле бер югарылыкка күтәрелгәндә, акцияләрне сата, түбән төшкәч, сатып ала. Компьютер мониторы алдында утырып кына да шулай миллиардлар эшләргә була.
Дөрес, моның өчен күпләп сату оештырырлык акчаң булу кирәк. Вак трейдерлар распродажа ясый алмый, шуңа күрә алар гадәттә оттыра. Әмма куыклар шартларлык булып кабаргач, базар шундый түбәнгә сикерә: олигархик капитал ияләре дә акчасын җыеп ала алмый. Алдан аяк киенгәннәре генә, кыйммәтле кәгазьләрне акчага әйләндереп, капиталын саклап кала. Мәшһүр спекулянт Уоррен Баффет, мәсәлән, берничә көн элек фонд базарының шиңәчәген игълан итте һәм облигацияләрен, акцияләрен сатып калды. Аны байтак акча эшләде, диләр. Фонд базары спекулянтлар контроленнән чыгып киткәч, без инде финанс кризисы турында сөйли алабыз. Миллиардерларны ыштансыз калдыра торган кризис шулай өлгерә. Без бу дүшәмбедә күзәткән хәлләр шундый кризис билгесенә ия.
Кризис гадәттә Азия биржаларыннан башлана, чөнки кояш шул яктан чыга, биржалар беренче ачыла һәм көнчыгышта паника башлана икән, ул кайтаваз булып, көнбатыш биржаларына да күчә. Япон фонд базары дүшәмбе көнне шундый түбәнгә сикерде: мондый мәтәлчекнең 1987 елдан бирле булганы юк иде, диде белгечләр. 1987–1991 елларда глобаль капитализмның зур кризисы булды. Системаның җеназасы укылырга ихтимал иде. Ул чакта көнбатышлылар социалистик лагерь илләре базарын йоту хисабына гына исән калды. Ул кризис СССРның таркалуында да мөһим роль уйнады. Нефть бәяләре пүчтәккә калгач, төп экспорт табышын югалтып, ил импорт товарлар китерү мөмкинлегеннән колак какты. Дефицит шулай чәчәк атты һәм ачы җимешләрен бирде.
Дүшәмбе көнне Американың фонд базары, ачылуга ук, 2 триллион доллар акча югалтты. Үткән атна ахыры югалтуларын да кушкач, куыктан чыгып очкан акчалар 5 триллион долларга җитте. Бу Россиянең 2022 елгы ике бюджетына тиң. Акцияләрнең зур тизлек белән очсызлануы тиктомалдан түгел иде. ФРС икътисадчысы Клаудия Сэм алдагы көннәрдә генә АКШның рецессия хәлендә булуын белдергән иде. Дөрес, паника башлангач, ул сүзләрен бераз төзәтте, рецессия якынлаша дигән рәвешкә китерде. Финанс хакимиятләре ашыгыч чаралар белән җимерелүне туктатып торырга тырышчак, әмма алар күргән чаралар кыска вакытлы нәтиҗә генә бирер. Чын кризисның зур гөрелтесе берничә айдан да соңга калмый ишетелер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез