Ул бүген дә сәхнәдә. Театрга нәкъ менә Дания Нурлыны күрү, аның уеныннан ләззәт алырга йөрүче тамашачы бар. Зур тормыш сынаулары узып та, йөзеннән елмаюын, күзләрендәге нурын сүндерми яши ул.
– Дания апа, инде ничә еллар буе спектакль башланыр алдыннан залда утыручыларга ягымлы тавышыгыз белән матур ял киче теләүче кеше бит сез. Бу яңа бинада да дәвам итә. Мондый ягымлылык кемнән күчте икән?
– Әниемнән. Ул бик юмарт, ягымлы, җылы күңелле әни иде. Мин бит – төпчек бала. 13 яшьтә әнисез калдым. Шул көннән ялгыз тормышым башланды.
– Сез бит – шәһәр кызы. Үсмер чакта ук театр юлын сайлагансыз...
– Аның юлы озын инде. 13 яшькә кадәр әти-әни янында рәхәттә үстем. Без шәһәрдә гомер итсәк тә, Калинин бистәсендә үз йортыбыз белән авылча яшәдек. Тавыкларыбыз, кәҗәләребез бар иде. Ә сәнгать юлы балачактан ук башланган инде ул. Безнең өйдә гел мәҗлесләр уза иде. Әти ягыннан да, әни ягыннан да туганнар күп. Әти-әни бик кунакчыл, ике якны да чакыралар иде, арада яшьләр дә бар. Барысы да җырлыйлар, бииләр. Әни кабартмалар, бәлешләр пешерә. Ризыклар гади иде инде. Ләкин бит иң мөһиме – аралашу, күрешү. Әни аларга: «Мин бу мәҗлесләрне сез гомер буе менә шулай күрешеп, аралашып яшәсен өчен, күреп калсын өчен җыям», – дип әйтеп калдырган. Аларның җырлаганын, биегәнен карап утыра идем. Өйдә урын җитмәгәч, ишегалдына чыгып, рәхәтләнеп бииләр иде. Миңа да күчкән, күрәсең. 5 нче сыйныфтан бию түгәрәгенә йөри башладым. Ул чакта әни дә исән әле. Артистларның да, театрның да ни икәнен белмим. Рус мәктәбендә укыдым бит. Ләкин өйдә гел татарча сөйләштек. Әти-әни намаз укый иде. Әнинең догалар өйрәткәне дә хәтеремдә. Мин әле 8 нче сыйныфта да бию түгәрәгенә йөрүемне дәвам иттем. Кызлар бервакыт театр училищесына кабул итү турында игълан күргәннәр. Миңа бирделәр, әлеге игълан буенча имтиханга бардым. Нәрсә сөйләгәнемне дә белмим инде. Ниндидер шигырь сөйләдем.

– Комиссиядә кемнәр иде, хәтерлисезме?
– Хәтерләмим. Беркемне дә танымыйм бит инде. Бер генә кешене истә калдырдым. Имтиханнан соң, бер хатын чыкты, фамилияләрне санап, кемнәр үткәнне әйтте. Ә минем фамилия юк. Мин елыйм. Шул чагында ишектән бер озын абый чыкты. «Абый, нишләп мине алмадыгыз?» – дим. Ул башымнан сыйпады да: «Үсеп кил әле, үскәнем, шунда алырбыз», – диде. Кайтып киттем инде. Дәрестән дә качкан идем, елый-елый кайттым. Имтихан биргәндә, беренче курска кергән бер кыз белән танышкан идем. Менә шул кыз мине кыш буе имтихан бирү тәртибенә өйрәтте. Җәйгә, минем бәхеткә булгандыр инде, тагын татар төркемен җыю турында белдерү чыкты. Бардым, кереп бастым. Монда инде кемнәр барын хәтерлим: Шириаздан Сарымсаков, Асия Хәйруллина. Ул чакта әле кемнәр икәнен белмәсәм дә. Шигырь дә сөйләдем, мәсәл дә. Теге кыз миңа: «Син анда җырла да», – дигән иде. Ахырына кадәр җырлап бетерергә кушты. Мәсәлне сөйләп бетергәч, Шириаздан абый сорый: «Ә син җырлый беләсеңме?» Ул вакытта «Сахраларда ялгыз йөргән чакта» дигән җыр бик популяр иде. И җырлыйм сузып-сузып. Җырлый белмәгән кешенең тавышы нинди булгандыр инде. Бер куплетны бетергәч, Шириаздан абый: «Акыллым, туктап торсаң да була», – диде. Миңа бит теге кыз ахыргача җырларга кушты. Мин туктамыйм, җырлыйм. Алар минем тавышым булмаганны, җырлый белмәгәнне аңлаган инде. Өченче куплетны җырлый башлагач, Шириаздан абый кесәсеннән ак кулъяулыгын алып битенә каплады да: «Сеңлем, бүген туктыйсыңмы син, юкмы», – диде. Бар да көлешә. Шулай да мине училищега укырга кабул иттеләр.

– Сезнең белән бер курста кемнәр укыды?
– Эльмира Хамматова, Рәшит Шамкай, Хәлил Мәхмүтов, Нури Сафин. Сентябрь аенда дәресләр башланды. Актерлык осталыгы дәресенә теге вакытта, үскәч килерсең, дигән абый килеп кермәсенме? Ул Празат Исәнбәт булган икән. Аны күрүгә, янына йөгереп бардым да: «Абый, теге вакытта сез мине укырга алмаган идегез, быел мине алдылар», – дидем.
– Беренче ролегез нинди иде?
– Шириаздан ага Сарымсаков алдагы курста актерлык осталыгын укыта иде. Ул мине күзәткән инде. Үз янына чакырды. Ул – театрда баш режиссер. «Мин Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклен куям. Шунда сиңа бер роль бирәм», – ди. Миңа ул чагында 18 яшьләр. Шәфәкъ ролен бирделәр. Бик драматик образ. Шунда мин театрда беренче тапкыр артистларны күрә башладым. Галия Булатова, Ирек Баһманов, Шәүкәт Биктимеров. Бергәләп репетицияләр ясыйбыз. Премьерага язучылар, Мостай ага үзе дә килде. Элек театрга язучылар күп йөри иде бит.
– Сез шулкадәр үткәннәр хакында яратып, тәмләп сөйлисез. Еш искә төшерәсезме?
– Бик еш искә төшерәм. Шулар белән яшим мин. Яңадан кайтарыр идем, булмый шул. Шундый бәхетле еллар булган, язмыш мине яраткан. Нәрсә булдыра алганымны күргәннәр бит. Мин бит үземнең нинди сәләтем барын белмим. Гомерем буе Шириаздан агага, Асия апага рәхмәтлемен. Алар алдында баш иям. Асия апа Хәйруллина сәхнә телен шулкадәр оста итеп укытты. Безнең бөтен кимчелекләребезне бетерде. Башка мөгаллимнәр үпкәләмәсен, ләкин Асия апа кебек укытучы юк. Училищены тәмамлагач, төркемнән мине бер үземне Камал театрына эшкә алдылар. Инде биредә эшли башлагач, беренче ролем «Миркәй белән Айсылу» спектаклендә Айсылу роле булды. Ул вакытта режиссер – Марсель Сәлимҗанов. Нәкый ага Исәнбәт: «Бу пьесамны героиняны шул кызыкай уйнаса гына бирәм», – дигән. Ул мине «Ай тотылган төндә» спектаклендә күргән иде бит инде. Болар – Марсель Сәлимҗанов миңа соңыннан әйткән сүзләр. Элек бит бер рольдә 2–3 артист иде. Мин өченчесе. Айсылу роленә Роза Хәйретдинова белән Гөлсем Исәнгулова да билгеләнгән иде. Миңа 20 яшь. Шул героиня яшендә. Репетицияләр ясаганнан соң, премьерада Марсель Сәлимҗанов мине уйнатты. Мин театрда берсеннән-берсе остарак артистлар белән уйнадым. Бу минем өчен зур мәктәп булды.

– Сез – характерлы артист. Бер карасаң, нечкә күңелле, икенче спектакльдә дуамал, усал. Ничек сез шундый капма-каршы характерларның барысын да оста итеп башкара аласыз?
– Аның серен белмим дә инде. Бер сезонда да рольсез калмадым. Барлык рольләремне дә яратып уйнадым. Уңайларын да, тискәреләрен дә. Марсель Сәлимҗанов бик күп уйнатты. Мин аңа рәхмәтлемен. Кайсы рольдә хәрәкәтләрне үзең дә өстисең бит. «Әни килде»дә трамвайчы хатын булып уйнадым. Марсель Хәкимовичка әйтәм: «Җырлап керим әле», – дим. Туй бара бит инде. «Җырла», – ди. Җырлый белмәсәң дә, җырларга мөмкин, образы шундый. «Биим әле», – дим. «Бие», – ди. Урынлы булса, Марсель абый артистка иркенлек бирә иде. Театрга режиссер булып Фәрит Бикчәнтәев килгәч, ул миңа Туфан Миңнуллинның «Дивана» спектаклендә Ана образын бирде. Моның өчен аңа бик рәхмәтлемен. Башта бу образ белән бик интектем. Әни кеше авыру баласы белән җәфалана. Кырыс холыклы олы малае да бар. Аның бөтен барлыгы авыру баласына бирелгән. Мин бу рольне тояр өчен шактый көч куйдым. Монда уйнарга түгел, эчке кичерешләрне күрсәтергә, яшәргә кирәк иде. Бик яратып уйнадым. Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» әсәре буенча куелган спектакльдәге Мөхлисә Бубый образы да шундый. Мин аны башта ошатып та, яратып та бетермәдем. Күңелгә ятмады. Җөмләләре дә озын, китап сүзләре кебек. Бу күбрәк радио куелышларына бата дип уйладым. Мөхлисә Бубый – милләтебезнең горурлыгы, зур шәхесе, беренче татар хатын-кыз казые. Әлеге образны без Нәҗибә Ихсанова белән бергә уйнарга тиеш идек. Бу роль Нәҗибәгә күбрәк туры килә дип уйладым. Булдыра алмам дип курыктым. Июль аенда җәйге ялга киттек. Август аенда кабат эшкә чыктык. Шул чагында минем тормышыма зур кайгы килде. Бердәнбер кызым Айсылу һәлак булды... Мин: «Алыгыз инде бу рольдән, мин уйный алмам, Нәҗибә үзе генә эшләсен», – дидем. Фәрит белән Шамил Зиннурович өйгә килделәр. «Дания, бу рольне син генә башкара аласың», – диделәр. Айсылуның кырыгын уздырганнан соң, бик зур авырлык белән эшкә килдем. Һәм бөтен сабырлыгымны җыеп, догаларымны укып, бу рольне яңадан эшли башладым.

– Бәлки бу роль сезгә әнә шул хәсрәт эченнән алып чыгу өчен дә кирәк булгандыр. Мөхлисә Бубый белән язмышларыгыз да ничектер тәңгәл килә бит.
– Әйе, аның да бердәнбер кызы вафат була. Сәхнәдә аның язмышы белән минем язмыш бер сулышта бәйләнеп барган кебек булды. Артистларга да ярдәм иткәннәре өчен бик рәхмәтлемен. Режиссер Илгиз Зәйниев аны сәхнәгә куйды. Ул миңа җылы сүзләре, җылы карашы белән бик булышты, рәхмәт аңа. Тамашачы да спектакльне яратып кабул итте.

– Хәзерге көндә ничә ролегез бар?
– Өч спектакльдә ролем бар. «Сүнгән йолдызлар», «Гөргөри кияүләре», «Өйләнәм.tat» спектакльләрендә уйныйм. Мин шуңа бик канәгать, бик сөенеп эшлим.
– Яңа бинага күчүне, беренче тапкыр яңа сәхнәдә уйнауны ничек кабул иттегез?
– Беренче тапкыр яңа бинага кергәндә әкияти дөньяга эләккән кебек булдым. Тантаналы чара белән ачылды. Ниндидер бәйрәм хисе тоеп, хәйран калып йөрдек. Инде хәзер тулысынча күчендек. Бина бик зур. Адашып та бетәбез инде. Яшьләргә җиңелрәктер, без – өлкәннәргә бераз читен әле. Гримерка бүлмәләребез дә аерым, күңелсезрәк. Без бит бер бүлмәдә дүртәр кеше утыра идек. Очрашып сөйләшәбез, аралашабыз. Ә монда бер-беребезне таба да алмыйбыз. Татарстан урамындагы бинада грим бүлмәләре каршында диван тора иде. Анда күпме балалар үсте. Күпме очрашып сөйләшеп утырулар булды. Менә шул диваныбыз да сагындыра әле. Күченү моңсу булды. Әйтерсең, элек бергә эшләгән, хәзер инде арабызда булмаган артистлар белән дә хушлашу, аларның җаннары белән дә аерылышу кебек тоелды. Ә сәхнәгә килгәндә, безнең бит теге бинада да ул зур иде. Шуңа ияләшү авыр булмады. Ә менә тамаша залы бик зур инде, түшәмнәре дә биек, ул сизелә.

– Дания апа, театрдагы рольләрегездән тыш тормыш ямен тагын нәрсәләрдән алып яшисез?
– Исәнлек, саулык булса, бар да ямьле. Өемне җыештырам да чәй куеп эчәм. Шуннан рәхәт табам. Һава сулап урамда йөрим. Әле төрле чараларга, радиога чакырып торалар. Чакырган һәр җиргә барам, кешеләр белән аралашам. Хезмәттәшләрем белән дә аралашырга яратам. Эшем бар, дип сөенеп яшим. Киләсе елга миңа 80 яшь тула бит инде. Күңелемнең бер генә җире китек – Айсылу кызым юк. Аны сагынам, гел догаларымны укыйм. Оныгым Айнур өйләнде. Рамазан исемле бер яшьлек оныкчыгым бар. Бик матур, акыллы бала булып үсеп килә, йөрергә маташа. Аларга бәхет теләп дога кылам. Айсылуым гына юк, күрсә, ничек сөенер иде, дим.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез