Ә бер елдан соң, 1957 елның 22 апрелендә, фашизм тоткынлыгында иҗат ителгән һәм укучыларга «Моабит дәфтәрләре» исеме белән билгеле булган әсәрләре өчен ул Ленин премиясенә лаек була. Муса Җәлил – илебездә бу ике иң югары бүләккә лаек булган бердәнбер каләм иясе.
«Моабит дәфтәрләре» шагыйрьнең тормышында, татар шигъриятендә хәлиткеч роль уйный. Бу хакта инде күп нәрсәне беләбез кебек тоелса да, тикшерелеп, ачыкланып бетмәгән урыннар да бар. Филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Нурфия Йосыпова белән шул хакта сөйләштек.
– Нурфия ханым, «Моабит дәфтәрләре»нең тарихына тагын бер кат әйләнеп кайтыйк әле. Бу өлкәдә эзләнүләр һаман да дәвам итәме?
– «Моабит дәфтәрләре» Муса Җәлил иҗатында, татар поэзиясендә, алай гына да түгел, татар шигъриятен дөньяга таныту юлында зур роль уйный. Әлеге дәфтәрләр белән безгә Җәлилнең тоткынлыкта язылган күпсанлы шигырьләре кайта. Әмма, дәфтәрләрдә Җәлилнең үзе язып калдырган юлларга карасак, барлык шигырьләр дә кайтып җиттеме икән дигән сорау туа. Бу сорау әдәбият галимнәрен, тарихчыларны, Җәлил иҗаты белән кызыксынучыларны даими кызыксындырып тора. 25 ел дәвамында Рафаэль абый Мостафин шактый эзлекле һәм нәтиҗәле эзләнүләр алып бара. Озак эзләнүләрдән соң җепнең очы Кытайның Синьцзян өлкәсендә туып, соңгы елларын Төркиядә яшәгән татар кешесе Казыйм Миршанга барып чыга. Рафаэль Мостафин үзе исән чагында аның белән күрешә һәм бу турыда язып та калдыра. Җәлилче галимнең истәлекләреннән күренгәнчә, Миршан Муса Җәлил белән 1943 елның март-апрель айларында очраша һәм алга таба да, бик еш булмаса да, ара-тирә күрешкәләп торалар. 1944 елның октябрь ахыры–ноябрь башында Казыйм Муса белән чираттагы очрашуга килә, ләкин инде соң була. Шушы вакытта аңа җәлилчеләрнең калган әйберләрен тапшыралар, алар арасында, Казыйм Миршан әйтүенчә, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Гариф Шабаев, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Баттал, Әхмәт Симаев тарафыннан язылган тугыз дәфтәр була. Сугыш беткәч, Миршан Италиягә барып чыга һәм, Римда урнашкан Совет илчелеген табып, дәфтәрләрне тапшыра. Дәфтәрләрнең шуннан соңгы язмышына Рафаэль Мостафин күпмедер ачыклык кертә ала. Әлеге дәфтәрләр 1946 елның 4 гыйнварында Совет илчелегендә эшләүче Николай Горшков кулына килеп эләгә. Әмма ул шигырьләрне укый алмый. Аларны Мәскәүгә Тышкы эшләр министрлыгына озата, ләкин биредә дә, татарча укучы-язучы булмаганлыктан, дәфтәрләрне НКВДның Баш идарәсенә җибәрәләр. Баш идарә әлеге дәфтәрләрне, эчтәлеген ачыклау максатыннан, эмиграция бүлегенә тапшыра. Рафаэль Мостафин шуннан соң дәфтәрләрнең ябык архивка җибәрелүен ачыклый. Әмма араларында ике дәфтәрнең шуннан соңгы язмышы әлегә билгесез булып кала. Бары тик аларда шагыйрьнең утызлап шигыре һәм бер поэмасы булырга тиеш дип кенә фаразлана. Әмма шуны ассызыклап куярга кирәк: бүгенгә ул тугыз дәфтәр арасында Җәлил дәфтәрләре булганмы, юкмы икәнлеген төгәл генә беркем дә җавап бирә алмый. Аны ачыклау киләчәк эше булып кала.
– Әле бит Моабит төрмәсендә язылган бер дәфтәрнең Франция лагерендагы татар әсирләренә килеп эләгүен дә могҗизага тиңләргә була...
– Чыннан да, үз чоры өчен могҗиза була ул. Бөтенебезгә дә билгеле факт: Франциядәге Ле-пюи лагерендагы татар әсирләре кулына килеп кергән беренче дәфтәрне илгә 1946 елда әсир Нигъмәт Терегулов алып кайта. Төрле кәгазь кисәкләреннән Җәлил үзе тегеп ясаган һәм гарәп хәрефләре белән язылган бу дәфтәр безнең өчен шагыйрьнең васыятен алып кайтуы белән дә кадерле. Бу дәфтәренә ул, үз сүзләре белән әйтсәк, «татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска» мөрәҗәгать итеп, шигырьләре турында болай дип язып калдыра: «Моны татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил язды... Аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул». Хәвеф-хәтәрдән саклану максатыннандыр инде, дәфтәрне «Немецча-төрекчә-русча сүзлек» дип исемли.
– Икенче дәфтәр нинди юллар белән кайта?
– Бу дәфтәрнең дә язмышы шактый билгеле. Сугыш тәмамланганнан соң, Бельгиядәге Брюссель шәһәрендә урнашкан Совет илчелеге Казанга Мусаның тагын бер дәфтәрен җибәрә. Бу дәфтәрнең безгә кайтып җитүе Бельгиядә яшәүче, Җәлил белән төрмә камерасында бергә утырган Андре Тиммерманс исеменә бәйле. Дәфтәр латин хәрефләре белән язылган, соры катыргы белән тышланган. Шагыйрь анда 33 шигырен туплый, аннан тагын 17 шигырьне теркәп куя. Димәк, аларның берсендә – төрле вакытта һәм төрле халәттә иҗат ителгән 60, икенчесендә 50 шигырь тупланган булып чыга, 17 шигырь ике дәфтәрдә дә кабатлана. Шул рәвешле, илгә Җәлилнең Моабиттан барысы 93 шигыре һәм ике парчасы кайта. Әмма икенче дәфтәрендә Җәлил үзенең барысы 125 шигъри әсәре булуын күрсәтә. Әле без алдарак кына сүз алып барган эзләнүләр шушы санга мөнәсәбәтле башланып китә дә инде.
– «Моабит дәфтәрләре» дигән исемне дәфтәрләргә Муса Җәлил үзе куймый, димәк?
– Юк, әлбәттә, «Моабит дәфтәрләре» – шартлы исем. Аны шагыйрь үзе түгел, шигырьләрнең күбесе Берлинның Моабит төрмәсендә язылуга мөнәсәбәтле, дәфтәрләрнең тулы басмасын әзерләгәндә Гази Кашшаф куя. Дөресрәге, 1953 елдагы басмада әле ул аларны «Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр» дип атый. 1963 елгы басмада инде «Моабит дәфтәрләре» дип исемли. Соңыннан бу исем берегеп кала.
– Ләкин, ни кызганыч, илгә кайтканнан соң да әлеге дәфтәрләрнең укучы кулына килеп керүе өчен шактый вакыт үтү кирәк була...
– Ни кызганыч, 1946 елда кайткан дәфтәрләр 1953 елда гына укучы кулына килеп керә. Иң беренче Илья Френкель тәрҗемәсендә рус телендә басыла алар. 1953 елның 25 апрелендә, Константин Симонов тырышлыгы белән, Җәлилнең «Урман», «Сугыштан соң», «Кошчык», «Җырларым», «Бүләгем», «Ышанма» исемле 6 шигыре «Литературная газета» битләрендә басылып чыга. Шул ук елның ахырында Җәлилнең тоткынлыктан кайткан иҗаты, «Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр» дип исемләнеп, татар телендә тулысынча дөнья күрә. Шуннан соң боз кузгала инде. Берничә ел эчендә «Моабит дәфтәрләре» башка телләргә тәрҗемә ителә. Җәлилне «татар Фучигы» дип атыйлар, аның даны бөтен дөнья буйлап тарала. Бүгенге көнгә инде Җәлилнең шигырьләре дөньяның 60 лап, дөресрәге, 59 телендә яңгырый.
Ә ни өчен кайтуга ук нәшер ителми дигән вакытта, ул елларда әсирлеккә эләккән кеше «халык дошманы» булып санала, шул исәптән Җәлил дә. Хәтта «Алтынчәч» либреттосына Сталин премиясе бирелгәндә дә, әсәр авторы телгә алынмый. Җәлил әсәрләре мәктәп дәреслекләренә, югары уку йортлары программаларына кертелми. Андый чор да була. Бу турыда шактый язылды.
– «Моабит дәфтәрләре»нең басылып чыгуы татар шигъриятенә нинди тәэсир ясый?
– Бик көчле тәэсир ясый. Бердән, ул әсирлек шартларындагы Җәлилнең хис-тойгыларын, уй-фикерләрен, дөньяга карашын безгә кайтарып җиткерә. Аларда шагыйрь үзенең Ватанына булган мөнәсәбәте, тугрылыгы, илгә биргән анты турында сөйли. Икенчедән, бу чор иҗатында ул татар поэзиясенең милли традицияләренә әйләнеп кайта. Җәлил бит әдәбиятка яңа тормыш төзүгә бәйле «кызыл фикер»ләр алгы планда торган чорда килә һәм иҗатының беренче чорында үзе дә шул рухта иҗат итә. Ләкин халык авыз иҗатына, татар әдәбияты традицияләренә мөрәҗәгать итеп, сәяси бусаганы атлап чыга. Өченчедән, шагыйрь татар поэзиясендәге дөнья сурәтен үзгәртә, иҗади фикерләүнең яңа мөмкинлекләрен күрсәтә. «Моабит дәфтәрләре»нең әйләнеп кайтуы татар шигърияте өчен ачыш була, 1950 нчы елларның уртасында, 1960 елларда шигърияткә килгән яшь буынга этәргеч бирә, рухландыра. Шуңа Җәлилне ул буын шагыйрьләр өчен шигъри остаз дип атасак та һич тә ялгыш булмас.
Кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс иҗади мирас калдырган Муса Җәлил бер истәлегендә: «Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?!. Әгәр дә синең үлемең кирәк икән (Ватан өчен сугышта) һәм Ватан өчен үзең теләп кабул иткән бу үлем картлык көннәренә кадәр булган утыз-кырык еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән, мин иртә һәлак булдым, дип кайгырырга һичбер сәбәп юк», – дип яза. Бу сүзләрдә аның яшәеш фәлсәфәсе, тормыш позициясе, үлем-үлемсезлеккә, Ватанына мөнәсәбәте чагыла. Бу сүзләр әйтерсең лә алдан сизеп язылган, шагыйрьнең тормыш хакыйкате дә шулай булып чыга.
Белешмә
1941 елның 13 июлендә Җәлилне хәрби хезмәткә алалар. Башта ул Казан янындагы хәрби лагерьда әзерлек үтә, аннары хәрби-политик курсларга укырга җибәрәләр. 1941 елның азагында, курсларны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, өлкән политрук дәрәҗәсе ала һәм Волхов фронтындагы «Отвага» газетасының хәрби корреспонденты булып хезмәт итә башлый.
1942 елның 26 июнендә әсирлеккә төшә һәм Германиягә озатыла. Шулай итеп, фашист тоткынлыгында 791 көнлек аяусыз көрәш дәвере башлана, шуның 380 көне төрмәләрдә кыйналып, җәзаланып, котылгысыз үлем көтеп уза. Лагерьда фашистларга каршы яшерен оешма төзелә, Җәлил шушы оешма эшендә катнаша, җитәкчеләренең берсе була. Соңрак дошманнар әлеге оешманың эзенә төшә, җәлилчеләр җәзага тартыла. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлилнең һәм 10 көрәшченең башы киселә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез