Бөтендөнья татар конгрессы белән дә сөйләшүләр алып барган алар, бер фикергә дә килгәннәр. Әмма акча мәсьәләсе бу хыялны әлегә тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәгән. Муса Җәлилне мәңгеләштерү эшенә ныклап тотынулары юктан гына түгел. Герой-шагыйрьнең көрәштәше Сәлим Аникин Икенче Вагай авылында туып үскән, шул авыл мәктәбендә белем алган, сугышка кадәр шунда укыткан.
«Муса Җәлил мин булам»
Җәлил белән Аникинның Вустрау лагеренда бергә тоткынлыкта булуы турында тәнкыйтьче, язучы Гази Кашшаф та язып калдырган. «Мин немецлар тылында оештырылган яшерен оешмада актив катнашкан кешеләрне, элеккеге әсирләрне эзләп, Советлар Союзының ярты территориясен ике тапкыр иңләдем. Сез шулар сафында», – дип язып калдыра ул Сәлим Аникин турында.

Төмән өлкәсендә аның белән очрашып сөйләшкән, истәлекләрен тыңлаган кешеләр күп әле. Ялутор районының Аслана авылы мәктәбендә Муса Җәлилгә багышланган музей бар. Музей хезмәткәрләре Сәлим Аникин (фотода) белән элемтәдә торганнар. Мәктәп директоры Искәндәр Янтимиров менә ниләр язып калдырган:
– 1976 елда без Сәлим ага янына бардык. Бүләкләребезне тапшырдык, батырлыклары өчен рәхмәт әйттек, фотога төштек. Аның белән горурлануыбыз турында әйткәч, Сәлим аганың күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Ул, гомумән, журналистлар белән күп аралашты. Язмаларның күбесе музейда саклана.
Аникин башта Фин сугышында булып кайта. Бөек Ватан сугышы башлангач, Себердә яшәүчеләрдән төзелгән хәрби частьларның күбесе Төньяк-Көнбатыш, Ленинград фронтларына эләгә. Кызылармиячеләр тигезсез сугышта башларын салалар, күбесе немецларга эләгә. Авыр яраланган Сәлим Аникин да, әсирлеккә төшеп, төрле лагерьларда була һәм Берлиннан 70 чакрым ераклыкта урнашкан Вустрауга килеп эләгә. Шул өметсез, караңгы чорда Муса Җәлил белән очрашу аның тормышына яктылык өсти.
Сәлим ага сөйләвенчә, сөйләшеп белешкәч, алар шагыйрь белән дуслашып китәләр. Җәлил Себер татарлары тормышы, аларның гореф-гадәтләре белән кызыксына. Аникин аңа кайбер борынгы җырларны җырлап та күрсәтә. Көннәрдән беркөнне Муса Җәлил аңа, биредән торып, Ватаныбызга, Кызыл Армиягә булышырга кирәклеге турында сөйли. «Кайда гына булсагыз да, дошманга зыян китерергә тырышыгыз, агитациягә ышанмагыз, бирелмәгез», – ди. Бервакыт шулай Муса аның сугышка кадәр кем булып эшләве турында кызыксына. Шушы хәлдән соң мондый сөйләшү була:
– Сәлим, син мәктәптә балалар белән, мөгаен, Муса Җәлил шигырьләрен өйрәнгәнсеңдер инде?
– Әйе. Мин аның күп шигырьләрен хәтта яттан да беләм.
– Муса Җәлил мин булам инде ул.
«Мин шундый дулкынландым. Хәтта юньләп җавап та бирә алмадым», – дип искә ала иде Сәлим ага бу сөйләшүне. Ул аны аңа кадәр Гумеров буларак кына белгән. Тиздән Мусаны Берлинга җибәрәләр. Аникинны бер төркем әсирләр белән Познань шәһәрендәге заводка эшкә тәгаенлиләр. Бераз вакыт үткәч, аны да Берлинга озаталар. «Безне вокзалда Муса Җәлил каршы алды. Шундук зоопаркка алып китте. Үзем игътибар белән хайваннарны күзәткән булам, ә үзем Мусаның бер сүзен дә калдырмаска тырышып, тыңлап йөрим. «Татарлардан, башкортлардан һәм башка рус булмаган милләт кешеләреннән Көнчыгыш фронтка озату өчен легион төзиләр. Син җырларга яратасың, шуңа күрә мин сине Цемпинда легионерлар өчен оештырылган «ял йорты»на культмассовик итеп куярга тәкъдим итәм. Ничек эшләргә кирәклеген үзең беләсең. Сак бул», – диде ул. Китәр алдыннан сиздермичә генә бер кәгазь тоттырды. Ул легионерларны үзебезнекеләр ягына чыгарга өндәгән листовка иде».
Аникин Көнчыгыш фронтка җибәрергә әзерләнгән милләттәшләре өчен концертлар әзерли. Бу шөгыле фашистларга каршы көрәшкә агитация ясау өчен җайлы була.
Җәлилчеләрнең кулга алынуы турында хәбәр килгәч, Сәлим берничә иптәше белән поляклар ягына кача һәм, Совет Армиясе белән кушылганчы, партизаннар отрядында көрәшә. Аннан Берлинны штурмлый. Җимерелгән рейхстаг эченә керә, стенасында автографын калдыра.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Хәрби хезмәтләре өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Сугышны тәмамлап, авылына кайта. Әмма 1948 елда аны кулга алалар.
«Имеш, немецларны мактаган»
– Әтине бер авылдашыбызның шикаятенә нигезләнеп кулга алдылар, – дип хәтер-хатирәләрне барлый бердәнбер кызы Суфия апа. – Ул немецлар турында: «Алар бик бай яшиләр. Өйләрендә – җылы бәдрәфләр. Барысы да бар инде, шуңа күрә нигә сугышканнарын да аңламыйм», – дип сөйләгән икән. Имеш, немецларны мактаган булып чыга.
Әтине 25 елга хөкем иттеләр. Булган бар нәрсәне тартып алдылар: йортны, сыерны, ау мылтыгын, хәтта киемнәрне дә, сугышта бирелгән бүләкләрне дә. Без әниемнең туган авылы Бигеш юртасына китәргә мәҗбүр булдык. Кулга алынганчы әтием балык заводында ревизор булып эшләгән. Сугышка кадәр мәктәптә укытучы булса да, әсирлектә булу сәбәпле, ул эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирмәгәннәр. Әти Колымадан 1954 елда ярым сукыр, авыру булып кайтты.
Аңа сугышта бергә булган иптәшләреннән хатлар күп килде. Барысын да кадерләп саклады ул аларны. Әмма, ни кызганыч, янгын вакытында хатлар да, әти язган шигырләр дә, күп документлар да юкка чыкты.
«Якташыбызны онытмадык»
– Мәктәптә укытучы булып эшләгән елларда Сәлим абыйның язмышы белән кызыксынып укучыларым белән очрашу оештырырга булдым, – ди филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина. – Шулай итеп, балалар белән өйләренә кереп урнаштык. Сәлим абый безнең сорауларны да көтеп тормады. Тезеп-тезеп, аңлаешлы итеп сөйләргә кереште. Никтер янымда чиста кәгазь табылмады. Алардан газета алып, сөйләгәннәрен теркәргә тотындым. Кызганыч, ул газета күптән юк инде.
Ул вакытта Сәлим абый сугышка ничек китүе, әсирлеккә эләгүе, аннан качуы турында, һәр урынны исемнәре, командирларының исем-фамилияләре белән тәфсилләп сөйләгән иде. Муса Җәлилнең лагерьда әсирләр белән ничек эш алып баруы, чын патриот булуы турында да әйтергә онытмады. Хәтта Муса Җәлил әзерләгән, үзләре тараткан листовкаларның эчтәлеген дә хәтерли иде ул.
Кызганыч, күпме күренекле кешеләр тарих битләрендә эзсез югалдылар. Ул елларда мәктәпләрдә музейлар юк иде. Әсирлектә булган кешеләргә карата тискәре караш тәрбияләнеп килде. Шунысына сөенәбез: без якташыбызны онытмадык. Муса Җәлил батырлыгының бер шаһиты булган Сәлим Аникин Татар Тубысы авылы зиратында җирләнгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез