Быел республика махсус тәҗрибәгә дә кушылды. Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых, Россия мәгърифәт министры урынбасары Владимир Желонкин Татарстанга сынауга әзерлек барышы, кадрлар әзерләү, көллиятләрдәге вазгыять белән танышырга килделәр.
Казан радиомеханика көллиятенә республиканың техникум, мәктәп директорларын җыйдылар. Мәскәү кунаклары аларга урта һөнәри уку йортларының яңа моделе турында сөйләде. Сүз 9 нчы сыйныфтан соң дүрт урынына ике сынау тапшырып, көллиятләргә укырга керү мөмкинлеге турында бара.
– Максат имтиханны кыскарту түгел. Без, ике сынау гына тапшырыгыз, димибез. Дүртне бирү бик яхшы, әмма тапшыра алмаганнары да бар бит. Бәлкем баланың сәламәтлеге начар, психологик киртәләр бардыр. Мөмкинлек бирү кирәк, – диде Ирина Белых.
Министр урынбасары Владимир Желонкин сүзләренчә, әлеге тәҗрибәнең максаты – балалардагы борчылуны киметү. «Кайбер балаларга уку авыр бирелә. Ләкин аларның да һөнәр алу мөмкинлеге булырга тиеш», – диде ул.
Көллиятләрдә һөнәргә өйрәтү эше ничек бара? Алар тәҗрибәгә әзерме? Азнакай политехника техникумы директоры Роберт Хөснетдинов белдергәнчә, кадрларга ихтыяҗны мәшгульлек үзәге, оешмалар, техникумнар белән бергәләп билгелиләр.
– Авыл хуҗалыгы, техника, транспорт өлкәсенә кирәкле белгечләр әзерлибез. Көллияткә дүрт урынына ике сынау тапшырып керүне хуплыйм. 9 нчы сыйныфтан соң егет-кызларның күбесе техникумнарны сайлый. Без биш юнәлеш буенча 110 студент кабул итәчәкбез. Болар – пешекче, эретеп ябыштыручы, авыл хуҗалыгы, транспорт өлкәсендәге белгечләргә кагыла. Теләк белдерүчеләр дә күп, – ди Роберт Хөснетдинов яңа сынау турында. – Бездә хәзер 465 студент укый. Предприятиеләр белән эшне дәвам иттерәбез. 12 мөгаллимебез – оешмалардан килеп эшләүче инженерлар. Быел безгә килеп, мәктәп укучылары да һөнәргә өйрәнә башлады. Алар электромонтажчы һәм пешекче булырга укый.
Казан сәүдә һәм икътисад техникумы директоры Разия Савченко әйтүенчә, урта һөнәри уку йортлары системасында зур үзгәрешләр бара. Матди база ныгый, мөгаллимнәрнең белеме күтәрелә.
– Җәмәгать туклануы, хезмәт күрсәтүгә бәйле белгечлекләргә өйрәтәбез. Көндәшлек көчле: бер бюджет урынына 8 кеше туры килә. Барлыгы 1500 студент укый. Оешмалар белән эшлибез. Алар белән программаларны бергәләп төзибез. Студентлар практикага йөри. Төп бурыч – белгечләрне үз һөнәрләре буенча эшкә урнаштыру, – ди ул.
Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы директоры Раушания Сәүбәнова белдергәнчә, дөньякүләм вазгыятькә күз салсак, дәүләт кадрларны махсус әзерләүне таләп итә.
– Медицина, педагогика юнәлешендә укыган һәр белгеч өч ел мәҗбүри эшләргә тиеш, – ди Раушания Сәүбәнова. – Без дизайн һәм башка декоратив-гамәли юнәлешләр буенча белгечләр әзерлибез. Ил күләмендә эшкә урнаштыру буенча исемлектә алдынгы урыннарда торабыз. Белгечләребез үзмәшгуль булып та эшли ала. Һөнәри уку йортларында уку еллары да кыскартыла. Моңа кадәр дизайнерлыкка дүрт ел укытсак, хәзер өч елга кала. Эшче һөнәрләре өчен ике ел да җитәчәк. Бу инде белгечләрне тизрәк әзерләү һәм эш урыннары белән тәэмин итү өчен кирәк. Кайбер юнәлешләр буенча мондый кыскарту кирәк дип уйлыйм. Тизрәк укып, акча эшли башлаячаклар. Әзерләгән белгечләргә ихтыяҗ бар. Халык сәнгате һөнәрләре күтәрелә. Кешенең зәвыгы арта бара, кабатланмас әйберләр сатып аласылары килә. Үз эшеңне ачып, акча эшләп булуын да аңладылар. Шуңа күрә студентлар гына түгел, безгә олы яшьтәгеләр дә килә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез