Газетага язылу

Үз эшләрен ачкан Вәлиевләр: «Уклау белән тактадан башладык»

Күпләр авылдан китеп, шәһәрдә рәхәт тормыш эзләгәндә, Адилә һәм Рәфит каланы салага алыштырган. Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында күңелләренә тынычлык бирерлек, гаиләләренә ризык китерерлек шөгыль тапкан. Үз эшләрен ачып җибәргәннәренә сөенеп бетә алмыйлар.

Үз эшләрен ачкан Вәлиевләр: «Уклау белән тактадан башладык»
Шәхси архивтан

– Кайбыч районының Иске Чәчкап авылы кызы мин. Казанда түләүле бүлектә укыдым. Әти-әнигә ярдәм булсын дип, кичләрен эшли идем. Бер хәләл кафега кассир булып урнаштым. Шунда эшләүче егет белән дуслашып киттек, – дип искә ала Адилә. – Ул чакта Рәфитнең туган авылы Яңа Арышта сарымсак һәм җиләк бакчасы бар иде. Уйлаштык та авылга кайтып киттек. Төп йортта иремнең бабасы, әнисе, сеңлесе белән яши башладык. Баштарак мин, бер кухняга өч хатын-кыз ничек сыярбыз, дигән идем. Күңелең киң булса, сыясың икән ул.

Кайтуын кайталар, ә менә нинди эшкә тотынырга белми тора алар. Сарымсак, җиләк үстерү – сезонлы эш. Кышларын нишләп ятарга кирәк? Әлеге сорау тынгы бирми яшьләргә. Менә шунда Рәфит кулына, гаҗәпләнерсез инде, уклау белән куна ала.

– Бөтен кеше әзер ризыкка кызыга хәзер. Өендә пешерүчеләр кимеп бара торган заманга җиттек. Шуларны уйладым да, хатыныма: «Әллә ярымфабрикатлар ясап карыйкмы?» –  дидем. Гаиләдәгеләр барысы да хуплады. Тик әле кулда бер тиен акча юк иде. Башта без социаль контракт төзедек. Дәүләт биргән акча гына җитмәгәч, туган-тумачалардан җыеп, суыткычлар, кирәкле җиһазлар алдык, – ди Рәфит.

Күз курка, кул эшли, диләр бит. Бөтен гаиләләре белән җиң сызганып эшкә тотыналар. Сеңелләре дә ярдәм итә башлый.

– Иң элек пилмән ясадык. Аны бик яратып алдылар. Аннары өчпочмак белән кәтлиткә тотындык. Баскан токмач та сорый башладылар. Бер алган кеше кабат заказ бирә. Алар якыннарына әйтә, шулай итеп «сарафан радиосы» бик булышты. Клиентларыбыз артты. Ризыкларыбызны кибетләргә дә тарата башладык, – ди Адилә. – Беренче елны баш та күтәрмичә эшләдек. Ничек тә өлгерергә тырыштык. Акча керә башлагач, кул хезмәтен җиңеләйтә торган техника сатып алдык. Әкренләп үзебезгә дә вакыт кала башлады. Хәзер инде яныбызга ярдәмгә бер кеше дә алдык.

Рәфит белән Адилә дин юлында. Тормыштагы вак-төяк мәшәкатьләрне чишкәндә шул да ярдәм итә, ди алар.

– Тормышны катлауландырмаска кирәк. Миннән булмас, дип тә торырга ярамый. Аллаһы Тәгаләгә тапшырган эш уңа ул. Күңелгә сабырлык та иңә, әллә кайлардан ярдәме дә килә. Шунысына сөенәбез: без халыкка хәләл көчебез белән әзерләгән ризык ашатабыз. Малны үзебез асрыйбыз. Үзебездә бетеп китсә, туганнардан алабыз. Намус белән эшләнгән, йөрәк җылысы кушылган ризыкларыбызны алучылар да ярата. Иң зур бәя алардан инде, – ди Адилә. – Эшеңне яратып эшләсәң, тырыш булсаң, акчаның да бәрәкәте бар. Ул бөтен нәрсәгә җитә.

Рәфит Адиләдән 10 яшькә өлкәнрәк. Япь-яшь кызның курыкмыйча авылга кайтып китүе генә түгел, төп йорт килене булуы да сокландырды. Ирем ышанычлы, ди ул.

– Хатын-кызның бәхете – ирдән, диләр бит әле. Дөрес икән ул. Мин Рәфит ышыгында гына йөреп торам. Ул бөтен эшне үзе хәл итә. Шуңа да яшь аермасын уйлап та тормадым мин, – ди Адилә. – Шәһәрдәге тар фатирларда тилмереп ятучыларны авылга чакырыр идем. Мондагы рәхәтлекне әйтеп аңлата торган түгел. Районда бөтен әйбер бар. Кирәк икән, Казанга да барабыз. Бер дә шәһәрдәгеләрдән ким яшәмибез. Әле яхшырактыр да. Ә инде эшлим дигән кешегә тәвәккәлләргә генә кирәк!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре