Чистартылганын – кыздыру өчен, чистартылмаганын салатлар өчен кулланабыз. Ләкин кайбер хуҗабикәләр башлыча «рафинированный» дигәненә өстенлек биреп, тегесен әллә ни хуп күрми. Тик белгечләр нәкъ менә чистартылмаган майның файдалырак булуын әйтә. Аларның киңәшләренә таянып, «нерафинированный» майны сайлау серләре белән уртаклашабыз.
Нәрсәгә игътибар итәсе?
Төсенә
Чистартылмаган көнбагыш мае бераз гына болганчыграк булырга тиеш. Утырмасы үтә күренмәлегә әйләнү мөмкинлеге бирми чөнки. Анда организм өчен файдалы матдәләр – фосфолипид, каратиноидлар һәм балавыз бар. Караңгырак төстә булуы сыйфатлы икәнен аңлата. Кайвакыт майны су белән эшкәртеп, ачыграк төскә кертәләр. Мондыеның күп кенә файдалы үзенчәлекләре юкка чыга.
Яраклылык вакытына
Кайчан җитештерелгәненә игътибар итегез. Уңышны җыеп алганнан соң ук – август-сентябрь айларында эшләп чыгарылганы иң әйбәте, иң сыйфатлысы була. ГОСТ буенча саклану вакыты – 4 ай.
Ничек саклыйбыз?
Чистартылмаган майның иң зур дошманы – яктылык. Кояшны да, электр уты яктысын да яратмый. Шешәсен ябып, бүлмә температурасында караңгы урында сакламаган очракта әче тәм килә башлый. Майны кибеттә яктылык нык төшеп торган киштәдән алмаска тырышыгыз: әче тәм кергән булырга мөмкин. Ачылган шешәне суыткычта гына саклыйсы. Анда да – биш атна чамасы гына. Юкса тәмсезләнәчәк.
Сатучылар ничек хәйләли?
«Без консервантов и красителей». Сатып алучы игътибарын җәлеп итү өчен уйлап табылган хәйлә генә. Майга буяу кушарга ярамый. Консервант та аңа кирәкми: майның микроблары юк.
«Первый отжим». Монысы да – сәүдә хәйләсе генә. Чистартылмаган май бары тик «беренче сыгылган» гына була ала.
«Е витаминыннан тора». Көнбагыш маеның теләсә кайсы шушы һәм A, D һәм F витаминнарыннан һәм файдалы микроорганизмнардан тора.
Чистартылмаган май шешәсендәге «вымороженное» дигән язу сагайтырга мөмкин. Асылда җитештерү ысулы турында гына сөйли бу: майны әкрен генә болгата-болгата суыталар. Майның тәмендә чагылыш тапмый, исе генә кими төшә. Аның каравы үтә күренмәлерәккә әйләнә һәм озаграк саклана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез