Газетага язылу

«Туксанны да биреп булмый»

Түбән Кенә авылында яшәүче, күптән түгел йөз яшен тутырган мәгариф ветераны Рәйсә ханым Гәрәева шулай ди.

«Туксанны да биреп булмый»

Бүген дә тышкы табигый матурлыгын, затлылыгын, зыялылыгын җуймаган, күңел матурлыгын саклап кала алган Рәйсә апага беркем дә үз яшен бирми. Туксанны да биреп булмый... Аның искитмәле сөйләме, һәр әйткән сүзенең мәгънәле, эзлекле булуы, әдәби теле... бүген дә «коеп куйган» артист ясый аннан. Бала чактан артист булам, дип хыялланган кеше ул. Күрәсең, шул хыялы гомере буе йөрәк түрендә саклангандыр.

Үзен бер гасырлык юбилее белән котларга килгән кешеләргә дә, әнә, сүз арасында гына, артист булсам, атказанган булыр идем, ди. Әмма ул сүзләрендә һичбер үкенү юк: «Мин гомерем буе бик бәхетле, кирәкле булдым. Безнең чорда укытучыларга атказанган исем бирү юк иде. Мактаулы исемем булмаса да, хезмәтем һәрчак югары бәяләнде. Җитәкчелек тарафыннан да, укучыларым, әти-әниләре ягыннан да. Ил башлыгы Путиннан гына да өч котлау алдым бит», – ди ул. Үкенерлек тә булмый шул: язмышы аңа укытучы дигән бик тә бай тормыш юлы бүләк итә. Укытучының да ниндие әле! Укытучы-артист!

Балтач районының данлыклы Түнтәр авылы кызы ул. Унөч балалы зур гаиләдә уникенче бала булып туа. Балтач урта мәктәбен тәмамлагач, укытучы булып эшли башлый.

– Субаш җидееллык мәктәбенә җибәрделәр. Ул чакта класслар зур, балалар күп. 42 балалы шундый класска класс җитәкчесе итеп билгеләделәр. Унҗидедә генә булсам да, балаларны тыңлата алдым, таләпчән булуым да, артистлыгым да ярдәм иткәндер. Ул чакта ук инде сүзгә тапкыр, тәвәккәл идем. Мәктәптә укыганда барлык чараларда бик актив катнаштым шул, – дип искә ала ул. – Субашка килгәч тә, нинди эш кушалар, барысын да карусыз эшләдем. Сугыш чоры бит, укытучылык эшеннән соң дә әллә нинди эшләр кушалар иде. Фермага каравылга кадәр куялар иде... Авыр еллар булса да, яшьлек белән түзелгәндер инде, гомернең бер матур чоры булып истә калган.

Укытучылар белән спектакльләр куеп, авылдан авылга йөрүләр дисеңме (ул аларда һәрчак төп рольдә була), балалар белән берсеннән-берсе кызыклы чаралар, төрле бәйге-конкурсларда катнашулармы... – «кайнап» яши кыз. Башкаларны да «кайната». Казанда үткән бәйгеләрнең берсендә ул бик тә мәртәбәле жюрины да шаккатыра. Шаккатырып кына калмый, «Син коеп куйган артист, чын сәхнә кешесе кил, көтәбез», – дип башкалага чакыралар аны. Тик РОНОдан гына сәләтле, тырыш кызны җибәрәселәре килми, әти-әнисе дә каршы килә. Рәйсә җибәрмәүчеләргә үпкәләп утырмый. Үзенең бар булган сәләтен укытучылык эшенә багышлый.

Сугыш тәмамлангач, алар мәктәбендә директор булып Зөбәер Юнысов исемле хәрби егет эшли башлый. Ут борчасы кебек тере, бик чибәр һәм бик кешелекле Рәйсәне кичәге фронтовик читкә җибәрми инде. Аңа кияүгә чыкканда кызга нибары егерме яшь була. Берсен-берсе аңлап, эшкә илһамландырып яши бу пар.

– Ул искиткеч тәрбияле, зыялы кеше иде. Без бик матур яшәдек. Бергә шифаханәләргә бардык, сәяхәт итәргә яраттык, төрле шәһәрләрдә булырга да өлгердек.

Чоры шундый була: директор Зөбәерне әле бер, әле икенче мәктәпкә күчерәләр. Ул кайда, Рәйсә шунда. Әмма кайда гына эшләсә дә, ул коллективка, мәктәпкә, балаларга җан өрә, икенче сулыш бирә. Түнтәр, Чепья, Шеңшеңәр, Пыжмара мәктәпләрендә математика да укыта, татар теле һәм әдәбиятыннан да белем бирә, директор урынбасары да була. Барган бер урында укучыларын җыр-биюгә, нәфис сүз осталыгына өйрәтә, театрга, әдәбиятка мәхәббәт уята. Алар белән ирешкән уңышлары, яулаган җиңүләре дә бихисап була. Укытучы-артист дигән даны да әнә шул елларда тикмәгә генә таралмый.

– Укытучылык эшемне дә, балаларны да бик яратып эшләдем. Әле дә элекке укучыларым онытмый, бер генә бәйрәмдә дә котламый калмыйлар. Шулкадәр матур итеп искә алалар, сөенеп бетә алмыйм, – ди ул. – Укучыларым зур дәрәҗәләргә иреште, алар өчен дә сөенәм...

Бу нәселнең педагогик стажы гына да 500 елга якын. Бертуганы Гали абый Сәмигуллин чирек гасыр мәктәп директоры булып эшләгән, районда беренче ике югары белем алган, бик тә зәвыклы, бик тә зыялы шәхес иде.

Тормыш дигәнең, әлбәттә, уңышлар, шатлыклы вакыйгалар белән генә бармый. Шөкер итеп яшәр чак җиткәч кенә, ире Зөбәер, лаеклы ялга чыгуга, вафат була. Берничә ел ялгыз яшәгәч, Рәйсә апа кабат тормышка чыга. Ул ирен дә, егерме ел бергә яшәгәч, соңгы юлга озатырга туры килә. «Балаларым да юк, картлыгымда нишләрмен инде?» – дип борчылган Рәйсә апаны туганнарының балалары, якыннары ташламый. Әле берсендә, әле икенчесендә яши. Соңгы ун елда инде Түбән Кенә авылында гомер кичерүче Айдар һәм Венера тәрбиясендә ул. Айдар – алда әйтеп кителгән туганы Гали абыйның улы.

– Әле дә хәтере искиткеч! Барлык укучыларын хәтерли, – ди Айдар, соклануын яшермичә. – Телевизордан яңалыклар карый, газета-журналлар укый, кроссвордлар чишә. Үзен-үзе карап, тәрбияләп тора. Кремнарын да сөртә, кан басымын да үлчәп, көйләп тора. Мунча керергә ярата. Ризыкка да талымлы түгел. Без аны йөз яшьтәдер дип уйлый да белмибез... Әтиебез үлгәндә: «Апагызны ташламагыз, зурлап озатыгыз», – дигән иде, аның васыятен үтәргә, кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышабыз...

Юбилее белән котларга килүчеләр, билгеле, Рәйсә ападан озак яшәүнең сере турында да сорамый кала алмадылар. «Сабырлыкта, – диде ул. – Сабыр итә-итә, авыруларны да җиңелрәк үткәрәсең. Йөз яшь инде ул – бик күп гомер, аңа җитү өчен бик күп хезмәт кирәк. Гомерем буе кешеләрне, балаларны яраттым. Яратып эшләдем һәм яратып яшәдем. Куйган хезмәтләремнең әҗере буларак, Аллаһы Тәгалә мине шушындый гомер белән бүләкләгәндер»...

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре