Газетага язылу

Константин Малышев: «Кыстыбыйны без дә пешерәбез»

Бу көннәрдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Чувашия молодая» рәсемнәр күргәзмәсе эшли башлады. Ул бер ай дәвам итәчәк. Биредәге рәсемнәрдә чуаш халкының милли традицияләре, гореф-гадәтләре чагылдырылган. Татарстанның чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Кон­стантин Малышев әйтүенчә, мондый чараларга яшьләр бик теләп йөри.

Константин Малышев: «Кыстыбыйны без дә пешерәбез»

– Безгә тел, гореф-гадәт, йолаларны саклау өчен яшьләр белән дус булу кирәк. Төп бурычыбыз – телне саклау. Балалар белән гаиләдә туган телебездә аралашсак та, алар яшьтәшләре белән башка телдә сөйләшә, – ди ул. – Балалар ана телен ишетсен, белеп үссен өчен олыларның сөйләшүе бик мөһим. Хәзер күп кеше сабыена инглиз телен өйрәтергә тырыша. Аны махсус мәктәпләрдә акча түләп укыта. Ә бит бала мәктәпне тәмамлый да берничә елдан бу телне исенә дә төшерми. Чөнки аның кирәге калмый. Тирә-якта нинди телдә аралашалар, ул да шуңа күчә. Мин бу яктан мигрантларны мисалга китерәм. Үзбәкләрне генә алыйк. Татарстанда яшәп тә, алар үз телен, мәдәниятен, милли ризыкларын кадерли. Бөтен эшне берләшеп эшлиләр. Менә безгә нинди булырга кирәк.

Милли ризыклар, димәктән, Казанга килгән туристларның чуаш ризыгы ашыйсы килсә, кая бара ала? Константин Малышевны бу сорау уйга калдырды. Чынлап та, милли ризыклар әзерли торган аерым урын юк. Район-авылларда әле милли ашлардан авыз итәргә була булуын.

– Безнең милли аш-су татарларныкына бик охшаган. Әйтик, сезнеңчә кыстыбыйны без дә пешерәбез. Ул бездә «юсман» дип атала. Аны катык белән ашыйлар. Телләребездә дә охшашлык бар. Без авылдагы малайлар белән бер-беребезнең телен өйрәнеп үстек. Кайчагында татар егетләре чуашча бездән дә яхшырак сөйләшә иде, – ди ул. – Соңгы елларда Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе безгә бик зур ярдәм күрсәтә. Татар телендә дөнья күргән «Балачак» китабы төрле телләргә тәрҗемә ителде. Ул чуаш телен саклауда да бик зур ярдәм булып тора.

Константин Малышев әлеге мәсьәләдә үрнәк итеп Чүпрәле районын китерде. Алешкин-Саплык авылында яшәүче Клементьевлар гаиләсе бу юнәлештә зур эш башкара. Алты бала әнисе Наталья ханым авыл мәдәният йортында эшли. Мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, йолаларны бөтен гаиләләре белән саклый алар.

– Һәр милләт кешесе баласына телгә булган яратуны сеңдерергә тиеш. Мин үзем алты баламны да бишек җырлары белән үстердем. Гаиләдә гел үзебезчә сөйләшеп, милли ризыкларыбызны пешереп яшибез. Без генә түгел, бөтен авылыбыз белән милләтебезне саклау эшендә без, – ди Наталья. – Туган телемдә шигырьләр язуым да ярдәм итә миңа. Бик күп төрле бәйгеләрдә үз милләтемнең традицияләрен күрсәтәм. «Нечкәбил», «Ел хатын-кызы» бәйгеләрендә катнашып җиңү яуладык. Шулай ук «Татар сүзе»ндә беренче урынга лаек булдым. Бөтен җирдә дә үз телемдә чыгыш ясыйм. Авылларда тел саклана әле ул.

 Александр Малышев, шәһәргә күченү телне бетерә, дип саный. Аның фикеренчә, элек чуаш егетләре унсигезе тулгач армиягә барып кайткан да янә авылында эшкә урнашкан, гомере буе шунда яшәгән.

– Ул кеше бары тик армиядә чакта гына башка телдә сөйләшкән. Ә хәзер читкә китү аркасында тел югала, – ди Александр Малышев. – 2015 елда Татарстанда бик матур фестиваль оештырган идек. Рекрут җырларны искә алдык. Быел шушы фестивальне яңартмакчы булабыз. Армиягә китәргә җыенучы егетләр башкарган җырларны барлап, йолабызны да искә төшерәчәкбез. Бу проектыбыз Татарстан Рәисе грантын отты. Аның ярдәмендә чуаш халкын берләштермәкче булабыз. Мондый чаралар аларны үзенә тарта. Тел белмәсәләр дә, мәдәнияткә тартылалар. Менә шушы зур эшне тормышка ашырырга насыйп булсын!

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре