Әлки районының Салман авылында гап-гади гаиләдә туып үскән егет балачактан ук сәнгатькә тартыла. Фәнис Кәлимуллин – бүген аягында нык басып торучы артист. Аның белән уңышлары хакында гына сөйләшеп калмадык, хатирәләрен дә яңраттык, күңелендәге яшерен уйларын да ачтык.
– Фәнис, сез башкарган рольләр арасында миңа иң якыны – Ренат Харис әсәре буенча куелган «Умырзая» спектаклендә Рәшит Ваһапов роле. Ул бик тормышчан. Ә сезнең тормышта бу роль ниндидер эз калдырдымы?
– Рәшит Ваһапов образын уйнау минем өчен җиңел һәм рәхәт булды. Чөнки ул да – артист, мин дә. Үзебезнең язмышны уйнаган кебек. Безнең үз бинабызда эшли башлауга әллә ни күп вакыт узмады бит. Аңарчы Кариев театры да күчмә театр хәлендә иде. Юл газабын да, салкынын да күрдек. Заманында Рәшит Ваһаповлар да шулай йөргән. Аларга бигрәк тә авыр шартларда эшләргә туры килгән. Рәшит Ваһапов – зур шәхес. Аны уйнау җаваплылык сорый. Премьерасы чыкканда, әле Илһам Шакиров та исән иде. Алар – аралашкан кешеләр. Спектакльне халыкка чыгарганчы ук, Ваһаповны белгән кешеләр килеп карадылар. Миндә төс, килеш-килбәт буенча да охшашлык барлыгын әйттеләр. Тамашачы арасында да: «Рәшит Ваһаповны синең аша күзаллыйбыз», – диючеләр булды.
– 50 яшьлек юбилеегызда да кабат бу спектакльне юкка гына сәхнәгә кайтармаганнар инде.
– Беренче куелышны бик озак уйнамадык. Ләкин мин бу ролемә гашыйк идем. Бүләк кебек кабул иттем. Артист өчен һәр роле кадерле булса да, аны таныткан, аңа якын роле була. Шәүкәт абый Биктимеровны гына алыйк, ул Әлмәндәрне генә уйнаган булса да бөек артист булып калыр иде. Рәшит Ваһапов роле дә минем өчен әнә шундый. Исемемне ялгыш Рәшит дип әйтеп исәнләшүчеләр дә булгалый. Юбилей кичәсендә дә котлауларны җиткергәндә, Фәнис диясе урында кайберләре Рәшит дип эндәштеләр. Мин моңа эчтән генә куанып тордым.

– Бик матур җырлыйсыз да бит. Сез, мөгаен, җырчы булсагыз да, уңышка ирешер идегез.
– Мәктәпне тәмамлаганда, минем Миңгол Галиевка укырга бару мөмкинлегем бар иде. Мәктәп директоры: «Музфакка барырсың, керергә мөмкинлек була», – дигән иде. Театрга мәхәббәт көчлерәк булгандыр. Анда да җырлыйлар бит, дигән уй килде микән инде. Бәлки җырлау буенча үз-үземә бәям түбәнрәк булгандыр, никтер бармадым. Үз көчем белән кереп укырга теләдем. Театр училищесына да мин ике тапкыр кердем. Беренчесендә 8 нче сыйныфтан соң бардым. Бала-чага идем, бер ай гына укыдым. Чөнки драма артисты төркеменә дип барсам да, анда мине курчак театры артистлары төркеменә алдылар. Алты кыз арасында берүзем. Минем бит курчак уйнатасым килми, сәхнәдә уйныйсым килә. Кайтып киттем. Әти-әни чыгып киткәндә дә, кире борылып кайткач та бер сүз әйтмәде. «Әни, нишләп бер сүз әйтмисең? Ник мине Казанга җибәрдең?» – дим. «Үзе барып, үзе күреп, татып кайтсын, дидем. Безгә соңыннан: «Мин шулай теләгән идем, сез каршы төштегез», – дип әйтмәсен өчен җибәрдем мин сине», – диде. Театр училищесыннан кайтып киткәндә, мин барыбер монда укыячакмын, дип сүз биреп киттем. Мәсгут абый Имашев директор иде. Ул да: «Фәнис, син әле үсәсең, училище ишекләре синең өчен ачык», – диде. Мин училище баскычларын төшләремдә күрә идем. Мәктәпне тәмамлагач, кабат укырга кердем. Җырчы булып китмичә дөрес эшләгәнмен дип санадым.
– Балачактагы беренче чыгышларыгыз кайчан һәм кемнәр каршында булды?
– Мин, төпчек малай буларак, әти-әнигә ияреп, мәҗлесләргә бара идем. Анда мине җырлаталар, шигырьләр сөйләтәләр. Матрос биюен башкара идем. Ялындырып кына җырлаган, биегән чаклар булды. Акча да җыеп биргәннәре истә. Беренче гонорарларны балачакта алдым. Мәктәптә укыганда, бала булсам да, өлкәннәр белән клубта концертларда катнаша идем. Зурларга тагылып йөрергә яраткач, спектакльләрдә уйнарга да ала башладылар. Гел игътибар үзәгендә буласың бит инде. Әти-әниләр дә горурлангандыр. Әти – гомерлек механизатор, абый да аның юлын дәвам иттерде. Менә шундый гади гаиләдән мин, артист булам дип, Казанга юл тоттым. Икенче курста укыганда, әти кинәт кенә үлеп китте. Ул туганнар арасында гел: «Шушы баламның артист булуын күрсәм, үлсәм дә үкенмим», – дип әйтә торган булган. Күрә алмады.
– Ә сез үз балаларыгызга нинди киңәшләр, юнәлешләр бирәсез?
– Кызыбыз биюләр белән мәшгуль булды. Театр училищесы, дип сөйләнә башлагач, хатыным Алия белән аңа дөресен әйттек. «Без икебез дә – артист, син безнең язмышны күрәсең. Сиңа ошыймы, кирәкме? Училищеда укып та чыгарсың. Аннары кайсы театрда эшлим дип күзаллыйсың? Бик авыр. Бәлки башка өлкәне сайларсың», – дидек. Ул биюләр белән концертларда да йөрде. Илсөя Бәдретдинова белән дә гастрольләргә барды. Тәмен татыды, нәрсә икәнен аңлады. Ул вакытта Кооперация институтында укый иде инде. Әлбәттә, бик үҗәтләнеп теләк белдерсә, без каршы да килмәс идек. Бүген кызыбыз сәнгать өлкәсендә түгел, ләкин иҗатка бәйле чараларда катнаша. Сәләте бар, тиз эләктереп ала. Улыбызны алты яшьтән баянга йөрттек. Биюгә дә йөреп карады, ташлады. Ул спортка тартылды. Беркөнне: «Вокалга йөреп карыйсым килә, гитара алыгыз әле», – ди. Гитара бүләк иттек, каршы килмәдек. Карарбыз, нәрсә булыр.

– Артист буларак, бүген сез канәгатьме?
– Канәгать. Төрле рольләрем булды, җырлылары да. «Галиябану»да – Хәлил, «Башмагым»да – Галимҗан. Эпизодларда да уйныйм. Спектакльнең башында гына чыгып, аннары ахырда төгәлләп куйган роль дә бар. Мин үземне бәхетле артист дип саныйм. Хәзер инде без урта яшьтә. Яшь-җилкенчәкне уйный торган чорны уздык. Алдагы көннәрдә саллы, тирән мәгънәле, Әлмәндәр шикелле берәр зирәк карт ролен уйныйсы килә.
– Сирәк кенә кинода да уйнаганыгыз бар. Хәзер фильмнар күп төшерелә, кастингларда катнашасызмы?
– Юк шул, йөрмим. Барыбер шул бер артистлар катнаша инде, алмаслар, дигән ялгыш уй утыра. Александр Далматов тагын кастинг оештырса, барып карыйсым килә. «Ай булмаса, йолдыз бар» фильмы кастингына язылган булсак та, ниндидер сәбәпләр чыгып, бармый калдык. Үзең йөрмәсәң, күрмиләр бит. Барырга кирәктер.
– Сез радиода иртәнге тапшырулар да алып барасыз. Бу сезгә ни өчен кирәк?
– Минем телевидениедә дә, радиода да эшләп карыйсым килә иде. Радиода – икенче дөнья. Тамашачыны күрмичә, микрофон аша аралашасың, үзенә бер төрле кызык. Кунаклар килә, файдалы да, мәгълүматлы да аралашу. Бер ел эшләп карыйм дигән идем, китә алмадым әле, икенче ел эшлим инде.
– Киләчәк турында уйланасызмы?
– Уйландыра. Хәзер инде бу яшькә җиткәч, «теге дөньяга» китү турында да уйландыра икән. «Театрда кайчанга кадәр кирәгем булыр? Күпме эшли алырмын икән?» дигән сораулар да башка килә. Бездә 80 яшен тутырып килүче, гомерен театрга багышлаган Нури абый Сафин эшли. Аңа хөрмәт бар әле. Безнең буынга ничек булыр? Без бит инде театрда эшләп, шунда картаеп, соңгы көннәргә кадәр уйнарбыз, дип хыялландык. Заманада нинди борылышлар буласын кем белә... Шуңа күрә яшь артистларга да төрле яклап камил булырга, өстәмә һөнәр үзләштерергә кирәк, дип саныйм. Ярык тагарак янында калмас өчен, тамагыңны туйдырырлык хезмәтең дә булырга тиеш. Һәрхәлдә камилрәк булырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез