Быел да әнә яз турында уйларга да иртә иде кебек. Көн саен әле ишеп, әле күбәләкләп яуган карларны көри-көри, урнаштыра-урнаштыра, урамда әле һаман кыш, гел шулай дәвам итәр кебек тоелган иде. Календарьда язның беренче көне җитүгә, бер көн җылы торуга, яз инде, мин монда, дип хәбәр салды.
Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да түбәләрдән кар төшә башлады. Шәһәрдән аермалы буларак, авылда яшәүчеләр түбәләре өчен дә үзләре җаваплы. Кар күбәеп, түбә җимерелеп-ишелеп төшсә дә, гаепләр кеше юк. Әмма быел инде кар көрәү, төшерү дигәнең дә ансат кына булмады. Карлар ява, калыная торды.
Түзмәдем, райондагы бер белдерүләр сайтындагы «Кар көрибез» дигән белдерү буенча шалтыраттым. Яшь кенә бер егет килде, тик веранда түбәсенә менеп басуга ук: «Апа, монда кар астында тоташ боз, басып торып булмый», – диде. Үзем дә инде аның безнең чама «оста» булуын аңлагач, имгәнә күрмәгәе дип, зинһарлап, төшәргә куштым. «Кайгырмагыз, бу кар әле түбә ишелерлек калын түгел», – дип тынычландырырга да тырышты әле, рәхмәт яугыры. Ирем генә (үземчә аңа сюрприз ясамакчы идем): «Авылда кем кеше чакырып, акча түләп, түбә көрәтә инде?!» – дип шелтәләп алды. Көрәккә өстәмә колгалар ялгый-ялгый, тәки икебез (мин – баскыч тотып торучы) түбәнең ишегалды ягын чистартып бетердек. «Бакча ягында кары тагын да калын», – дигән идем дә, «Анда берничек тә кереп булмый, муеннан карга чумабыз бит», – диде. Хәер, аннан аз гына алдарак, чеби оясының өстен көрәргә кергәндә, бакча уртасында күкрәктән карга чумган идем инде. Йомшак тирән кар чоңгыллы судан ким түгел икән. Чыгып булмый, ятам чәбәләнеп. Күрше Наил күреп, үз бакчасыннан иремә (икесе дә кар түгә иде): «Гөлсинәне тартып чыгар!» – дип кычкырганда инде, көрәкне сузып салып, шуңа ябышып, көчкә чыккан, көчкә ерган идем ул кар диңгезен. «Әле без эре сөякле, озын буйлы, кечерәкләр бөтенләй муеннан чумасы икән», – дигән идем ул чакта.
Көннән-көн калыная барган ул як түбәне, барганда да, кайтканда да карыйм: күз шунда гына. Төшәргә исендә дә юк! Аллаһның рәхмәте, шул яктан дулап искән җилле буран әлеге карларның шактыен очыртып китте. Калганы исә, язның беренче көнендә, беренче плюсле көнне үк, ярты бакчаны тутырып, дөбер-шатыр килеп, төшеп бетте. Өйләр тетрәп куйды. «Түбәсе калдымы икән?» – дип чыгып та карадым әле. Төшүе – бер хәл, ишегалды ягына төшкәнен түгәсе дә бар бит әле.
Әле ярый да үз ишегалдыңа гына төшсә... Янәшәдәге күршең бакчасына төшеп, аның коймаларын да җимерсә... Кемнең кемлеге әнә шунда әйбәт күренә инде. Кемдер, үзен гаепле санап, ярдәмгә ашыга, кемдер, ел да зыян күрсә дә, күрше хакына дип сабыр итә. Аттыргычлар белән эшләгәндә дә үз карларын ансат кына күршеләргә күчереп куючылар да очрый. Кары ак булса да, күңелләрнең каралыгын да күрсәтә шул бу кар дигәннәре.
...Түбәнең ишегалды ягы карлары төшәргә ашыкмады. Бу ягын бер чистарткан идек дип тә тынычланып булмый, элекке чамасы кар. Җитмәсә, авылларда да сирәк-мирәк ишелү-җимерелү хәлләре турында әйтеп торалар. Түзмәдек, өченче катка веранда түбәсен, буй җиткән кадәр өй түбәсен дә чистартырга булдык. Калганы үзләре исән-имин төшеп бетсен инде, әле бит башка түбәләр дә кабаттан үз чиратларын көтә. Бездә генә түгел, бөтен кешедә шул хәл: язның беренче көнен түбәдә каршылаучылар шактый булгандыр.
Быел өй тирәләрендә тоташ метр ярым кар, ничекләр чистартып чыгарбыз, диючеләр дә бар инде. Ярый әле, урамнарда элекке кебек буйдан-буйга канаулар казыйсы түгел, дибез. Шушы вакыт җиткәч, безнең үзебездә, район юллар идарәсеннән килеп, ел да карны машиналар белән ташып, чистартып куялар. Быел да килделәр, шактый киңәйттеләр. Тик икенче көннәрдә яуган карлар шул бушлыкны яртылаш тутырды да инде.
– Кыш көне эш булмый, ял итәрбез әле, дигән идек, кулдан көрәк төшмәде, – ди сала халкы. Язы тагын да эшле булырга охшап тора. Кемнәрдер инде хәвефле ташулар белән куркыта. Туң калын түгел, мондый кар күп еллар булды инде, бер елны хәтта ташу да акмады, кар суы җиргә сеңеп бетте, дип тынычландыручылар да бар. Болай да хәвефле хәбәрләр күп ишетелгән көннәрдә имин язлар көтә шул күңел.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез