Газетага язылу

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев: «Ир баш булмаган гаиләдә бәрәкәт булмас»

Егетләр көне түгел, чын ир-атлар бәйрәме! Ватанны саклаучылар көне якынаюга, егетләребезгә бүләк бирергә ашыгабыз. Ә бу көннең асылы хакында уйлап караучылар бармы соң?

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев:  «Ир баш булмаган гаиләдә бәрәкәт булмас»
Фото: Татар-информ

Ә бит Ватанны саклау – бүләк алу гына түгел, ә авыр хезмәт. Тыныч тормышта моңа әһәмият бирмәсәк тә, хәрби хезмәтен үтәгән, яу кырында илебезнең тынычлыгы өчен көрәшкән ир-егетләребез олы ихтирамга лаек. Ә диндә бу хакта ни әйтелә? Батырлык һәм туган җиребез алдындагы бурычлар хакында «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, ислам динендә «Ватанны ярату» нинди мәгънәгә ия?

– Ватанны сөю – безнең идарә итә алмас халәтебездер. Ул туганнан ук барлыкка килә. Нәкъ әти-әнине яраткан, кечкенәдән үк аларга бәйле булган кебек, без туган ягыбыз, Ватаныбызга бәйләнәбез. Татарлар өчен үз җирлегендәге болыны, урманы кадерле булса, Дагыстанда яшәүчеләр өчен – таулары, казахлар өчен далалары мөһим. Аллаһы Тәгалә безнең күңелебезгә туган якны ярату сыйфаты салган икән, берәү дә, туган җиремнең бер кадере дә юк, дип әйтергә батырчылык кылмас. Татар халкына туган җирне яратмау гомумән хас әйбер түгел, чөнки алар бу җирлектә ничә гасыр дәвамында иген иккән, терлек көткән, бу җиргә аларның кендек каны тамган. Бу җирләрне бабаларыбыз булдыра алганча саклаганнар – тарих аша яхшы беләбез. Татар халкы күп кенә яуларга каршы торган һәм бүгенгәчә үзенең динен, телен, гореф-гадәтләрен, әхлагын югалтмаган. Ә инде Россиядә яшәгәч, аның кануннарына буйсыну да – безнең бурыч.

– Ә «Ватан алдындагы бурыч» төшенчәсенә динебез нинди мөнәсәбәттә?

– Әйткәнемчә, адәм баласы үзенең туган җирлегенә нык бәйләнгән. Илдәге, туган җирдәге һәр үзгәреш адәм баласының үзенә дә бәйле. Шул рәвешле, ул үзен Ватан алдында бурычлы итеп тоя. Әлеге сыйфат безнең каныбызга сеңгән инде.

– Ватанны саклау һәм шәһит төшенчәләре ничек яраша? Ватанны саклаганда һәлак булу һәрвакытта да шәһит булуга тиңме?

– Шәһитләр хакында пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Эче авыртып үлгән кеше – шәһит, хәрабәләр астында калып үлгән кеше – шәһит, суга батып үлгән кеше – шәһит». Кайбер галимнәр бала тудырганда вафат булган хатын-кызларны да шәһит дип таный. Бик нык авырып, үз малын, илен, гаиләсен саклап вафат булучылар да шәһитләрдән булыр.

– Сер түгел: бүген хәрби бурычын үтәргә куркып, качып ятучылар да бар. Мондый «батыр» ир-егетләребез илебезне түгел, гаиләсен, әти-әнисен дә дошманнан саклый алырмы соң?

– Хәзерге яшь буын – сыек буын. Кемнеңдер котыртуы аркасында, мәктәпкә килеп, пычак белән янарга булдыралар, кулларына корал алырга да күп сорамыйлар, тик чын җаваплылык алып, әти-әнисе, гаиләсе турында кайгырту, укытучыга хөрмәт белән карау, гыйлемне тирәнтен алырга тырышу сыйфаты хәзерге буынга бик бирелмәгән. Бу, әлбәттә, иман дәрәҗәсенең көчле булмавына бәйле. Ата-ана кечкенәдән балада гади генә сыйфатларны тәрбияләми. Ә бит алар чыннан да гади: олыны – олы, кечене кече ит, олыларга каршы дәшмә, олылар сөйләшкәндә сүз катма, өлкәннәргә ярдәм кулы суз, кечеләрне өйрәт, укытучыны хөрмәт ит. Менә шушы сыйфатлар аксый хәзерге яшьләрдә.

Бервакыт Сөләйман бин Габделмәлик күк күкрәгән вакытта куркып киткән. Аның янында утыручы Гомәр бин Габделгазиз: «Әй, Сөләйман! Син Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте тавышыннан куркасың, ә газабы тавышын ишетсәң, нәрсә эшләрсең икән?» – дигән. Кыямәт көнендә һәркем үзенең кылган һәр гамәле өчен дә җавап тотачак – шуны онытмыйк. Дөньяда борчуларга артык әһәмият итәргә кирәкмәс. Югалтулар, ниндидер янгын, җир тетрәүләргә без ияләшкән инде. Калебебез, күңелебез турында кайгырту, яхшы гамәлләр эшләп калырга ашыгу мөһимдер.

– Ир-ат күңелендә Ватанга карата мәхәббәт һәм кыюлык сыйфатларын ничек тәрбияләргә?

– Кызганыч, бүген ир тәрбиясе нык суынды, чөнки күп гаиләләрдә әти юк. Әти кеше гаиләне ташлап киткән яки иртә вафат булганнан гына түгел, аналар да бала күңелендә атага карата хөрмәт уятмый. Элек әни-әбиләребез: «Балалар, чү, атагыз кайта; балалар, атагызга әйтәм; атагыздан сорагыз; атагыз кайтмыйча өстәл янына утырмагыз», – дип кабатлап торган. Хәзер ирләр үзләре үк боекты. Балалары килеп әтиләреннән акча сораганда, тегесе укны әнигә күчереп: «Бар, анаңнан сора», – ди. Берәр җиргә бару турында сүз чыкса: «Анаңнан рөхсәт ал башта, мине аптыратма», – диләр. Нәкъ футбол тубы типкән кебек, баланы әнисенә таба тибәргә ашыга ир. Менә шулай башны аска иеп, комга күмеп яткан аталар шактый. Әлеге үрнәкне күреп үскән ир балада батырлык сыйфаты була алмый, чөнки биредә тормыш йөген хатын-кыз тарта. Нәкъ менә ана гаилә башлыгына әйләнә. Мондый гаиләдә бәрәкәт булмас, тәртип урнашмас.

ХӘДИС

Сугышчыларны яуга җибәргәндә, Аллаһ Рәсүле (с.г.в.) болай дигән: «Аллаһы исеме белән Аллаһы дошманнары һәм үз дошманнарыгыз белән сугышачаксыз. Әгәр үзен Аллаһыга багышлаган дәрвиш күрсәгез, аңа тимәгез, карт-коры, хатын-кыз, бала-чагаларны үтермәгез, агачларны кисмәгез, йортларны җимермәгез».

«Аллаһ белән ант итәм! Дөреслектә шәһәрләрнең иң сөеклесе синдер, әй, Мәккә шәһәре. Хәтта синең халкың мине шәһәрдән куып чыгарсалар да» – шундый сүзләр белән пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәккә шәһәрен мәҗбүри ташлап киткән. Шулай да Мәдинә шәһәрендә авырый башлагач: «Мине Мәдинәдә җирләгез, мәетләрне күчереп йөртергә ярамый», – ди. Шуңа күрә йөрәгендә иманы булган мөселманга Мәккә, Мәдинә җирләре кадерле, газиз. Шулай булгач, безгә дә Татарстан җирләре, әти-әниләребез туган җирләре дә кадерле.

БЕЛЕП ТОР!

Һәр кешенең Ватанына һәм милләтенә карата булган вазыйфалары бар.

* Ватандашлар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен, ул дәүләтнең хөкүмәте билгеле кануннар кабул итә. Безнең вазыйфаларыбызның берсе − бу кануннарны хөрмәт итүдер, чөнки кешеләр кануннарны таныса, һәрвакыт рәхәт һәм тыныч яшәр.

* Ватандашлар керемнәренең бер өлешен хөкүмәткә салым рәвешендә түләр. Бу акча белән хөкүмәт ватандашлар өчен кирәкле булган эшләрне башкарыр. Мәсәлән, хастаханәләр, мәктәпләр, юллар, фабрикалар корырлар. Хөкүмәт сораган салымны төгәл иттереп түләү − мөһим бер ватандашлык вазыйфасыдыр.

* Ватанны саклау акча белән генә чикләнми. Әлеге көндә милләтләр үз байлыкларын һәм Ватаннарын саклар өчен, йөз меңнәрчә гаскәр тота. Кешеләрнең Ватаннарына мал вә җан бурычлары бар. Мал бурычы – салым белән, җан бурычы хәрби хезмәт белән түләнер. Вакыты җиткәч, хәрби хезмәтебезне үтәү − Ватан алдындагы бер мөһим бурычтыр.

* Дәүләтнең идарәчеләрен ватандашлар, ягъни шул дәүләттә яшәүче халык сайлар. Сайлау вакытында яхшы кешеләрне хөкүмәткә яисә парламентка сайлау һәм дә сайлауларда катнашып тавыш бирү − шулай ук Ватанга вә милләткә карата булган вазыйфаларыбыздандыр.

(«Татар мәдрәсәсе» онлайн каналыннан)

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре