Газетага язылу

Рөстәм Гайзуллин: «Сәләтсез артист юк»

Аның иҗат юлында күк капусы ачылды, дисәк тә буладыр. «Их, бер режиссер килеп, актарсын иде бөтен күңелне» дигән теләге дә Ходайның амин дигән чагына туры килгән, күрәсең.

Рөстәм Гайзуллин: «Сәләтсез артист юк»
шәхси архивтан

Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Ал яулыклы язмышым» спектаклендә Байтимер ролен уйнап уңыш казанды. Аның 20 минутлык монологы премьераның иң югары ноктасы булды. Шундый уңыштан соң артист үзен ничек хис итә, борынын күккә чөймәгәнме? Рөстәм Гайзуллин белән очрашып сөйләшергә булдык һәм әңгәмәбез, үзебез дә сизмәстән, гел Байтимер тирәсендә бөтерелде.

– Байтимер ролен уйнау белән бергә синдә икенче сулыш ачылып киткәндәй тоела, игътибар да, мактаулар да артты. Үзең дә сизәсеңдер бит?

– Бу сулыш театрның яңа сулышы башлануга ук сизелде. «Хыял артыннан» премьерасы вакытында минем күздә гел яшь булды. Анда барган вакыйгаларга бәйле түгел ул. Театр өчен, коллектив өчен шатлык иде. Башкаларга ничектер, минем өчен өч сәгатьтән артык хисле һәм ләззәтле спектакль булды. Ихлас шатландым. Байтимер образына килгәндә, әгәр артистка үзе теләгән роль эләгә икән, яхшы кайтавазлары да була икән, бу инде – «кайф». Аяк йөрешләрем дә үзгәрде дип әйтә алмыйм, ләкин аның рәхәтлеген аңлатып та булмый. Әле менә кичә дә уйнадым. Кат-кат кабатлап, әзерләнеп, дулкынланып уйнадым, әйтерсең театрда кичә генә уйный башлаган артист. Байтимер персонаж булып кына калмады, Байтимер – бүген топ-образ.

– Ә син үзең Байтимер образы шул дәрәҗәдә уңышлы булыр дип күзаллаган идеңме?

– Режиссер Айдар Җаббаров спектакльдә өч төп герой – Әсәл, Ильяс, Байтимер дип алдан ук билгеләп куйган иде. Мин башта бераз үпкәләп тә йөрдем. Байтимердә монолог кына булырга тиеш түгел бит инде, дим. Ахырдан гына чыгып бөтен тормышын сөйләп бирә. Режиссерга: «Бәлки монологка гына калдырмабыз, уйнарбыз», – дип мөрәҗәгать итеп тә карадым. Ләкин ул: «Шулай кала, әйбәт булачак», – диде. Һәм мин бүген аңа рәхмәтлемен. Монолог ул – аерым бер сәнгать төре. Анда син беркемгә таяна алмыйсың. Чыгып басасың да сөйлисең. Премьера якынлашканда да әле килеп чыкмый, сүзләре дә онытыла. Син һаман тонуста торасың. Байтимер спектакльнең башында күренеп ала һәм ахырда чыга. Син спектакль буе гримеркада ял итеп ятасың дигән сүз түгел, һаман текстны кабатлыйсың, образны тотасың. Башта монолог дип кенә карасаң да, аннары эшнең нидә икәнен аңлау килә. Синең монолог – спектакльнең кульминациясе. Әгәр син ялгышасың икән, бөтен спектакльне себереп түгәсең. Куркытты, хәзер дә куркып торам.

– Син монологны сөйләгәндә залны тоясыңмы?

– Әгәр сөйләгәндә телефон шалтыраса, кемдер йөткереп куйса гына. Ә болай тоймыйм. Мин бары тик үзем басып торган урында гына һәм үз кичерешләрем эчендә.

– Байтимерне уйнаганда иң авыры нәрсә булды?

– Образны табу авыр булды. Режиссер: «Уйныйсың, уйнама», – ди. Сиңа 20 ел актер буларак җыйган штамплар, алымнарыңнан «шәрә» калырга куша. Ияләшкән бит. Чыгасың да уйныйсың. Миңа рольләрне кыяфәткә туры китереп бирәләр иде. Я син көлдерә торган, шук рольдә, яисә тискәре рольне башкарасың. Мин шундый туйган идем ул бертөрлелектән. Ә монда образны табу өчен тирәнрәк казырга этәрде. Ул шулкадәр катлаулы, һәм катлаулы булган саен рәхәтрәк. Ходай ишеткәндер, күрәсең. «Берәр режиссер килеп, бөтен эчке дөньямны актарсын иде», – дип тели идем. Әле ачып бетермәгәндер дип уйлыйм.

– Ә син эчке дөньяң белән без күрергә ияләшкән шундый дуамал, шаян, кайбер очракларда бераз тискәре дә холыклы Рөстәмме?

– Мин – бик сентименталь кеше. Миңа карап бәлки әйтеп тә булмыйдыр. Нечкә күңеллемен. Шул вакытта ук шаярырга да яратам. Кырыс та булырга мөмкинмен. Аязучан болытлы һава торышы кебек. Яшь чакта күпкә кискенрәк идем. Хәзер, дәшми калуың яхшырак, дим.

– Якыннарың уңышлы ролеңне ничек кабул итте?

– Шатланып. Хатыным (Альбина Гайзуллина. – Авт.) үзе дә артист булгач, рольнең ничек мөһим икәнен аңлый. Әзерләнгәндә дә комачауламаска тырыша. Кечкенә улым хәзер Казан театр училищесының беренче курсында укыгач, шулай ук аңлый. Фикерләрен дә мактап, шатланып җиткерде. Ә олы улым – җир кешесе. Политехник көллияттә укый. «Әти, әйбәт булган», – диде.

– Син ун ел элек бер әңгәмәдә: «Мин – усал әти», – дигәнсең. Шушы вакыт эчендә усал әти үзгәрдеме, юкмы?

– Усал әти үзгәрмәде. Аның усаллыгы кырыслыкка таба түгел, таләпчәнлеккә юнәлгән. Минем өчен бала «өчле»гәме, «бишле»гә укыймы – икенчел мәсьәлә. Минем өчен иң мөһиме – аларның үзара дус булуы. Алар бит инде хәзер үсте. Үзләре егетләр. Бертигез үк карамасам да, субординация кимеде. Аларның да үз фикерләре, үз карашлары бар бит. Үз фикере дигәнне мин элек аңламаганмын. Безне бит башкачарак тәрбияләделәр. Кечкенә малайга җиде яшь булганда тхэквондо белән шөгыльләнә иде. Улыма тренер: «Җыелма команда белән ярышларга Мәскәүгә барасың», – диде. Кайтып киләбез, моның кәефе юк. Шуннан: «Әти, мин бармыйм», – ди. «Ничек син бармыйсың? Сиңа әйттеләр, барасың, бетте-китте», – дим. «Әти, мин дә бит кеше. Минем дә үз фикерем булырга тиеш», – ди. Сүзсез калдым. Җиде яшьлек малай минем шулвакыт күзләремне ачты. Без балаларны «баскан» саен, алар шулай формалаша. Мин үз принципларыма тугры калып, улларым белән уртак тел табып яшим. Ләкин өйдә: «Малайлар, әйдәгез, кыздырмагыз», – дигән сүзнең нәрсәне аңлатканын яхшы беләләр.

– Синең хатының Альбина бик чибәр...

– Әйе, үзем сайладым бит...

– Син көнче ирме?

– Дөресен әйткәндә, булгалый. Сәбәп тә юк, көнләшү – куркыныч әйбер. Мин куркам ул нәрсәдән. Баш китеп көнләшкән юк. Ләкин минеке дигән нәрсә бар. Шашып көнләшүдән Аллам сакласын. Тормыш бетте дигән сүз. «Ай, хатының чибәр», – дип миңа еш әйтәләр. Ул сүзләрдән миңа шундый рәхәт инде. 15 яшьтән гашыйк булган кеше бит мин аңа. Инде 20 ел бергә. Беренче курста гашыйк булдым, ләкин мин бит кечкенә идем. Кире какты. Дүртенче курста гына йөри башладык. Ул бик кызык килеп чыкты. Минзәлә театрына практикага бардык. Тулай торакка урнаштырдылар. Анда башка уку йорты студентлары да яши. Күбесе – егетләр. Монда шундый «пешкән» тугыз кыз килде. Күзләре төшә. Альбина минем хисләрне белә бит инде. Яныма килде дә: «Если что, мин – синең йөргән кызың», – диде. Бу форсаттан файдаланып калырга кирәк, дим. Шул ук кичне бармагындагы көмеш йөзеген салдырып алып чәнти бармагыма кидем дә: «Мин бу йөзекне туй балдагына гына алыштырам», – дидем. Шулай булды да.

– Син радиода да алып барасың, концертларда да. Байтимер образыннан соң кайбер журналистлар арасында: «Сиңа театрда гына уйнарга кирәк, алып баруны ташла», – диючеләр булды. Килешәсеңме?

– Радиода мин акча өчен эшләмим. Әгәр радио театрда эшләүгә комачауласа, мин, әлбәттә, театрны сайлар идем һәм сайладым да. Радиога урнашканда ук беренче урында театр дигән шарт белән урнаштым. Инде 15 нче ел эшлим. Алтын кагыйдәм бар: премьера көннәрендә мин эфирга чыкмыйм. Ә соңгы премьера алдыннан, гомумән, бер атна чыкмадым. Радиода эшләүнең үзенең бер тәме бар. Ничек икәнен аңлата да алмыйм. Ә инде концертлар алып баруга килгәндә, әлбәттә, бу акчага бәйле. Мин мәҗлесләр дә алып барам. Ләкин минем социаль челтәрләргә язылучыларым беркайчан да микрофон тотып мәҗлес алып барганны күрмиләр.

– Ни өчен яшерәсең?

– Мин моны яшермим. Ул – бик яхшы керем. Ләкин төп позициям – актер. Шуңа өстәп телевидение һәм радио алып баручысы. Ә мәҗлес алып бару, тамадалык – ул башка. Ул – өстәмә акча эшләү ысулы гына. Һәм театр артисты буларак, аны күрсәтү күңелемә хуш килеп бетми. Әйе, реклама ясап, мәҗлеснең уңышлы урыннарын күрсәтеп видеолар ясап куя алам. Ләкин теләмим.

– Соңгы арада язылучыларың да шактый артты.

– Мин язылучылар санын күзәтеп бара торган кеше түгел. Моңа кадәр ничә кеше икәнен белми дә идем. Күпме кеше икәнен каян белдем? Социаль челтәрләрне ачкач, анда, сиңа язылучылар бар, дигән хәбәр килә. Карыйм, әллә ничә битен күчердем, һаман бетми. Шуннан, нәрсә соң бу, дип кереп карасам, шаккаттым. Премьерадан соң журналистлар белән оештырылган «Иртәнге чәй» вакытында Байтимер турында сөйләгән видеоны куйганнан соң, язылучылар саны бик нык арткан.

– «Йолдыз чире» эләктергән булдымы? Бәлки хәзер чирли башлагансыңдыр...

– Кая инде ул хәзер... Яшьрәк чакны искә төшереп карыйм, ниндидер мин-минлек, амбицияләр булгандыр. Ә «йолдыз чире»нең мин нәрсә икәнен белмим дә, булмады да, кирәге дә юк. Әгәр мин улларымда дуслык, туганлык хисләрен, кешелеклелек тәрбияләргә тырышам икән, бу сыйфатлар минем үземдә дә булырга тиеш бит инде.

– Байтимер роленең уңышыннан бераз баш киткәндер инде.

– Юк. Минем элек тә, теләсә кайсы рольне бирсеннәр, мин аны уйныйм, дип әйткәнем булды. Бу мактану түгел. Сәләтсез артист юк. Театр труппасында эшләүче актерларның теләсә кайсына рольне ышанып тапшыр, ул аны уйный. Ышан. Эшлә аның белән. Режиссер башы белән эшли. Образны үзендә тудырып, сиңа сеңдерә. Ә артист режиссер кушканны эшли. Тәҗрибәдә шундый режиссерлар да булды: ул сиңа текстны тоттыра, сәхнәдәге картинканы тудыра, синең бурычыңны әйтсә әйтә, әйтмәсә – юк, артист белән эшләми. Күпме артистлар эшсез утыра. Һәм аның турында начар артист, булдыра алмый дип уйлыйлар. Бир син аңа роль, эшлә, сеңдер, чәчләрен йолкытырлык итеп эшләт һәм ул аны башкарып чыгачак.

– Иҗаттан читкәрәк китеп, фәлсәфи сорау бирим әле. Синең өчен бу тормышта иң мөһиме нәрсә?

– Минем бу сорауга әзерләнеп куелган ачык җавабым юк. Бармактан суырып чыгарып әйтергә дә теләмим. Бу турыда махсус утырып уйлап утырганым юк. Әлбәттә, минем тормышымда ул мөһим нәрсә бардыр. Шушы минутта гына бу сорауга җавап эзли башлагач, Байтимернең әйткән сүзләре искә төшә. Гаиләне бер нәрсә белән дә алыштырып булмый. Иң мөһиме – гаилә. Миңа 41 яшь. Уйлап кара, әгәр минем гаиләм, балаларым, әти-әнием булмаса... Иң мөһиме – гаилә кыйммәте. Һәм шуны балаларыңның аңлап үсүе. Өйдә генә түгел, эшеңдә дә гаилә кебек бит. Минем ике эш урыным бар, алар да – гаилә. Коллективта рәхәт булмаса, эшкә барасы килми бит.

– Син киләчәкне уйлап яши торган кешеме?

– Бүгенгене уйлап яшим. Дөрестерме инде ул – белмим. Минем картамда соңгы биш мең сум акчам бар икән, хатыныма, балаларга, үземә берәр нәрсә кирәк булса, иртәгәсе көнне уйлап тормыйм, алам. Бу байлык күрсәткече түгел, бүген шул рәхәтлек китерә бит. Иртәгәсен иртәгә уйларбыз.

– Ә нәрсәдән куркасың?

– Мин ялгызлыкны яратмыйм. Күз алдына китер: син көн саен буш фатирдан чыгып китәсең, буш, салкын фатирга кайтып керәсең, Аллам сакласын. Булганның кадерен белергә язсын.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре