Кем генә, ничек кенә фикер йөртсә дә, бу бүләккә лаек булу – сәнгать кешесе өчен зур мәртәбә, башкарган эшләренә бер нәтиҗә. Быелгы кандидатларның исемнәре барланган арада без Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың Тукай премиясенә бәйле фикерләрен белештек.
– Тукай премиясе турындагы бәхәсләр елдан-ел ныграк куера кебек. Кайберәүләр, өметен өзеп, кулын да селтәп куя. Сез ничек уйлыйсыз: ул кемнәргә бирелергә тиеш?
– Февраль, март айлары һәм апрельнең беренче өлешендә безнең халык Тукай премиясе тирәсендә бер шаулашып ала инде ул. Аның сәбәбе билгеле, чөнки бу – безнең милләтебездә һәм республикабызда иң югары дәүләт бүләге. Аны һәркемнең аласы килә. Төлке белән йөзем турындагы мәсәл бар бит әле. Анда да төлке йөземне алам дип сузылып-сузылып карый да, ала алмагач: «Пешмәгән әле ул», – дип китеп бара. Монда язучының ничә яшьтә, нинди кеше булуы бернинди роль уйнамый. Кайвакыт: «Ул – яхшы кеше бит», – дип тә тәкъдим итәләр. Премия аның язган әсәрләре, башкарган эшләре өчен тапшырыла. Кешегә түгел, премия аның әсәренә бирелә. Киләчәктә ул бәлки андый дәрәҗәдәге бүләккә торырлык әсәрне башка язмас та. Ләкин тарихка кереп кала. Тукай премиясе бүген һәм хәзер шәп әсәрләр тудырган кешеләргә бирелергә тиеш, дип уйлыйм. Тарихына күз салсак, кемнәргәдер ул вакытта да кайбер язучылар дөрес алмаган кебек тоелырга мөмкин. Ә инде исемләп карап чыксак, алар барысы да диярлек шул заманда иҗат иткән әсәрләре өчен лаек. Шунысы да бар: вакыт узу белән күп кенә әсәрләр искерә дә бит, искерми торганнары сирәк. Ә әсәр, бу очракта прозаны алсак, шул вакытта искерми: әгәр анда поэзия булса. Хәтта публицистикага да поэзия керә, ягъни монда фикерләү, метафоралар, эпиграфлар күздә тотыла. Коры газета теле белән генә язылган икән, ул инде әдәби әсәр була алмый. Әдәби әсәрнең кыйммәтен әдәбилек, нәфислек билгели. Ул кешегә эстетик ләззәт бирергә тиеш. Гасырлар дәвамында килгән әдәбият кагыйдәләре бүген дә гамәлдә. Аны язучы белергә тиеш.
– Быел язучылар арасында ике кандидатура да – хатын-кызлар, берсе әле яшь тә...
– Минем өчен дә көтелмәгән хәл булды бу. Исемлектә язучылар күп иде. Безнең Казанда берләштерелгән остаханәләр утырышыннан гына да сигез кеше тәкъдим ителде. Ике хатын-кыз, идарәдә яшерен тавыш бирү юлы белән ике-өч тур үтеп, җиңеп чыкты. Аның берсе – Илсөяр Иксанова, икенчесе – Чаллыдан Лилия Гыйбадуллина. Бер яктан, бу – көтелмәгән хәл, икенче яктан, безнең әдәбиятта хәзер хатын-кызларның роле бик зур. Прозада да, шигъриятьтә дә урта буын хатын-кызлар өстенлек итә. Бу табигый. Мин бу хакта язган да идем. Милләткә авыр вакытта хатын-кызлар алгы рәткә чыга. Әдәбият тарихына карасак, борынгы чорда шагыйрьләр гел ир-атлар гына булган бит. Мин үзем Сапфо дигән грек шагыйрәсен генә беләм. Бәлки тагын да булгандыр. Аннары, бәлки эмансипация, феминизм юнәлешләре нәтиҗәсендәдер инде, хатын-кызлар әдәбиятка күпләп килә башлый. Бу чит илләрдә дә, бездә дә шулай була. Әлбәттә, ир-ат буларак, мин үзем прозада ир-атның кырыс реализмын яратам. Әгәр инде дөнья әдәбияты күләмендә фикер йөртсәң, Жорж Санд исемле язучы бар. Ул – үзенә ир-ат исемен алып язган хатын-кыз. Менә ул ирләрчә язган, аны бүген дә рәхәтләнеп укырлык. Бездә дә үзенең ихласлыгы, образлылыгы белән Саҗидә Сөләйманова теләсә нинди ир-ат шагыйрь янәшәсендә торырлык. Кайбер очракта әле алдарак та. Бу – минем фикер. Әлбәттә, баланс булырга тиеш. Мин ир-ат әдәбияты, хатын-кыз әдәбияты дип бүлү ягында түгел. Әйбәт әдәбият, кайтыш әдәбият була.

– Сез үзегез дә Тукай премиясен җиңел генә алган шагыйрь түгел. Чәчегезне кырдырып, пеләш йөргәнегезне дә хәтерлим әле...
– Мин ике тапкыр тәкъдим ителдем. Беренче тапкырында бирелмәвен авыр кабул итмәдем.
– Ә Тукай премиясе лауреаты булу Ркаил Зәйдулла тормышына ниндидер үзгәреш керттеме? Бәлки эчке халәтегезгә?
– Юк. Башкалар ничектер, мин – үз-үземә ышана торган кеше. Премияне бирсәләр-бирмәсәләр дә, мин үземнең нинди язучы икәнлегемне яхшы беләм. Тукай премиясен биргәч, әнинең миңа ышанычы ныгыды. Ул аңа кадәр: «Әдәбият тирәсендә ышкылып кына йөрми микән?» – дип шикләнә иде. Әле дә бик ышанып бетми инде, шулай да бүләк бирелгәч, ышанычы артты. Ярыйсы гына язучы дип уйлый кебек, шулай тоям. Мин бик яхшы аңлыйм, Тукай премиясен алуга һәркем омтыла. Хәзерге заманда бигрәк тә. Аның бит акчалата бүләге дә бар. Миңа да ул бик ярдәм итте. Ипотека түли торган вакыт иде.
– Шундый мәртәбәле бүләк турында кайберәүләрнең «Дәрәҗәсе төште» дигән сүзе күңелгә тия инде...
– Дәрәҗәсе төшкәч, нишләп аңа игътибар итәләр соң? Нигә ул турыда сүз кузгаталар? Юкса барыбер булырга тиеш бит. Мәсәлән, мин ниндидер башка премияләр турында уйлаганым да юк, кызыксынмыйм да. «Дәрәҗәсе төште» дигән сүзне сөйләүчегә дә шулай булырга тиеш. Төлке һәм йөзем турындагы мәсәлне сөйләдем бит инде. Нәкъ менә шундагыча килеп чыга. Тукай премиясенең дәрәҗәсе беркайчан да төшмәячәк. Чөнки аның «Тукай» дигән исеме бар. Тукайның китаплары да ел саен чыга һәм ел саен сатылып бетеп бара. Менә нинди даһи булган ул. Мин аны үзем дә кайта-кайта укыйм. Укыган саен яңа мәгънә ачыла. Андый кешенең исемен йөрткән премиянең дәрәҗәсе беркайчан да төшә алмый. Хәтта аның өчен бирелә торган акчасы булмаган очракта да.
– Тукаебызның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шул уңайдан нинди чаралар уздыру планлаштырыла?
– Тукайга багышлап, яшьләр өчен күп кенә чаралар узачак. Китаплар чыгарырга җыенабыз. Тукайның утызлап шигыре Татарстанда яшәгән халыклар телләренә тәрҗемә итеп бастырылачак. «Шүрәле» әкиятен Уфада яшәүче Айдар Хөсәенов русчага яңадан тәрҗемә итте. Минемчә, ул балаларга укыр өчен җиңелрәк. «Шүрәле»не кырымтатар телендә чыгарырга да уйлыйбыз. Аны язучылар берлеге әгъзасы Диләвәр Осман тәрҗемә итте. Крымда кырымтатар мәктәпләрендә таратырга җыенабыз. Алар Шүрәлене белми бит. Моңарчы дәреслекләренә дә кертелмәгән. Шулай ук Кырлайда «Шагыйрьләр аллеясы»н булдырырга планлаштырабыз. Анда борынгы чордан алып Мөдәррис Әгъләмовларга кадәр булган әдипләребез исемнәре мәңгеләштереләчәк. Галимнәребез белән дә хезмәттәшлек итәбез. Алар белән берлектә «Татар шигърияте антологиясе»н эшлибез. Ул өч томда һәм борынгы чордан алып хәзерге вакыттагы иң яшь шагыйрьләребез иҗатын да үз эченә алачак.
Быел Казан Ислам дөньясының башкаласы дип тә игълан ителде. Шул уңайдан, «Тукай иҗатында дини мотивлар» дигән проектыбыз да булачак. Шагыйрьнең совет чорында чыкмый калган бик көчле шигырьләре бар. Анда алар урын алачак. Заманында, белгәнегезчә, «Туган тел», «Туган авылым» кебек шигырьләрендә дә аерым юллары төшеп калдырыла бит. Милли китапханә янында, Казансу елгасы буенда «Туган тел» шигыренә һәйкәл куярга да җыеналар. Бәлки ул да Тукайның 140 еллыгына өлгерер, дип өметләнәбез. Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Казанда Идел буе һәм фин-уйгур халыклары әдәбиятына багышланган россиякүләм конференция узачак. Аны федераль хөкүмәт һәм Россия язучылар берлеге оештыра. Анда төрле төбәкләрдән, шул исәптән Карелия, Алтайдан да барлыгы 45 ләп делегат киләчәк. Бу чараны апрельдә Тукайның 140 еллыгын уздырган көннәргә туры китерергә уйлыйбыз. Килгән кунаклар конференциядә, «түгәрәк өстәл» утырышларында катнашканнан соң, бәйрәм чараларын да күрә алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез