Әнисә Рәхимова, җиде бала анасы (Казан):
– Акча бик җыелмый шул хәзер. Элек ничектер була иде әле. Яшәү кыйммәтләнде бит. Кибеткә бер барып кайту ким дигәндә 2500 сумга төшә. Бу әле – кәрзиндә сөт тә, ит тә юк дигән сүз. Сөт ризыкларын без атнага өч мәртәбә авылдан китертәбез. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү артты. Балалар да үсә. Икесе – студент, өчесе мәктәптә укый. Тешләрен түләүле клиникаларда дәваларга туры килә. Бер теш өчен 5–10 мең сум кирәк. Күңел ачулары да арзан түгел. Бер мәртәбә кинога баруга 300–500 сум китә. Үз йортыбызда булганга шөкер итеп яшибез. Калганын балалар үзләре тырышырлар инде.
Айгөл Бикмуллина, хат ташучы (Биектау районының Ташсу авылы):
– Өйне ремонтларга, җиһазларны яңартырга акча җыябыз. Авыл кешесенең дә матур яшисе килә бит. Мин үзем хат ташучы булып эшлим. Абзар тулы терлек. Алты сыер савабыз. Сөтен, эремчеген, каймагын, кортын, итен сатабыз. Кеше эшләгәнне карап кына ятып булмый бит. Күршедәге Яшел Үзән районына да сатарга чыгабыз. Казанга да баргалыйбыз. Акчаны банкларда саклый торган гадәтебез юк.
Марат Гыйльманов, умартачы (Актаныш):
– Бал сатып, акча эшлибез. Әмма табышы һава торышына бәйле. Кайчак кортлар чирли, чыгып киткән чаклары да була. Җәй җитүгә, балдан акча керә дигән сүз түгел. Узган ел уңыш әйбәт булды. Умарта чыгымнарына да тотыла. Койманы яңарттык, әле түбә алыштырасы бар. Яңа йорт төзү хыялы да юк түгел. Машинабыз да искереп килә, аны да алыштырасы бар. Юрганыңа карап, аягыңны сузасың. Башта кирәклесен алабыз. Күпләп җыеп булмаса да, маяга салабыз үзе. Акчаны картага җыябыз.
Айгөл Җәләева, риелтор (Казан):
– Яңа елга кадәр шалтыраткан булсагыз, әлеге сорауга торак шартларын яхшыртырга, дип җавап биргән булыр идем. Теләк үтәлде, хәзерге вакытта кредитлар түлисебез бар. Моңа кадәр кибеттән 500 сумга күпме әйбер алып кайтсак, хәзер көнлек ризыкка 3 мең сум китә. Риелтор буларак, төрле кешеләр белән очрашырга туры килә. Яшьләр акчаларын биткоинда саклый, кыска вакытлы инвестицияләргә салып, кертемнәрен арттыра, финанс пирамидаларына да ышаналар. Бу инде күбрәк 35 яшькә кадәрге яшьләргә кагыла. Ә 45 тән өлкәнрәкләр акчаны кертемнәргә салып, артуын көтә. Кемнеңдер 100 мең, кемнеңдер 3 миллион... Тәвәккәл яшьләр җиңел яши. 65 тән өлкәнрәкләр исә маяны өйдә җыя. Әби-бабайлар арасында акчаны оек кунычында саклаучылар да бар. Алар һәр тиеннең кадерен белә. Клиентларым арасында фатир алучы яшьләргә әти-әни түгел, әби-бабайлары булышкан чаклар күбрәк. Күп акчаны банкта тотудан мәгънә юк, торак алу отышлырак.
Сәлим Гайнанов, пенсионер (Балтач):
– Моңа кадәр акчаны сандык төбендә саклый идек. Кирәк булган саен ачарга, ябарга туры килә. Үзе бер мәшәкать дигәндәй. Аннан соң әле өйгә кемнәр генә кермәс. Авыл кешесенең капкасы гел ачык бит. Хатыным белән уйладык та быел банкка илтеп салдык. Бераз булса да артып торсын, дидек. Болай күңел дә тынычрак. 100 мең сум ярты елдан тагын 15 мең сумга күбәячәк. Бу бит – үзе бер айлык пенсия дигән сүз. Безгә артыгы кирәкми. Сиксәненче дистәне ваклыйбыз инде. Базда бәрәңге бар, яшелчә, җиләк-җимешне үстерәбез. Тавык чебешләрен дә асрыйбыз. Йорт-җирләребез җитеш. Булганы җитә. Кара көнгә дигән акча инде ул, дөнья хәлен белеп булмый бит. Анысын да уйларга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез