Моннан бер ай чамасы элек авылда яшәүче туганым Казан даруханәләреннән «Амоксиклав» дигән антибиотикны эзләп каравымны үтенде. Баксаң, райондагы барлык даруханәләрдә дә беткән, кайчан кайтачагын да төгәл генә әйтә алмыйлар икән. Белешә торгач, Казанда да бу антибиотикка кытлык икәнлеге ачыкланды. Сезонлы вируслы авырулар котырган чорда республикадагы барлык даруханәләрдә шушы дару беткән булып чыкты.
Тагын ике атнадан балабыз авырып киткәч, кабат шул антибиотикны эзләдек. Вазгыять үзгәрмәгән иде. Антибиотикның үзебездә җитештерелгән аналогы белән дәваланырга туры килде.
Ноябрь башында Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу уңайдан рәсми белдерү белән чыкты. Министрлык хәбәреннән аңлашылганча, өлешчә мобилизациянең тәмамлануы, шулай ук базарга яңа җитештерүчеләрнең үтеп керүе сәбәпле, тиздән даруханәләргә препарат китерүдә өзеклекләр бетәчәк. «Якын арада даруханәләрне «Амоксиклав» даруы белән тәэмин итү тәртипкә салыначак», – диелә хәбәрдә. Быел беренче яртыеллыкта Россиядә бу дару барлыгы биш урында җитештерелгән. Хәзерге вакытта Россия складларында якынча 10,5 миллион данә «Амоксиклав» даруы исәпләнә. Бу юлларны язганда «ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән даруханәләргә препарат әле дә юк иде.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында да бу төр антибиотикка кытлыкны юл мәшәкатьләренә бәйләп аңлаттылар. «Кытлык логистика бозылу аркасында әлеге даруның безгә азрак кертелүе, аңа ихтыяҗның исә зур булуына бәйле. Даруханәләрдә аның аналоглары исә җитәрлек санда», – диделәр «ВТ» хәбәрчесенә министрлыкта.
Даруханәләрдә әле бер, әле икенче даруга кытлык даими рәвештә булып тора анысы. Моңа ияләшеп тә киләбез бугай инде. Әле күптән түгел генә республика халкы даруханәләрдә «Дипроспан» дигән дигән горманаль дару таба алмаудан зарланган иде. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов фикеренчә, даруханәләрдә препаратларга кытлык логистика белән кыенлыклар аркасында гына килеп чыгарга мөмкин. Дару җитештерү мәсьәләсендә тоткарлыклар юк. «Безнең сәнәгать импортка бәйсезлеккә йөз тота. Бүген дару җитештергәндә кулланылган субстанцияләрнең күбесе безгә дустанә мөнәсәбәттә булган Кытай белән Һиндстаннан кертелә. Бу яктан бернинди проблема да юк. Логистика белән кыенлыклар гына килеп чыгарга мөмкин. Ул үзгәрә, – ди депутат.
Казандагы даруханәләр челтәре хуҗасы Гөлия Вәлиәхмәтова да шул фикердә. «Даруларга кытлык булачак дип куркырга кирәкми. Дөрес, аларны кайтартканда тоткарлыклар бар. Бу күбрәк QR-кодлар кертелүгә бәйле. Күмәртәләп сатучы оешма хәзер, товарны алгач, һәркайсының QR-кодын тикшерергә тиеш. Бу – бик күп вакыт таләп итә торган өстәмә эш. Шуңа күрә элек заказ бирелгән дарулар безгә көнендә үк китерелгән булса, хәзер аны бер көннән соң гына алабыз», – ди ул.
Сүз уңаеннан, әле бу көннәрдә генә Казанда Россиядә теркәлмәгән бер төркем даруны юкка чыгардылар. С гепатитыннан дәвалану өчен билгеләнгән әлеге ялган даруларны Татарстанда яшәүче 32 яшьлек ир-ат таратып яткан. Хәзерге вакытта аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Шуңа күрә интернет аша, кулдан дару сатып алу бик куркыныч, дип кисәтә белгечләр. Росздравнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Любовь Шәйхетдинова сүзләренә караганда, кулдан дару сатучыларны күзәтеп бетерү кыен.
– Күпләр аны интернет аша сата. Без бу физик затка берничек тә басым ясый алмыйбыз. Андый хокукыбыз юк. Шуңа күрә кулдан дару сатып алыр алдыннан яхшылап уйларга кирәк. Алар дөрес сакланмаган булырга мөмкин. Аның яраклылык вакытын төзәтеп, үзгәртеп тә сата алалар. Шуңа күрә даруны даруханәдән сатып алырга кирәк. Сез аннан теркәлмәгән яки сыйфатсыз даруны берничек тә сатып ала алмыйсыз. Ул бирегә берничә кат тикшерү узып, махсус QR-кодлар ярдәмендә генә кертелә. Ә менә даруларны кулдан сатып алсагыз, шикләнергә җирлек бар, – ди белгеч.
Якын арада даруларны дистанцион рәвештә сату өлкәсендә үзгәрешләр булмагае. Төгәлрәк әйткәндә, якын киләчәктә рецепт буенча бирелә торган дарулар да дистанцион рәвештә сатыла башларга мөмкин. Киләсе елның беренче мартыннан моны Россиянең өч төбәгендә – Мәскәүдә, Мәскәү һәм Белгород өлкәләрендә сынап караячаклар. Тәҗрибә өч ел дәвам итәчәк. Әлегә рецептсыз җибәрелә торган даруларны гына онлайн рәвештә сату рөхсәт ителә. Любовь Шәйхетдинова сүзләренә караганда, даруларны өйдә торып кына сатып алу эше коронавирус пәйда булган 2020 елның маенда популярлашкан. Быел бу хезмәттән барлыгы 2,1 мең кеше файдаланган.
Билгеле булганча, инсульт, инфаркт кичергән кешеләргә дәүләт тарафыннан бушлай дарулар бирелә. Моңа кадәр исемлектә барлыгы 23 препарат исәпләнә иде. Бу көннәрдә Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы карары нигезендә анда тагын 8 төрле дару (ацетазоламид, валсартан + сакубитрил, дапаглифлозин, дигоксин, ивабрадин, спиронолактон, фуросемид, эмпаглифлозин) өстәлде. Әлеге ташламалы бушлай дарулардан ике ел дәвамында файдаланып була.
Динә Гыйлаҗиева
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез