11 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ашхабадка килеп җитте
Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка килеп җитте. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан Санкт-Петербургка өстәмә поездлар йөриячәк
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан Санкт-Петербургка һәм кире юнәлештә өстәмә поездлар билгеләнә, дип хәбәр итә «Татар-информ» Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәтенә сылтама белән.
-
Яңалыклар
Республикада «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстанда 19:02 сәгатьтән игълан ителгән «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды. Бу хакта үзенең мобиль кушымтасында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
-
Яңалыклар
«Созвездие-Йолдызлык» театры яшь талантларга юл ача
«Созвездие-Йолдызлык» театры театр һәм сәхнә сәнгатенең уңышлы үрнәкләрен саклау һәм кабатлау юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Актерларның күбесе – яшь иҗади шәхесләр.
-
Яңалыклар
Республикада өченче тапкыр «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде
Татарстанда соңгы тәүлек эчендә өченче тапкыр «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде. Мәгълүматны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
-
Яңалыклар
«ВТ» хәбәрчесе җиңүчеләр арасында!
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында массакүләм мәгълүмат чараларында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә караган темаларны иң яхшы яктыртуга багышланган конкурска йомгак ясадылар.
-
Яңалыклар
Владимир Путин картлык буенча иминият пенсияләренең 7,6 процентка индексацияләнәчәген әйтте
Киләсе елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк, ягъни бу 2025 ел нәтиҗәләре буенча көтелә торган инфляциядән югарырак. Бу хакта икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин белдерде, дип җиткерә Кремльнең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Ел ахырында төп ставканың 15 процентка кадәр төшүе ихтимал
Россия Банкының 2025 елның декабрь ахырына төп ставканы 15 процентка кадәр киметү өчен бөтен нигезе бар. Бу хакта Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков хәбәр итте. Ул илдә инфляция процессларының әкренәюен дәвам итүен ассызыклады, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе: «Үз илебезнең патриотларын тәрбияләү – безнең бурыч»
Бүген безнең алда дәүләт милли сәясәтенең республика концепциясенә, дәүләт һәм муниципаль программаларга үзгәрешләр кертү, шулай ук Татарстан Республикасында Стратегияне гамәлгә ашыру планы проектын эшләү буенча мөһим бурычлар тора.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия»нең башлангыч бүлекчәләре – безнең партиянең нигезе»
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башлангыч бүлекчәләренең төбәк советы утырышы узды, анда советның 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Арбитраж суды төзелүнең 30 еллыгы белән котлады
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык судьяларны, суд аппараты хезмәткәрләрен һәм ветераннарны Идел буе округы Арбитраж суды төзелүнең 30 еллыгы белән котлады.
-
Яңалыклар
Владимир Путин белән Туры элемтәгә һәр дүртенче сорау MAX мессенджеры аша килгән
Россия Президенты Владимир Путин белән Туры элемтәгә килгән һәр дүртенче сорау MAX мессенджеры аша керә. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанлыларны Илһам Шакировка багышланган документаль фильмны тәкъдир итү кичәсенә чакыралар
15 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең киңәшмәләр залында Илһам Шакировка багышланган музыкаль альбомны һәм документаль фильмны тәкъдир итү кичәсе була. Бу көнне шәһәр халкы проект командасы белән шәхсән аралаша алачак.
-
Яңалыклар
Айзатуллин: «Без – беренче бишлектә»
2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Идел буе федераль округында кулланышка тапшырылган торак күләме буенча беренчелекне саклап калачак. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин матбугат очрашуында әйтте.
-
Яңалыклар
2026 елга төп дәүләт имтиханы даталары расланды
РФ Мәгариф министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 07.11.2025 № 799/1905 боерыгы нигезендә төп дәүләт имтиханы 3 чорда узачак: алдан тапшыру (21 апрельдән 18 майга кадәр), төп (2 июньнән 6 июльгә кадәр) һәм өстәмә (3 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр). Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.