Газетага язылу

Ел ахырында төп ставканың 15 процентка кадәр төшүе ихтимал

Россия Банкының 2025 елның декабрь ахырына төп ставканы 15 процентка кадәр киметү өчен бөтен нигезе бар. Бу хакта Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков хәбәр итте. Ул илдә инфляция процессларының әкренәюен дәвам итүен ассызыклады, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Парламентарий НДС (өстәмә кыйммәткә салым) артуының инфляциягә йогынты ясавын, әмма аның йомшару тенденциясенең саклануын билгеләп үтте. Ул «Абзац» басмасы белән әңгәмәдә: «Инфляция кимүен дәвам итә. Димәк, Үзәк Банкның, минем карашымча, быел төп ставканы 15 процентка кадәр төшерү өчен барлык мөмкинлекләре бар», – дип белдерде.

Ул шулай ук ставканың кимүе дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде һәм 2026 ел ахырына аның 9 процентка кадәр төшүе ихтималын да әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре