Газетага язылу

«ВТ» хәбәрчесе җиңүчеләр арасында!

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында массакүләм мәгълүмат чараларында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә караган темаларны иң яхшы яктыртуга багышланган конкурска йомгак ясадылар.

«ВТ» хәбәрчесе җиңүчеләр арасында!

Быел конкурс 6 номинация буенча үткәрелде. Оештыру комитетына барлыгы 141 мәгълүмати материал килгән.

«Торак күчемсез милек» номинациясендә хезмәттәшебез Эльвира Вәлиева икенче урын алды. Аны җиңүе белән министр Марат Айзатуллин котлады, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Котлауларга без дә кушылабыз! Хезмәттәшебезгә иҗади уңышлар телибез! 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре