Газетага язылу

Татарстан Рәисе: «Үз илебезнең патриотларын тәрбияләү – безнең бурыч»

Бүген безнең алда дәүләт милли сәясәтенең республика концепциясенә, дәүләт һәм муниципаль программаларга үзгәрешләр кертү, шулай ук Татарстан Республикасында Стратегияне гамәлгә ашыру планы проектын эшләү буенча мөһим бурычлар тора.

Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышына йомгак ясаганда белдерде. Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

«Безгә рус телен яклау, аңа ярдәм итү һәм үстерү мәсьәләләрен җентекләп хәл итәргә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм татар телен һәм мәдәниятен, шулай ук Татарстанда яшәүче башка халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү буенча эшне дәвам итәргә".

«Кешеләр үз туган телләрен белергә тиеш, бу ана теле, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Мондый мөмкинлекне бирергә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2026 ел илдә Россия халыкларының бердәмлеге елы, ә республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.

Ул ассызыклаганча, МХО шартларында мөһим бурыч – көчләрне берләштерү, шулай ук балаларны һәм яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләү. «Без үз илебез патриотларын тәрбияләүнең безнең бурыч икәнлеген аңлыйбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, барлык бу мәсьәләләр Россия Федерациясенең Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның республика планында чагылдырылырга тиеш.

Ул утырышта катнашучыларның игътибарын яңа стратегиядә мәгариф системасы һәм яшьләр сәясәте, үсеп килүче буынны тәрбияләү бурычларының сизелерлек киңәйтелүенә юнәлтте.

«Аерым билгеләп үтәм, Стратегиядә милли спорт төрләрен үстерү, шулай ук илнең этномәдәни күп төрлелеген популярлаштыру буенча туризм маршрутларын һәм экскурсия программаларын булдыру һәм алга җибәрү зарурлыгы билгеләнгән. Эшкә безнең министрлыкларны һәм ведомстволарны, милли-мәдәни һәм дини берләшмәләр вәкилләрен активрак җәлеп итәргә кирәк», – диде Татарстан Рәисе.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре