Газетага язылу

«Созвездие-Йолдызлык» театры яшь талантларга юл ача

«Созвездие-Йолдызлык» театры театр һәм сәхнә сәнгатенең уңышлы үрнәкләрен саклау һәм кабатлау юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Актерларның күбесе – яшь иҗади шәхесләр.

«Созвездие-Йолдызлык» – яшь талантларны ачу һәм үстерүгә күп хезмәт куя торган театрларның берсе. Биредә ГИТИС, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен, Казан дәүләт мәдәният институтын, Казан театр училищесын һ.б. уку йортларын тәмамлаган, «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңү яулаган иҗади актерлар, дәрәҗәле остазлар эшли.

«Театрда һәркемнең үз миссиясе бар. Классик әсәрләр – алар мәңгелек. Репертуар сайлаганда без мәңгелек кыйммәтләрне беренче урынга куябыз. Болар – мәхәббәт, тугрылык, игелеклелек, сафлык. Мәсәлән, Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча куелган «Ерак йолдыз уты» спектакле татар хатын-кызының тормышы, аның каһарманлыгы, тугрылыгы турында», – ди Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» театры директоры Дмитрий Туманов. 

«Ерак йолдыз уты» спектакле ике телдә – рус һәм татар телләрендә бара. Аның режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Спектакльдә төп рольне – шагыйрь ролен Татарстан Республикасының атказанган артисты Искәндәр Нуриҗанов башкара.

«Спектакль нинди телдә уйналуына карамастан, Хәсән Туфанның бөтен шигырьләре татар телендә укыла. Шулай булганда гына артистлар тамашачылар күңелендә тиешле тәэсир калдыра ала», – ди ул.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: «Ерак йолдыз уты» спектакле, татар шагыйре Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча әзерләнсә дә, документаль әсәр түгел. Әсәргә метафоралылык, кинаяләү кебек үзенчәлекләр хас, шуңа күрә аны гыйбрәтле хикәя жанрына кертеп карыйлар. Спектакльдә Хәсән Туфанның хатыны – Луиза ханым образының каһарманлыгы, кешелеклелеге күрсәтелә. Ул тамашачыларны үзенең сайлавы, әхлаклылыгы аркылы чынбарлыкны гомумкешелек кыйммәтләре контекстында аңларга ярдәм итә. Әсәр Казанда һәм шагыйрьнең туган ягы – Аксубай районында күрсәтелгән.

2025 ел дәвамында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган спектакльләр дә күп куелган. Мисал өчен, «Җиңү юллары» («Дороги Победы») шигъри-музыкаль спектаклен ел дәвамында 5меңнән артык тамашачы караган. Әсәрне шулай ук Казан шәһәре мәктәпләрендә, Алексеевск, Әлмәт, Алабуга, Менделеевск, Тәтеш районнарында тәкъдим иткәннәр.

Тагын бер уңышлы әсәр – «Мин, әби, Илико һәм Илларион» («Я, бабушка, Илико и Илларион»). Әлеге спектакль VIII Балалар фестивалендә җиңеп, фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Мәскәү Губерна театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Сергей Безруков призына ия булган. Театр кубок һәм 500 мең сумлык акчалата сертификат белән бүләкләнгән. Спектакльне 2026 елның февраль-апрель аралыгында Благовещенск, Томск, Чиләбе һәм Уфа шәһәрләрендә күрсәтәчәкләр.

«Созвездие-Йолдызлык» театры турында 16 яшьтә белеп алдым. Фестивальдә («Созвездие-Йолдызлык») гран-при яулаганнан соң, Дмитрий Александрович мине бирегә чакырды. Мин әкренләп театр дөньясын өйрәндем, артистлар белән эшләүгә ияләштем. Бирегә килгән һәркемгә һөнәри белем бирәләр, алга таба эш урыны турында да уйлыйсы юк, иҗади потенциалыңны үстерү өчен мөмкинлекләр күп. Театрда һәрвакыт иҗади җылы мохит өстенлек итә», – дип белдерде театрның яшь артисткасы Миләүшә Ногманова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

Лиана Габбасова

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре