5 февраль 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Автомәктәпләрне бәялиләр: аларның беренче федераль рейтингын эшләтеп җибәрәчәкләр
Көн тудымы – яңалык, үзгәреш, тәкъдимнәр. Бу юлы Эчке эшләр министрлыгы, автомәктәпләрне тәмамлаучыларның имтихан тапшыру нәтиҗәләрен анализлап, автомәктәпләр эшен бәяләрга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан. Шулай итеп, министрлык автомәктәпләрнең беренче федераль рейтингын эшләтеп җибәрергә җыена.
-
Яңалыклар
Министрлык укучыларның социаль челтәрләрен мониторинглау турындагы сүзләрне кире какты
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның социаль челтәрләрен мәҗбүри мониторинглау турындагы имеш-мимешләрне кире какты. Ведомство мониторингы балага тискәре йогынты ясарга мөмкин булган контентны ачыклауга гына юнәлдерелгән, дип хәбәр иттеләр Министрлыкның матбугат хезмәтендә.
-
Яңалыклар
Казанда соңгы тугыз көн эчендә шәһәр урамнарыннан 222 мең тонна кар чыгарылган
Казанда тугыз көн эчендә, 27 гыйнвардан башлап, шәһәр урамнарыннан 222 мең тонна кар чыгарылган.
-
Яңалыклар
Татарстанда пенсионерның алтын әйберләрен урлаган каракны тотканнар
Полиция хезмәткәрләре Казанда 76 яшьлек хаты-кызның алтын әйберләрен урлауда шикләнелүче 25 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле томан төшү турында кисәтә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында татарстанлыларга томан вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр.
-
Яңалыклар
Татарстаннан беренче Советлар Союзы Героеның каберен тапканнар
Белоруссиядә Татарстаннан беренче Советлар Союзы Героt Федор Баталовның кабере табылган. Бу хакта «Татар-информ» ТНВ мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда яман шеш китереп чыгаручы вируслар турында сөйләделәр
Белгечләр, чирне кисәтү өчен, прививка ясатырга киңәш итә.
-
Яңалыклар
Югары уку йортларында 47 мең түләүле урынны кыскартканнар
Россия вузларында түләүле укытуны дәүләт тарафыннан җайга салу турында закон кабул ителгәч, 47 мең түләүле урын кыскартылган. Барлык түләүле урыннарның 13 проценты бу. «Ведомости», Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәренә таянып, шулай дип яза.
-
Яңалыклар
Самарадан ике егет Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контракт имзалады
Самарадан ике дус пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контрактны Татарстанда имзалады. Олег белән Илья балачактан дуслар, алар башта – мәктәптә, ә аннары техникумда бергә укыган, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Онкологлар узган елга нәтиҗә ясады
«Онкология авыруларына каршы халыкара көрәш көнен елга бер тапкыр искә алсалар, без – табиблар өчен көндәлек көрәш бу». Җиңүләр, җиңелүләр, рекордлар һәм роботлар. Онкологлар узган ел нәтиҗәләре белән уртаклашты.
-
МӨҺИМ
Ашау-эчү бәясе үсүдән кайчан туктар? «ВТ» хәбәрчесе мәңгелек сорауга җавап эзләде
Белгечләр әйтүенчә, былтыр азык-төлек кибетенә барган саен уртача 882 сум акча туздырганбыз. Шәһәрдә яки авылда яшәүгә карап, чыгымнар аерыла, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, тамак кайгысы кемдә дә бар. Аппетит та ашаган вакытта уяна.
-
Яңалыклар
Мошенниклар интернет аша эшләүче репетиторларны алдый башлаган
Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат-коммуникация технологияләреннән хокукка каршы файдалануга каршы көрәш идарәсендә (киберполиция) «Российская газета» хәбәрчесенә интернет аша белем бирү өлкәсендә мошенниклык очраклары турында сөйләп үткәннәр.
-
Яңалыклар
Баш миенең ничә яшьтә картаюын аңлаттылар
Кешенең баш мие 36-39 яшьтә картая башлый. Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко «РИА Новости» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Казан сатыла торган яңа фатирларның тулы бәясе буенча Россиядә икенче шәһәр булды
2026 елның гыйнварында Казанда яңа йортлардагы фатирларның тулы медиана бәясе 14,1 миллион сумга җиткән. Бу хакта «Татар‑информ» агентлыгына фатирлар һәм финанслар буенча «Яндекс»ның тематик эзләү экспертлары хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Йөткерүдән дәваланган хатын-кызда соңгы стадиядәге яман шеш тапканнар
52 яшьлек хатын-кыз, даими йөткерү, саруы кайнау сәбәпле, табибларга мөрәҗәгать иткән. Тикшеренү барышында анда ниндидер чирләр ачыклап, дарулар билгеләгәннәр. Ләкин хәле яхшырмаган, дип яза “Российская газета” Британиянең “Daily Mail” басмасы мәгълүматларына таянып.