Газетага язылу

Автомәктәпләрне бәялиләр: аларның беренче федераль рейтингын эшләтеп җибәрәчәкләр

Көн тудымы – яңалык, үзгәреш, тәкъдимнәр. Бу юлы Эчке эшләр министрлыгы, автомәктәпләрне тәмамлаучыларның имтихан тапшыру нәтиҗәләрен анализлап, автомәктәпләр эшен бәяләрга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан. Шулай итеп, министрлык автомәктәпләрнең беренче федераль рейтингын эшләтеп җибәрергә җыена.

Автомәктәпләрне бәялиләр: аларның беренче федераль рейтингын эшләтеп җибәрәчәкләр

Яңа система, укыту сыйфатын күтәрәчәк һәм автомәктәпләр арасындагы көндәшлекне кискенләштерер дип көтелә. Автомәктәпкә укырга барырга җыенучылар уку йорты рейтингын карап, тикшереп йөриме икән – белмим, шулай да дөнья булгач, андыйлар да бардыр. Миңа калса, кешеләр автомәктәпне «өйгә якынрак һәм арзанрак» принцибы буенча сайлыйдыр кебек.

Исегезгә төшерәбез: Эчке эшләр министрлыгы тәкъдиме белән автомәктәпләр эшенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең бердәм системасын эшләтеп җибәрү турында закон проекты әзерләнгән иде. Рейтинг укыту сыйфатын яхшыртырга, һәлакәтләр санын киметергә һәм юлларны куркынычсызрак итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип аңлатыла. Янәсе, яңалык уку оешмалары арасындагы көндәшлекне арттыра һәм машина йөртүчеләрне әзерләү сыйфатын яхшырта.

Канун 2025 елның ноябрендә кабул ителде, үз көченә ул быел 28 майда керә. Биредә бәяләүнең төгәл критерийлары тәкъдим ителә. Шуларның берничәсенә генә тукталабыз. Мәктәпләрне бәяләгәндә, беренче омтылыштан имтихан тапшырган укучылар исәпкә алыначак. Имтиханда сорауларга җавап бирә алмаучылар санын да теркәп куячаклар. Машина йөртү стажы ике елга кадәр генә булганнар юлда транспорт һәлакәтенә юлыккан очракта кайсы автомәктәптә укыганнары турында хәбәр итәргә тиеш булалар.

Эчке эшләр министрлыгы рейтингы өчен күрсәткечләрне ел саен 15 февральдән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк була. Бу таләпләрне 2027 елдан гамәлгә ашырырга җыеналар. Нәтиҗәләрне ЮХИДИ сайтына урнаштырып барачаклар. Бу үз чиратында, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыруга, укыту сыйфатын бәяләүгә якын килүне камилләштерергә ярдәм итәчәк дип көтелә.

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан автомәктәпләре федерациясенең рәсми сайтында бастырылган рейтингта 65 автомәктәп турында мәгълүмат бар. Аларның күбесе Казанныкы, ләкин Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш һәм Балык Бистәсендә эшли торган мәктәпләр турында да мәгълүмат табарга була.

Татарстан автомәктәпләре федерациясе башкарма директоры Елена Витюгова, үз чиратында, имтиханнар тапшыру буенча Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларын исәпкә алып, 2010 елдан бирле төбәк рейтингы алып барылуын әйтте. «Бу рейтинг, тулаем алганда, яхшырак мәктәп сайларга теләүчеләр өчен файдалы. Рейтингка карап, ниндидер нәтиҗә ясау авыр. Автомәктәп үз ягыннан барысын да җитәрлек дәрәҗәдә өйрәткән очракта да, кемдер, каушап, сынауны үтә алмаска мөмкин. Шуңа күрә имтихан бирә алмаган укучы аркасында гына автомәктәп дәрәҗәсен төшерергә ярамый», – дип саный Витюгова.

Җитәкче сүзләренчә, тәҗрибәсез машина йөртүче катнашындагы авария очрагында аның инструкторын гына гаепләү дөрес булмас иде. Монда кеше факторы зур роль уйный: машина йөртүче нинди тизлек белән барырга, каршы як полосага чыгаргамы, юкмы икәнен үзе хәл итә. Бер инструктор да, юл кагыйдәләрен бозып йөрергә кирәк, дип өйрәтми.

Шулай да юлда транспорт һәлакәте статистикасын алып барырга кирәк дип саныйлар федерациядә. Автомәктәпләр аны исәпкә алырга, анализларга тиеш. Әмма бу күрсәткечне автомәктәпләрнең эш нәтиҗәлелеген бәяләгәндә кулланырга кирәкми. Дәүләт автоинспекциясе әлеге статистика нигезендә автомәктәпләргә аналитика бирсә, яхшырак.

Бер ел автомобиль йөртү стажы булган Ләйлә Шакирова, автомәктәпне сайлаганда, һәлакәтләр статистикасына да, рейтингка да карамаган.

– Мин әле студент, шуңа күрә миңа ике җирдә укуны бергә алып бару иң мөһиме иде. Җайлырак һәм якынрак булган җиргә тукталдым. Шулай да дус-туганнарым арасында сораштыру үткәреп алдым, – ди кыз. Ләйлә беренче тапкырдан имтиханнарын тапшырган. Ләкин ул, үзеңне ышанычлы хис итү өчен, автомәктәптә практик дәресләр җитмәде, дип саный. Аңа имтихан алдыннан таныш инструкторы һәм әтисе белән өстәмә шөгыльләнергә туры килгән. Аның сүзләренчә, автомәктәпләрдә мөстәкыйль рәвештә дә өйрәнеп була торган теорияне кыскартырга һәм машина йөртүгә бирелгән сәгатьләр санын арттырырга кирәк. 

ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе сайтындагы мәгълүматтан күренгәнчә, соңгы дүрт елда тәҗрибәсез машина йөртүчеләр китереп чыгарган юл-транспорт һәлакәтләре саны арту яки кимү тенденциясе күзәтелми.

 2022 елда алар 166 булган

2023 елда137,

2024 елда 152.

2025 елда 238 авария булган.

Гөлнар Галимова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре