Башлангыч мәгълүматларга караганда, көндез бер ир-ат хатын-кызның фатиры ишеген шакып, җилләтү системасын тикшерергә кирәклеген әйткән. Пенсионер аны торагына керткән. Хатын-кыз документларын эзләгән арада, чакырылмаган кунак өстәлдә яткан алтын ювелир әйберләрне күреп алган да тиз генә кесәсенә шудырган. Соңрак пенсионер алтын әйберләренең югалуын белеп алып, полициягә мөрәҗәгать иткән. Аңа китерелгән зыян күләме 80 мең сум тәшкил иткән.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, караклыкта шикләнелүченең кем икәнлеген билгеләп, аны икенче көнне тоткарлаган. Ир-ат үз гаебен таныган. Ул инде урланган әйберләрне “комиссионка”га тапшырырга, акчасын кирәк-ярагына тотарга өлгергән.
Тоткарланган ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында аңа шәһәрдән чыгып китмәү шарты куелган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез