«Хәзерге вакытта тиешле исемлектә билгеләнгән белгечлекләр буенча 47 мең урын, ягъни барлык түләүле урыннарның 13 проценты кыскартылды», – диелгән хәбәрдә.
Министрлык мәгълүматларына караганда, бу чара асылда дәүләтнеке булмаган вузларга кагылган. Икътисад, юриспруденция, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр кебек юнәлешләр буенча урыннар киметелгән.
Гыйнвар ахырында Дәүләт Думасының вице-спикеры Виктория Абрамченко белдергәнчә, көллиятләрдә дә, вузлардагы кебек, студентларны түләүле урынга кабул итү мәсьәләсендә чикләүләр булырга мөмкин. Аны әйтүенчә, урта һөнәри белемне үстерү буенча эш төркемендә катнашучылар әлеге башлангычны өйрәнә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез