2025 елда иң еш очрый торган онкологик авырулар арасында юан эчәк яман шеше – 14,6%, тире меланомасы – 13,9%, сөт бизе – 12,4%, сулыш әгъзалары – 8,7%, мәни бизе яман шеше 8,3% тәшкил итә.
Бүген яман шеш авыруы белән махсус исәптә республиканың һәр 32 нче кешесе тора. 2025 елда 20 344 кешедә шушы авыру ачыкланган. Татарстан тарихында беренче мәртәбә авыручылар саны егерме меңнән артып киткән. Бу 2024 елга караганда – 4,5 һәм 2023 елга караганда 12 процентка күбрәк. Күбрәк авырыйбызмы, әллә вакытында ачыклау буенча алга киттекме?
– Менә бу 20 меңнән артык кеше арасына профилактик тикшерү узучыларның шактый өлеше кергән. Авыруны ачыклау системасы яхшы эшләгән дигән сүз. Бу саннар кешеләрнең сәламәтлек саклау системасына ышанычын да күрсәтә. Авырулар, дәүләт тарафыннан бирелгән ресурсны кулланып, вакытында тикшерелү нәтиҗәсендә ачыкланган. Барлык төр шешләрне дә алдан белеп булмый. Әмма күкрәк бизе, мәни бизе, аналык муентыгы яман шеше, тиредәге онкология мондый авырулар исемлегенең 50 проценттан артыгын тәшкил итә. Һәм аларны тикшерү буенча скрининг технологияләре бар. Ким дигәндә елга ике тапкыр шуларны узып торсак та, яхшы булыр иде, – ди Татарстанның штаттан тыш баш белгече, онколог Эдуард Нагуманов.
Кызганыч, әмма республикада онкологиядән үлүчеләр саны арткан. 2025 елда күрсәткеч 100 мең кешегә 187,8 очрак тәшкил иткән. 2024 ел белән чагыштырганда 4,3 процентка үсеш күзәтелә. Әмма моның үз аңлатмасы да бар.
– Гомумән, кешенең яше барган саен, авырулары да арта. Шул исәптән яман шеш авырулары да. Моны берни эшләтеп булмый, бу – табигый хәл. Ә туучылар саны кими. Балалар күбрәк туа башласа, күрсәткечләр дә уңай якка үзгәрәчәк, әлбәттә, – дип аңлатты Эдуард Нагуманов.
Сәламәтлек саклау системасындагы онкологиягә карата профилактик программаларның нәтиҗәле эшләвен әйттеләр журналистлар белән очрашуда. Яман чирләре 1 нче, 2 нче стадиядә ачыкланган пациентлар өлеше 2024 ел белән чагыштырганда арткан һәм 64,5 процент тәшкил иткән. «Искиткеч саннар. Хәтта Европа илләре дә мондый саннар белән мактана алмый», – ди онкологлар. Бер ел эчендә үлүчеләр саны да 19,1 проценттан 18 гә төшкән. Беренче карашка аерма аз тоелса да, бу күрсәткечләргә ирешү шулай ук иң авыр хезмәтнең берсе икән.
Профессор, Идел буе федераль округының штаттан тыш баш белгече, КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов исә тагын берничә күрсәткечкә игътибар бирергә киңәш итә.
– Онкология хезмәтен оештыру, скрининг буенча ачыклауны оештыру, «выживаемость», ягъни пациентның биш ел дәвамында исән торуы буенча Идел буе федераль округында да, Россиядә дә лидерлар без, – диде табиб. – Диагноз куелганнан алып биш һәм аннан да күбрәк ел дәвамында яшәгән пациентлар күрсәткече 67,8 процент тәшкил иткән. Без билгеләгән максатны да узып китте бу саннар. Тарихта иң яхшы күрсәткеч!
Республика онкология диспансерының баш табибы Марат Мөхәммәдиев әйтүенчә, яман шеш авыруларына каршы көрәшкә диагностиканың 9 яңа методикасы кертелгән.
– Зур булмаган тишекләр аша пациентка шештән котылырга мөмкинлек бирә торган операцияләр ясала. Пациент хирург ярдәмен алганнан соң мөмкин кадәр тиз арада тернәкләнсен өчен кулланыла алар, – диде ул. – Республика җитәкчелеге ярдәме белән, уникаль операцияләрне робот кулланып ясау мөмкинлеге бар. Бу – ювелир эш. Хирургның кулы 360 градуска борыла алмый, ә роботның мондый мөмкинлекләре бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез