«Аферистлар, үзләрен клиент буларак таныштырып, репетиторлар таба һәм дәресләр турында сөйләшә. Дәрескә түләү сылтавы белән, алар банк картасы реквизитларын сорый. Шул ук вакытта еш кына, имештер, чит илдә булулары сәбәпле, акча күчерүгә бәйле проблемаларның килеп тууын белдерә», – дип сөйләп үткән киберполиция хезмәткәрләре.
Аларның әйтүенчә, аферистларның төп максаты – банк карталары мәгълүматларын кулга төшерү.
Мошенниклар, дәрес турында сүз куешканнан соң, техник кыенлыклар барлыкка килде, дигән булып, «конференциягә сылтама» җибәрә. Ә мондый сылтама видеоэлемтә өчен эшләнгән мәгълүм кушымталарга (Zoom) охшаш ялган сайтка күчереп куя.
«Сылтама аша керү өчен логин һәм пароль аферистларга эләгеп, аларга кешенең почтасына һәм шуңа бәйләнгән сервисларга үтеп керү мөмкинлеге бирә», – дип аңлатып үткән белгечләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез