«Борчылган ата-аналардан янәсе социаль челтәрләрдә мәктәп укучыларының аккаунтлары турындагы мәгълүматларны мәҗбүри җыю турында мөрәҗәгатьләр килә. Шуңа бәйле рәвештә бернинди мәҗбүри мәгълүмат җыю үткәрелми һәм планлаштырылмый, дип белдерәбез», – диелә хәбәрдә.
Министрлыкта аңлатуларынча, 5-11 сыйныф укучыларының цифрлы киңлек мониторингы деструктив контентны ачыклау өчен үткәрелә, өстәвенә бары тик ирекле нигездә һәм ата-аналар ризалыгы белән генә.
«Бу инициатива безгә бергәләп якланган онлайн-пространство булдырырга ярдәм итәчәк. Анда безнең балалар үзләренең психологик иминлеген куркыныч астына куймыйча үсә һәм аралаша алачак», – дип мөрәҗәгать итте ведомство ата-аналарга.
Мәгариф һәм фән Министрлыгы социаль челтәрләрдә кибербуллинг һәм эзәрлекләүләрдән, депрессив һәм суицидаль бергәлекләрдән, куркыныч гамәлләргә этәрүче «чакыру төркемнәреннән», экстремизмны, көчләүне яки асоциаль тәртипне пропагандалаучы бергәлекләрдән куркырга кирәклеген искәртте.
Моннан тыш, таныш булмаган кешеләр белән элемтәләр, зарарсыз челленджлар кыяфәтендә хокукка каршы гамәлләргә тартылу, мошенниклык һәм шәхси мәгълүматлар алу өчен манипуляцияләр реаль куркыныч тудыра.
«Балаларның аккаунтлары турында ата–аналар тарафыннан бирелгән барлык мәгълүмат бары тик потенциаль куркынычларны анализлау һәм челтәрдә куркынычсыз тәртип буенча киңәшләр эшләү өчен генә кулланылачак», – дип ышандырдылар матбугат хезмәтендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез