Газетага язылу

Татарстанда яман шеш китереп чыгаручы вируслар турында сөйләделәр

Белгечләр, чирне кисәтү өчен, прививка ясатырга киңәш итә.

Республиканың Роспотребнадзор идарәсендә яман шеш китереп чыгарырдай вируслар турында сөйләгәннәр. В гепатиты һәм кешедә папиллома вирусы (ВПЧ) яман шешләргә китерә, дип яза «КП-Казань».

Мәсәлән, ВПЧ аналык җиңсәсендә һәм башка органнарда ракка җирлек әзерләргә мөмкин. Бу вирусның әлеге яман шеш төренә бәйлелеген 1980 нче елларда немец тикшеренүчесе  Харальд цур Хаузен раслаган. Әлеге ачыш профилактик прививкалар булдыру өчен нигезгә әйләнгән һәм Нобель премиясе белән билгеләнгән. ВПЧны кисәтү өчен 2006 елдан бирле вакцинация кулланылып килә.

Роспотребнадзор идарәсендә билгеләп үтелгәнчә, В гепатиты куркынычын киметүгә дә прививкалар ярдәм итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре