6 апрель 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Кытай Россия халкы өчен визасыз режимны бер елга озайтырга әзер
Кытай Россия гражданнары өчен визасыз режимның гамәлдә булу вакытын тагын бер елга – 2027 елның сентябренә кадәр озайтырга мөмкин. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгында сөйләделәр, дип яза «Известия» газетасына сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Түбән Кама заводындагы янгыннан соң зыян күргән йортларны 10 апрельгә кадәр төзекләндерәчәкләр
«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә янгын чыгу сәбәпле зыян күргән торак йортларны 10 апрельгә кадәр төзекләндерәчәкләр. Шәһәр хакимиятенә 130 лап кешедән гозер кергән. Гозерләрнең бер өлеше канәгатьләндерелгән дә инде, дип яза «Радио РБК».
-
Яңалыклар
Украина һөҗүменнән соң 40тан артыграк шахтер җир астында калган
Бүген төнлә Украина кораллы көчләре Луганск халык республикасындагы «Белореченская» шахтасына һөҗүм итү сәбәпле электр подстанциясенә зыян килгән. Ут бетү аркасында шахтадагы 41 кеше дөм караңгылыкта калган. Бу хакта республика башлыгы Леонид Пасечник хәбәр иткән.
-
Җәмгыять
Нефтьчеләр җир асты серләрен ача
Нефть чыгару өлкәсендә инновацияләр лидеры «Татнефть»нең X–XIII гасырларда Болгар дәүләте башкаласы булган Биләргә нинди бәйләнеше бар, дисезме?
-
Яңалыклар
Татарстанның дүрт районында бер тәүлек эчендә берничә су басу очрагы теркәлгән
Татарстанда бүген берничә су басу очрагы теркәлгән, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
-
Яңалыклар
«Динамо-Татарстан» хатын-кызлар командасы волейбол буенча Россия Чемпионатында җиңү яулады
«Динамо-Татарстан» хатын-кызлар командасы Яңа Уренгойда узган 2025/26 елгы Россиянең карда волейбол уйнау буенча чемпионатта 2 нче урынны яулады, дип хәбәр итә «Динамо» үзәгенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев: «Экологиягә һәм шәһәр халкына куркыныч янамый»
«Түбән Кама нефть химиясе» предприятиесе территориясендә авариядән соң конструкцияләрне сүтү эшләре дәвам итә, дип хәбәр итте Радмир Беляев эшлекле дүшәмбедә. Эшләр тәүлек әйләнәсенә алып барыла, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре һәм башка хезмәтләр җәлеп ителгән. Барлыгы авария-коткару эшләрендә 522 хезмәткәр һәм 164 төрле техника берәмлеге катнаша, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«Динамо-Татарстан» волейбол командасы ил чемпионы булып танылды
«Динамо-Татарстан» командасы, Калининградның «Локомотив» клубыннан соң, Яңа Уренгойда карда волейбол уйнау буенча Россия чемпионатында җиңү яулап, 2025/26 елгы сезонда илнең иң көчле командасы статусын раслады, дип хәбәр итә «Татар-информ» Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенә сылтама белән.
-
Яңалыклар
Түбән Камада янгыннан зыян күргән 25 кеше стационарда кала
Түбән Камадагы предприятиедә янгыннан зыян күргән 25 кеше стационар дәвалануын дәвам итә, дип хәбәр итте Түбәнкама районы башлыгы Радмир Беляев «эшлекле дүшәмбе»дә.
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә сәламәтлек буенча туры элемтә эшләячәк
Бүген, 6 апрельдә, Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә, 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган телефон аша туры элемтә узачак.
-
Яңалыклар
Уфада мәктәп укучысы, балыкчыны коткарырга тырышканда, боз астына төшеп киткән
Кызга ярга чыгарга очраклы кешеләр булышкан.
-
Яңалыклар
«Түбән Кама Нефтехим» заводында янгында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар
Түбән Камада эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе «Түбән Кама Нефтехим»дагы янгында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башланды, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан елгаларында суның биеклеге сизелерлек күтәрелүе теркәлгән
Татарстан Республикасында язгы ташу дәвам итә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә Зөя елгасында һәм аның кушылдыкларында су биеклегенең интенсив рәвештә күтәрелүе (73 сантиметрдан алып 155 сантиметрга кадәр) теркәлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Россиядә москит челтәрләренә ГОСТ барлыкка киләчәк
Россиядә москит челтәрләренә ГОСТ әзерлиләр, анда балалар яшәгән бүлмәдә ачык тәрәзәләрнең куркыныч тудыруы турында кисәтә торган мәгълүмат урын алачак. «Балалар уен мәйданчыкларын җиһазландыру» техник комитеты рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая ТАСС агентлыгына шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Бүген республикада нинди һава торышы булачак?
Яңа атна республикада яңгырлы һәм җилле һава торышы белән башланды.