6 май 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда Ватанны саклап һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү формалары расланачак
ТР Дәүләт Советы депутатлары Ватанны саклап һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләрен җайга сала торган закон проектын парламентка тапшырды.
-
Яңалыклар
Шәһәр мэрына карата чикләү чарасын йомшартканнар, ул үз гаебен танымаган
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев җинаять кылуын танымый. Бу хакта “ТАСС” шәһәр башлыгы адвокаты Марат Самойлов сүзләренә таянып яза.
-
Яңалыклар
«Гаиләдә ике артист була алмый»: Марат Яруллин булачак хатынының нинди булырга тиешлеген әйткән
Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Марат Яруллин булачак хатынын ничегрәк күрергә теләве сөйләгән.
-
Яңалыклар
Гуманоидның чынында кем булуын билгеләгәннәр: табиб чын дөресен ачып салган
30 ел элек Чиләбе өлкәсендә табылган атаклы Кыштым карлигының серен ачканнар.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: «Константин Толкачев парламентаризм тарихында якты эз калдырды»
Бүген Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендәге Дәүләт Җыелышы – Корылтае йортында Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев белән хушлашу мәрәсиме узды.
-
Яңалыклар
Табиб кан тамырлары өчен иң файдалы ашларны атап үтте
Советлар чорында аш диетик өстәлгә мәҗбүри кертелә иде. Яңа фәнни тикшерүләр аштан башка да сәламәт яшәү булуны раслаган.
-
Яңалыклар
Казанда, ут бетсә дә, юлын дәвам итә алган троллейбусны сыный башлаячаклар
Иртәгәдән Казанда контакт челтәренә тоташмыйча да йөри торган троллейбусны сыный башлаячаклар.
-
Яңалыклар
Республикада яшәүче 117 сугыш ветераны берьюлы ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары берьюлы ике пенсия – картлык буенча һәм инвалидлык буенча пенсия ала ала. Татарстанда мондый ветераннар саны 117 кеше тәшкил итә, дип хәбәр итә Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Башкалага Мәскәүдәге Билгесез солдат кабереннән Мәңгелек ут очкынын алып кайттылар
Бөек Җиңү көне алдыннан «Хәтер уты» акциясе кысаларында Мәскәүдәге «Билгесез солдат кабере» мемориалыннан Россиянең төрле төбәкләренә һәм хәтта башка илләргә Мәңгелек ут очкыны җибәрелә. Бүген әлеге изге уттан кабызылган лампада Казанга килеп җитте.
-
Яңалыклар
Казан кешесе машинасын һәм фатирын сатып, мошенникларга 11 млн сум акча биргән
Казанда яшәүче хатын-кыз машинасын һәм фатирын саткан, ә аннары бөтен акчаларын мошенникларга биргән.
-
Яңалыклар
Татарстанда 54 яшьлек хатын-кыз Роскомнадзор “хезмәткәрләренә” 1 миллион сум күчергән
Зәй районында 54 яшьлек хатын-кызга Үзәк Банк һәм Роскомнадзор “хезмәткәрләре” ике атна буе шалтыратып, акчасын Украина кораллы көчләренә күчерергә ниятләүләре турында хәбәр итеп торганнар.
-
Яңалыклар
Гыйнвар-апрель аралыгында йөртүчеләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң еш бозган компанияләр билгеле
Елның беренче дүрт аенда Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын булдыру эшенә йомгак ясалды. Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе гыйнвар-апрель аралыгында йөртүчеләре юл кагыйдәләрен иң еш бозган компанияләрнең антирейтингын төзеде.
-
Яңалыклар
Күрше республикада пилотсыз очкычларының һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр саны 35 кә җиткән
Чуашстанда Украина пилотсыз очкычларының һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр саны 35 кә җиткән. Бу хакта “РИА Новости” төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Республикада өч игез бала табучылар өчен түләүне 100 мең сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр
Татарстанда өч игез бала туган гаиләләргә бирелә торган ярдәм чараларын арттырырга мөмкиннәр. Республика Рәисенең бу хактагы указының проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Солдатларыбыз батырлыгы мәңге күңелебездә калыр»
Җиңү паркында «Әтиләребез җырлары» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Солдатлар» җырына клип төшерү узды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында хәбәр итте.