Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Татарстан Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, Башкортостан Дәүләт җыены депутатлары, федераль һәм региональ хакимият органнары, руханилар, республика халкы килгән иде.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитәкчелеге исеменнән Константин Толкачевның гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының, хезмәттәшләренең һәм дусларының кайгысын уртаклашты. «Бу бөтен Башкортостан халкы өчен зур югалту, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - Константин Борисович - акыллы сәясәтче һәм тәҗрибәле парламентарий. Ул һәрчак уйланылган, дөрес адымнар ясады, хезмәттәшләре аны хөрмәт итте. Без 20 елдан артык кулга - кул тотынышып, килешеп эшләдек, еш кына шалтыратышып фикер алыша идек».
Константин Толкачев өлешенә туры килгән катлаулы елларда парламент белән җитәкчелек итү – кыен эш, диде Татарстан Дәүләт Советының мактаулы рәисе. «Парламент – бәхәсләр туа торган урын, анда фикерләр күп, һәм аларның барысын да исәпкә алып килештереп эш итү мөһим, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. Константин Борисович бик игътибарлы иде, ул кешеләрне яратты, һәрбер мөрәҗәгатькә хөрмәт белән карый иде, бу аның характерына салынган. Республика позицияләрен саклауда төгәл һәм нык торды, ул парламентаризм тарихында якты эз калдырып китте, Башкортстанның бүгенге уңышларына аның өлеше зур».
Татарстан белән Башкортстанны икътисадый, сәяси, мәдәни, тарихи, парламентара мөнәсәбәтләр берләштерә. Ике республика арасында парламентара хезмәттәшлек турында беренче килешү 1997 елда ук имзаланган була. 2010 елда, элемтәләрне дәвам итеп, хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында беркетмәгә кул куела. Ике республиканың закон чыгару җыеннары, Россия Федерациясе Федераль Җыенында, Идел буе федераль округы һәм Россиянең Закон чыгаручылар советларында төбәкләрнең мәнфәгатьләрен яклап уртак фикер-тәкъдимнәр белән даими рәвештә чыгышлар ясыйлар.
«Безнең күрше, тугандаш республикалар һәрвакыт төрле тармакларда хезмәттәшлек итте, - диде Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин. - Башкортстан һәм Татарстан парламентлары берничә дистә ел буе тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә республикаларыбыз ирешкән уңышлар, нигездә, элек формалаштырылган законнар базасына нигезләнә. Константин Борисович тәҗрибәле парламентарий иде, аның истәлеге Башкортстанда да, Татарстанда да мәңгегә сакланыр».
«Константин Борисович белән бергә ул яшәгән дәвер һәм хәзерге Башкортстанның формалашу чорындагы катлаулы еллары китә дисәм ялгышмамдыр”, - дип билгеләп үтә Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров. – Республикабызның бик нәтиҗәле, заманча мәсьәләләргә җайлашучан законнар системасын формалаштыру аның юриспруденцияне белүе, сәяси зирәклеккә һәм югары интеллектка ия булуы нәтиҗәсе. Сәяси проектлар белән тыныч, конфликтларга кермичә идарә итү зирәклек таләп итә, һәм Константин Борисович моны бик оста итеп башкара белде. Ул һәрвакыт республика һәм кешеләр мәнфәгатьләренә таянып эш итте».
Радий Хәбиров шулай ук Башкортостан Республикасында Константин Толкачев истәлеген мәңгеләштерүнең формаларын табачакбыз дип билгеләп үтте. Истәлекле тантана Россия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасы гимннарын башкару белән тәмамланды.
Константин Борисович Толкачев Уфаның Көньяк зиратында җирләнде. Исегезгә төшерәбез, Константин Толкачев 4 майда 74 яшендә озакка сузылган авырудан соң вафат булды.
Константин Толкачевның сәяси карьерасы Башкортстан Республикасы белән тыгыз бәйләнгән. Ул берничә мәртәбә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – корылтаена депутат итеп сайлана. 1999 елның 12 апреленнән алып төбәк парламентын җитәкли.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Константин Толкачев Югары дәүләт һәм республика бүләкләренә, шул исәптән Почет, Дуслык, «Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнарына, Салават Юлаев орденына, шулай ук күпсанлы медальләргә лаек була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез