Медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог Сергей Вялов үзенең телеграм-каналында шул хакта язган, дип хәбәр итә “Российская газета”. “Шулай да чын мәгънәсендә файдалы ашлар бар. Яшелчә ашы – гәүдә авырлыгын тәртиптә тотарга ярдәм итә, томатлы аш – йөрәккә файдалы (ликопины кан тамырларын холестерин утырудан саклый). Ясмыклы аш кандагы шикәрне көйли.
Кабак ашы-пюре антиоксидантлар чыганагы булып тора”, – дип сөйләп үткән белгеч. Табиб ашның файдасын арттыру өчен күбрәк яшелчә салырга, ә дөге һәм бәрәңге урынына кузаклылар кулланырга киңәш иткән. Сүз уңаеннан, ул кайбер антиоксидантлар тәэсиренең, ризык пешкәннән соң, көчәюен искәрткән. Гастроэнтеролог әйтүенчә, ясмыклы яшелчә ашында антиоксидантларның тәэсире 46 процентка артырга мөмкин. “Имбир һәм куркума да ашның файдасын көчәйтә”, – дип язган табиб.
Сергей Вялов шулай ук тавык шулпасының ялкынсынуга каршы үзенчәлеккә ия булуын басым ясап әйткән. Аның искәртүенчә, ашны, файдасына зыян салмыйча, 2-3 ай буе катырып сакларга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез