10 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Түбән Камада БПЛА һөҗүме аркасында үлгән бала фатир балконында йоклый торган булган
Бүген Түбән Камага БПЛА һөҗүм итү аркасында һәлак булган баланың 5 яшьлек кыз икәне ачыкланды. Дрон агачка бәрелеп шартлаган, аның кисәкләре йортка зыян китергән, дип яза «ТАСС».
-
Яңалыклар
Юрист дачада тавык һәм кәҗә үрчетү өчен 20 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин булуын әйтте
Дача участогында тавык һәм кәҗә үрчетү хуҗага 20 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкин. Бу хакта «Абзац» ка Законнарны үстерү үзәге директорының беренче урынбасары, юридик фәннәр кандидаты Дмитрий Матюшенков сөйләде.
-
Җәмгыять
Казан укучыларының имтихан күрсәткечләре Россиянекеннән югары
Быел Казан мәктәпләрен тәмамлаучыларның Бердәм дәүләт имтиханнары буенча нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югары. Узган ел белән чагыштырганда физика, география, информатика, биология һәм француз теле буенча нәтиҗәләр шактый арткан. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
-
Яңалыклар
Невролог инсульт куркынычын киметүнең гади генә ысулларын атап үтте
Гади генә берничә кагыйдәне үтәгәндә, инсульт куркынычын шактый ук киметергә мөмкин. Невролог Ольга Зинчева “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Түбән Камада фаҗига аркасында шәһәрнең юбилеен бәйрәм итү кичектерелде
Түбән Камада шәһәрнең 15 августка билгеләнгән юбилеен бәйрәм итү кичектерелде.
-
Яңалыклар
Белгеч бер үк төрле парольләр куллануның нинди куркыныч белән янавы турында аңлатты
Теге яки бу сервисны “ватканда”, кулланучылар базасы интернет киңлегенә “агып чыга”. Кайвакыт – гади текст белән, кайвакыт – шифрланган рәвештә (заманча исәпләү техникасы мондыен да бик тиз “укый”). Белгеч Александр Гусев “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Язмыш
Йөзьяшәр 100 яшен тутыручы Хаҗия әби: «Яшемнән ояла башладым»
Азнакай районының Кәкре Елга авылында гомер итүче хезмәт ветераны Хаҗия Баһаутдиновага тиздән 100 яшь тула. Бер гасыр гомер кичерүенә карамастан, ул бүген дә үз аягында, хәтере яхшы, ризык талымламый, килене белән озак итеп мунча керергә ярата. Хәлләрен белешергә дип улына шалтыраткач, телефонны әби үзе алды.
-
МӨҺИМ
Уку кайгысы түгел: республикада балаларны җәберләүгә каршы ничек көрәшергә җыеналар?
Килешергә, килештерергә өйрәтәчәкләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин мәктәп, көллиятләрдә балаларны кыерсыту очракларына каршы тору чаралар планын имзалады. Әлеге боерык 2026–2030 елларны күздә тота.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Мөселман НАТОсы төзелгәндә
-
Рәшит Фәтхрахманов
Исерекләр кими, ит ашаучылар арта
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк.
-
Сәясәт
Рөстәм Миңнеханов Татарстан кырларындагы эш барышы белән танышты
Республика игенчеләре быел кырлардан җыеп алган икмәк 1,5 миллион тоннадан артып китте. Уртача уңыш гектарыннан 39,1 центнерны тәшкил итә. Игенчеләрнең хәлен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та белешеп тора. Ул Алексеевск һәм Нурлат районнары кырларын карап кайтты.
-
Яңалыклар
Юрист пенсиягә әзерлекне кайчан башларга кирәклеген әйтте
Пенсиягә чыгуга әзерлекне аңа хокук барлыкка килгәнче 6-12 ай алдан башлау яхшырак. Бу хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләрдәге хаталарны вакытында төзәтергә, югалган документларны торгызырга һәм түләүләрне билгеләгәндә тоткарлыклар булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
-
Яңалыклар
Алмир Абашев Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр янына килде
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Алмир Абашев Түбән Каманың үзәк район хастаханәсенә пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр янына килгән. Бу хакта НТР 24 хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Радмир Беляев Түбән Камага БПЛА һөҗүме турында: «Барыбыз өчен дә зур хәсрәт»
Түбән Кама мэры Радмир Беляев БПЛА һөҗүменнән соң шәһәр халкына мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Татар-информ» яза.