21 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казан югары хезмәт хаклы эш мөмкинлеге буенча Россия шәһәрләре арасында икенче булды
Казан югары хезмәт хаклы эш мөмкинлеге буенча Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында икенче урынны алды. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы башкаласы Мәскәүдән генә калышты. Бу хакта SuperJob сервисы уздырган сораштыру нәтиҗәләре сөйли, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Белгеч Коксаки вирусын кемнәрнең ешрак йоктыруы турында сөйләде
Коксаки вирусын нигездә 10 яшькә кадәрге балалар йоктыра. Бу хакта аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, терапевт-иммунолог Владислав Жемчугов сөйләгән. Шул ук вакытта, бала кечерәк булган саен, авыру билгеләре шулкадәр авыррак була, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рособрнадзор тарих фәненнән узачак телдән имтихан биремнәре турында сөйләде
2028 елда тугызынчы сыйныфларда кертеләчәк тарих имтиханы сораулары дәүләт дәреслекләренә нигезләнәчәк, дип хәбәр иттеләр «РИА Новости» агентлыгына Рособрнадзорда.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Госман Җиһаншинга мемориаль такта ачу тантанасында катнашты
Бүген Казанда РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТАССРның авыл хуҗалыгы министры (1971-1983) Госман Җиһаншинга Кече Кызыл урамы,14 адресы буенча ул яшәгән йорт диварында мемориаль такта ачылды, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Алиса, татарча җырла!
Кызык та, кызганыч та. Бүген бала бишектән телефон тотып төшә, үсә төшкәч, «акыллы» колонка белән «сөйләшә» башлый. Гаджетлар тормышыбызга үтеп керде, дип чаң сугудан гына файда юк, моны кабул итәргә һәм милли тәрбияне шушы заман мохитенә яраклаштырырга туры килә.
-
Яңалыклар
2027 елда балалы гаиләләргә пособиеләр һәм пенсияләргә өстәмә түләүләр артачак
2027 елда яшәү минимумының 6,8 процентка артуы балалы гаиләләргә бердәм пособиенең, пенсияләргә социаль өстәмәләрнең һәм башка түләүләрнең автомат рәвештә артуына китерәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының финанс факультетындагы иҗтимагый финанслар кафедрасы доценты Игорь Балынин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Язмыш
Ил уллары: бер авыл җирлегеннән 25 егет СВОга киткән
Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан махсус хәрби операциягә 13 егет киткән. Күбесе өлешчә мобилизация башланган көннән үк шунда. Кызганыч, арасында туган якларына кире әйләнеп кайта алмаганнары да бар. Ә исәннәр белән элемтә өзелми. Без улларын көтүче аналарның һәм ватанпәрвәрлек хисе ят булмаган авылның хәлен белештек.
-
Яңалыклар
Путин АКШ махсус илчесе Уиткоффны Петербургта кабул итәчәк
Россия Президенты Владимир Путин бүген, 21 октябрьдә, Санкт-Петербургта АКШ Президентының махсус илчесе Стив Уиткофф белән очрашачак. Сөйләшүләр Константиновск сараенда узачак, дип хәбәр итте Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
Марат Кәбиров
Хуҗалы йорт
Яр буе урамындагы йорт бик арзан бәягә сатылды.
-
Яңалыклар
Казанда ел башыннан ипотекага ихтыяҗ арткан
Казанда ипотекага ихтыяҗ гыйнвар-октябрь арасында 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 53,2 процентка арткан. Бу хакта «Домклик»ка сылтама белән «РБК Недвижимость» хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
Интервью
Илнур Нурмөхәммәтов: «Федераль юлларда иминлек арта»
Быел Татарстанда 120 чакрымнан артык федераль юл төзекләндерелә. Ел ахырына кадәр зур юлларның кайсылары яңартыла? Киләсе елда федераль юлларда нинди эшләр көтелә? Бу хакта «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» федераль казна учреждениесе җитәкчесе Илнур Нурмөхәммәтов белән сөйләштек.
-
МӨҺИМ
Бизмәндә – бала гомере: республикада балалар катнашында аварияләр саны арта
Үсмерләр үзләре машина сатып ала һәм рульгә утырып, олы юлга чыга. Акчага кызыгып, җинаятьчеләр тәкъдим иткән эшкә алына. Гомерләрен компьютер уены кебек кабул иткән балалар кылган гамәлләре өчен җавап бирәсе буласын уйлап җиткерми. Кызганыч, уенда гына үлеп терелеп була. Ә тормышта закон каршында үзең дә, әти-әни дә җавап тотачак. Татарстанда булган фаҗигаләр – моның ачык мисалы.
-
Яңалыклар
80 яшь тулган пенсионерларга түләүләрнең күпмегә артачагы билгеле
Ноябрьдә октябрь аенда 80 яшь тулган кешеләрнең, гражданлык авиациясенең очу экипажларының һәм күмер сәнәгате эшчеләренең пенсияләре артачак. Бу хакта ТАССка РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә нинди продуктларга ихтыяҗ зур икәнен әйттеләр
Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә шикәр, он һәм йомыркага ихтыяҗ зур. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем фаразланмый.